kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Мастер-класс "Елочка из бросового материала"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Совсем недолго и наступит Новый год. В данном мастер-классе на татарском языке предлагается сделать из бросового материала новогоднюю красавицу. Как жалко, когда вырубают ели и сосны. А сделанное своими руками всегда будет греть душу.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс "Елочка из бросового материала"»

Чыршы.

Элек-электән, яңа елны каршы алганда, өйдә чыршы бизәү гадәткә кереп киткән. Кайберәүләр, бәйрәмгә әзерләнгәндә, чыршы эзләүгә күп вакыт сарыф итәләр, агачның мөмкин кадәр зуррагын, куерагын алырга тырышалар. Мондый агач өйдә күңел ачарга, биергә дигән мәйданны биләп, кысрыклап тора, җитмәсә, ылысы коелып идәнне чүпли, өйне җыйнаксыз итә. Ә ике атнадан аны чыгарып ташлыйсы була, баскычларда, юлларда дөнья кадәр корыган ылыс коелып кала. Гыйнвар уртасында чүплек башларында аунап яткан корыган чыршы-нарат кәүсәләрен күреп, кемнәрнең генә үзәге өзелми икән?

Зур агачны әрәм итмичә генә дә Яңа ел кичәсен кабатланмас уздырырга була. Моның өчен өйнең стеналарын матурлап бизәргә мөмкин. Беренче ысул һәркемгә билгеле. Урманга чаңгы яки чана шуарга барган вакытта, җирдә аунап яткан ботакларны җыю. Стеналарны рам алып, чыршы ботакларын куеп бизәү. Ботакларны шулай ук уенчыклар белән бизәргә мөмкин. Икенче ысул элегә яңача. Шулай ук рам алып бизәргә ярый. Ул рамны түгәрәкләр белән чыршы формасында ябыштырабыз. Бу түгәрәкләрне ташлый торган әйберләрдән ясап була. Скотч һәм кәгазьдән калган түгәрәкләр дә ярый. Аларны бер үк киңлектә кисәргә кирәк. Түгәрәкләрне ябыштырганнан соң, түгәрәкләр эченә кечкенә бүләкләр куябыз. Балаларга ул сөенеч, аларны алып, алар режиссерлык уеннарын башкара алалар.

Кирәк:

  • фоторам;

  • скотч түгәрәкләре;

  • пычак;

  • буяу;

  • пумала;

  • су савыты;

  • клей;

  • киндер уенчыклары.

  1. Фоторам эчендәге ак кәгазьне “юеш ысул” белән зәңгәргә буыйбыз.

  2. Буяу кипкән арада 2-3 см киңлектә түгәрәкләр кисәбез.

  3. Түгәрәкләрне ак гуашь төсенә буыйбыз.

  4. Түгәрәкләрне ябыштырабыз.

  5. Түгәрәкләрнең эчен киндер-уенчыклары белән бизибез. Уенчыкларны пластилин белән ябыштырсаң унайлырак, чөнки аларны теләгән вакытта алыштырырга була һәм балалар өчен файдаланырга.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Дошкольникам

Скачать
Мастер-класс "Елочка из бросового материала"

Автор: Губеева Наиля Гаптулловна

Дата: 18.10.2017

Номер свидетельства: 433201


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства