Апас муниципаль районы М.Х.Гайнуллин ис Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбе.
6 сыйныфта географиядән
сингапур алымын кулланып әзерләнгән дәрес планы.
Тема: Дөнья океаны өлешләре.
Дәрес планын мәктәпнең
география укытучысы
Вагапова ГөлинәМөнир
кызы
Кызылтау, 2015
Тема: Дөнья океаны өлешләре.
Максат: Дөнья океаны һәм аның турында төшенчә бирү, бу төшенчәләрне сөйләмдә куллана белүләренә ирешү, карта, дәреслек белән эш күнекмәләрен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, фәнгә карата кызыксыну уяту.
Материал: дәреслек, стена картасы, атласлар, контур карталар.
Дәрес барышы.
І. Оештыру моменты.
Исәнләшү. Кемнәр юклыгын билгеләү
Үткән теманы кабатлау
Раунд Тейбл (Бер кәгазь кисәгенә чиратлашып язалар).
Суның океанга кире әйләнеп кайта торган барлык юлларын да санап чыгыгыз. (3 минут)
Яңа тема өстендә эш.
Бүгенге дәрес темасы, укучылар, Дөнья океаны һәм аның өлешләре.
Дәфтәрләне ачабыз, числоны һәм теманы язып куябыз.
Укучылар, бүген безнең дәресебез су юлы буенча сәяхәт рәвешендә булыр. Сәяхәт итү өчен безгә теплоходка билет сатып алырга кирәк. Билет алу өчен сез сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тиешсез.
1) Нәрсә ул гидросфера? Аның өлешләре .
2) Нинди океанарны беләсез, алар ничәү? Карта буенча күрсәтегез.
3) Ничә материк бар? Аларның исемнәрен әйтегез һәм картадан күрсәтегез.
Менә сез сорауларга дөрес җавап биреп билет алдыгыз. Ә хәзер , сәяхәткә чыгарга мөмкин.
Беренче тукталыш “Океаннар”.
- Кайсы океан иң зурысы? ( Тын-180 млн. км2 )
- Икенче урында – Атлантик океан- 90 млн. км2
- Өченче урында –Һинд океаны- 76 млн. км2
- Дүртенче урында – Т. Боз океаны-14млн. км2
Дөнья океаны — җир өстендәге иң күпсу тупланмасы, гидросфераның төп өлеше. Ул Җир өслегенең ¾ өлешен биләп тора.
Укучылар атласка игътибар белән карагыз әле. Анда океаннар буенча барып дөнья тирәли сәяхәт итеп буламы?
Дөнья океаны — беркайда да өзелми торганбердәм су пространствосы. Аның теләсә кайсы ноктасыннан, коры җир аша үтмичә, икенче бер ноктасына барып була. Океаннарның чикләре материклар һәм утраулар чикләренә туры килә. Ләкин океаннар бер-берсе белән тоташкан урында аларның төгәл табигый чикләрен билгеләп булмый. Көньяк ярымшардагы өч океан арасындагы чикне шартлы рәвештә Африканың, Көньяк Американың һәм Тасмания утравының иң кырый нокталарыннан Антарктидага юнәлгән меридианнар буенча билгелиләр (Укытучы картадан чикләрен күрсәтә)
Бирем. Контурный картага океан исемен һәм мәйданын язарга.
Икенче тукталыш “Океандагы коры җир участоклары”.
Океанда Коры җирнең бик зур участоклары материк дип атала
Океанда коры җирнең чагыштырмача зур булмаган өлешләре, утраудип атала, ул һәр ягыннан су белән әйләндереп алынган
Иң зур утрау Гренландия.
Бер-берләренә якын урнашкан утраулар төркемен ... архипелаг диләр.
Мәсәлән: Гавай утраулары.
Материк һәм утрауларның океан эченә кереп торган өлешләрен ярымутраулар диләр. (Евразия материгының өлеше)
-Мәсәлән: Камчатка.
Димәк, океанда нинди коры җир участоклары бар? ( Материклар, утраулар, архипелаглар, ярымутраулар)
Физкультминутка
Микс –Пэа-Шэа (Укучылар түгәрәккә басалар, һәм музыка астында хәрәкәт итәләр, музыка туктый, укытучы парлашыгыз диде, укучылар үз яннарында торучы укучылар белән парлашалар да бер-берләренә “биш бирәләр”, кем пар тапмаган шул укучы кул күтәреп пар таба, укытучы сорау бирә һәм уйларга 3 секунд вакыт, бер-берсе белән укучылар фикерләрен уртаклашалар, һәм сорауга җавап бирәләр.
Нәрсә ул- материк?
Нәрсә ул архепилаг?
Нәрсә ул утрау?
Өченче тукталыш. "Океанның су өлешләре”
Укучылар, океанның су өлешләренә диңгез керә. Нәрсә ул диңгез?.Д- океанның бер өлеше, ул суының, агымнарының, анда яшәүче хайваннарының үзенчәлекләре белән аерылып тора. Д. океаннан ярымутраулар, утраулар яки су асты күтәрелешләре белән бүленеп тора. Диңгезләр
Эчке диңгезләр | Кырый диңгезләр |
Кара д. | Беринг д |
Урта д. | Карский д. |
Диңгезләрне күрсәткеч таяк белән аның яр буе сызыгын уратып алып күрсәтергә кирәк.
- Океанның су өлешенә култык та керә. К.- окенның (диңгезнең) бер өлеше, ул коры җиргә бик нык эчкә кереп тора, ләкин океан ( диңгез) белән иркен тоташкан. ( култык русча залив) Култыкларны язалар, тикшерәм.
- Су өлешенә бугаз да керә. Б. - чагыштырмача киң булмаган су киңлеге, ул ике яктан да материк ярлары яки утраулар белән чикләнә. Беринг бугазы ( нинди океаннарны тоташтыра? Нинди материкларны аерып трора?) (Бугаз – русча пролив), Гибралтар – 14 км
(Һәр бер әйтелгән географик объект картадан күрсәтелеп, картага төшерелә.
Дүртенче тукталыш. "Географик алан”.
Тейк Оф –Тач Даун(Мин сезгә сора җөмләләр укыйм, дөрес булса басасыз, дөрес булмаса юк)
Африка яр буенда иң зур утрау. ( Мадагаскар) .
Евразия ул-океан.
Африка белән Европа арасындагы бугаз. ( Гибралтар).
Иң зур океан – Һинд океаны.
Бер-берсенә якын урнашкан утраулар төркеме ярымутраулар дип атала.
Бугаз –ике яктан да материак яисә утрау ярлары белән чикләнгән, чагыштырмача киң булмаган су пространствосы.
Евразиянең т-к.ч. дагы вулканнар күп булган ярымутрау. (Камчатка)
Җир йөзендәге иң зур утрау? (Гренландия)
2. Менә укучылар, без сезнең белән үзебезнең сәяхәтне тәмамлыйбыз. Нәрсәләр белдек?
Катнашкан укучыларга билгеләр куям.
Өй эше. §24 укырга; таблица белән эш.