kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Кояш бездэ кунакта"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: балаларның танып- белү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру; сөйләм телләрен үстерүне дәвам итү.

Бурычлар. 1.Табигатькә кызыксынучанлык тәрбияләү, кояшның матурлыгын күрсәтү, эмоциональ кәеф булдыру.

2.Балаларның сөйләм телләрен, уйлау сәләтен, күзаллауларын үстерү; сүзлеген баету.

3.Бирелгән сорауны ишетергә һәм аңларга булышу; төсләрне чагыштырып үзләренә кирәклесен сайлый белү күнекмәләре  формалаштыру; түгәрәк геометрик фигурасын аерырга өйрәтү; тереклек өчен кояшның әһәмияте турында белемнәрен киңәйтү.

Методик алымнар: күрсәтмәлек,  әңгәмә, сорау,  уен, үсендерү, мактау.

Хәзерлек: уенчык- кояш, зурлыклары белән аерылучы 2 уенчык эт, төрле зурлыктагы 2 туп, картоннан киселгән чәчәкләр, күбәләкләр, магнитофон, магнитлы такта; зәңгәр, сары, кызыл төстәге магнитлар.

Сүзлек: түгәрәк, җылы, зур, кечкенә.

Алдан уздырылган  эш: “Кояш чык,чык!” эндәшен өйрәнү,”Карусель” уенын уйнау.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Кояш бездэ кунакта"»

Тема. «Кояш бездә кунакта»

Максат: балаларның танып- белү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру; сөйләм телләрен үстерүне дәвам итү.

Бурычлар. 1.Табигатькә кызыксынучанлык тәрбияләү, кояшның матурлыгын күрсәтү, эмоциональ кәеф булдыру.

2.Балаларның сөйләм телләрен , уйлау сәләтен, күзаллауларын үстерү; сүзлеген баету.

3.Бирелгән сорауны ишетергә һәм аңларга булышу; төсләрне чагыштырып үзләренә кирәклесен сайлый белү күнекмәләре формалаштыру; түгәрәк геометрик фигурасын аерырга өйрәтү; тереклек өчен кояшның әһәмияте турында белемнәрен киңәйтү.

Методик алымнар: күрсәтмәлек, әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, мактау.

Хәзерлек: уенчык- кояш, зурлыклары белән аерылучы 2 уенчык эт, төрле зурлыктагы 2 туп, картоннан киселгән чәчәкләр, күбәләкләр, магнитофон, магнитлы такта; зәңгәр, сары, кызыл төстәге магнитлар.

Сүзлек: түгәрәк, җылы, зур, кечкенә.

Алдан уздырылган эш: “Кояш чык,чык!” эндәшен өйрәнү,”Карусель” уенын уйнау.

Эшчәнлек барышы.

Стенада кәгазьдән ясалган болыт, аның артында бау белән бәйләнгән кояш.

  • Балалар, карагыз әле нинди зур болыт безнең бүлмәдә. Ул безнең кояшны каплаган. Балалар, әйдәгез кояшка болыт артыннан чыгарга ярдәм итик.

Кояшны чакырабыз.

Кояш чык, чык.

Тәмле ботка бирермен.

Тәмле ботка ашарга

Тәти кашык бирермен.

Тәти кашык сабы алтын

Кирәкми безгә салкын.

(Тагын бер тапкыр эндәшне кабатлыйбыз)

Бауны тартам, музыка астында кояш чыга.

-Менә кояш безнең янга җиргә төште. Балалар, кояш нинди төстә?(сары)

-Ул тагын нинди?(түгәрәк)

-Әйдәгез кабатлыйк әле(түгәрәк)

-Балалар, кояшка ни өченднр күңелсез, ни өчен икән?(нурлары юк)

-Әйдәгез аңа булышык , матурлап нурларын җыеп куйыйк.

Кыстыргычлар белән нурлар ясау.

Кояшның елмаеп тора торган ягын әйләндереп куям.

-Менә нинди матур булды безнең кояш! Ул безгә елмаеп тора, җылы нурлары белән безне җылыта, сезгә рәхмәт әйтә. Әйдәгез, кояшка кулларыбызны сузыйк әле.Нинди ул?(җылы)

-Балалар, кояш җылыткач чирәмнәр, матур чәчәкләр үсә. Менә матур чәчәкләр дә үсеп чыккан. Ой, балалар, көчле җил исеп чәчәкләрнең урталарын очырткан,таҗлары гына калган. Әйдәгез, чәчәкләрне матурлыйк әле.

Магнитлы тактада чәчәкләрнең урталарын магнитлар ярдәмендә үз төсләренә кую.

-Алсу сары төстәге чәчәкне матурлап куя.

-Кәрим зәңгәр төстәге чәчәкнең түгәрәген куя, һ.б.

-Балалар менә матур чәчәкләр янына күбәләкләр дә очып килделәр. Әйдәгез, күбәләкләр булып чәчәкләр янында уйнап алыйк әле.

“Үз чәчәгеңне тап” уены.

Күбәләкләр оча, оча

Чәчәкләрне күзәтә

Очып аргач, уйнап туйгач

Шул чәчәктә ял итә.

-Балалар, тыңлагыз әле, ниндидер тавыш ишетелә.(магнитофоннан этләр өргән тавыш тыңлау)

Этләр алып керәм.

-Балалар монысы нинди эт?(зур)

-Әйдәгез, зур эт булып өрик әле.

-Ә монысы нинди эт?(кечкенә)

-Кечкенә эт ничек өрә?

-Балалар, этләр тупларын югалтканнар, аларның тупларын мин таптым.

-Данил, бу нинди туп?(зур)

-Әйдәгез, кабатлыйбыз.(зур)

-Аяз,бу туп нинди төстә? (яшел)

-Йосыф, бу нинди туп? (кечкенә)

-Әйдәгез, кабатлыйбыз.(кечкенә)

-Дәлия, кечкенә туп нинди төстә? (сары)

-Балалар ,туплар нинди? (түгәрәк)

-Сылу, зур эткә нинди тупны бирәбез? (зур)

-Айрат, кечкенә эткә нинди тупны бирәбез? (кечкенә)

-Балалар, менә этләр ничек сөенделәр. Алар хәзер үзләренең туплары белән рәхәтләнеп уйныйлар инде, сезгә рәхмәт әйтәләр.

-Балалар, кояш килгәч күңелле булдымы сезгә?

-Кояш нинди ул? (сары, түгәрәк, җылы)

-Ә хәзер әйдәгез, безгә кунакка килгән “Кояш”ларны да чакырып уйнап алыйк.

“Карусель” уенын уйнау.












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Кояш бездэ кунакта"

Автор: Хадиева Чулпан Мансуровна

Дата: 20.01.2018

Номер свидетельства: 451256


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства