kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Методическая разработка урока на тему: Ф. Яруллин "Гамьле д?нья"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?ресне? тибы: Лексик- грамматик к?некм?л?рне камилл?штер?.

Максат: 1. Ф. Яруллинны? “Гамьле д?нья” хик?ясенд?ге с?йл?м ?рн?кл?ре бел?н таныштыру, с?йл?мд? куллануны камилл?штер?.

2. Кир?кле м?гъл?матны сайлап алырга, ?з фикере?не д?лилли белерг? ?йр?т?.

3. Чын дус булырга, хезм?т с?ярг? ?нд??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка урока на тему: Ф. Яруллин "Гамьле д?нья" »

Тема: Фәнис Яруллин “Гамьле дөнья”.

( 9 нчы сыйныф, рус төркеме)

Дәреснең тибы: Лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Максат: 1. Ф. Яруллинның “Гамьле дөнья” хикәясендәге сөйләм үрнәкләре белән таныштыру, сөйләмдә куллануны камилләштерү.

2. Кирәкле мәгълүматны сайлап алырга, үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Чын дус булырга, хезмәт сөяргә өндәү.

Җиһазлау: татар теле һәм әдәбияты дәреслеге, авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, З.М. Шагалиева, 30- 32 нче битләр, темага караган рәсемнәр, Ф. Яруллин портреты.

Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле көн балалар!

- Имин үтсен көнегез

- Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек

Тукай телен татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

- Бик яхшы. Мин бик шатмын.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.


II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Фонетик- лексик зарядка;

1 нче слайд

( Татар алфавитына гына хас булган авазларны кабатлау)

Ә - хикәя, юкә, янәшә

Ө - сөйләшә, сөенеч, йөз

Ү - күч, үрмәли, күнегү

Җ - җырлый, гаҗәпләнү, җил

Ң - тыңлый, җиң, үзең

Һ - һәркем, һәркайда


2. Өй эшен тикшерү.

(хезмәт һәм дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр ятлап килергә)

1. Аз сөйлә, күп эшлә.

2. Бүгенге эшне иртәгегә калдырма.

3. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

4. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

5. Кем эшләми, шул ашамый.

6. Авыр эш калач ашата.

7. Сүздә мактанма, эштә мактан.

8. Дуслык- зур байлык.

9. Дустың үзеңнән яхшы булсын.

10. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.


III. Дәреснең төп өлеше.

1. Укучылар, бүген без дәрестә Ф. Яруллинның “Гамьле дөнья” хикәясе белән танышырбыз. Әйдәгез башта яңа сүзләр белән танышыйк.

2. 2нче слайд. Яңа сүзләр белән танышу.

сөенеч [ ... ]

гамьле [ ... ]

умарталык [ ... ]

юкә [ ... ]

сарган [ ... ]

а) сүзләрне укытучы укый, укучылар кабатлый;

б) сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә күчереп язалар, сүзлектән тәрҗемәсен табалар;

в) парлашып тикшерәләр;

г) сүзләрнең тәрҗемәсе телдән әйтелә.


3. 3 нче слайд. Умарталык сурәтләнгән рәсемнәр.

Дәреслек белән эш. 30 нчы бит, 1 нче күнегү. Хикәя белән танышу.

-укытучы укый;

-укучылар үзлектән укыйлар;

-текстны чылбыр буенча укыйлар. ( Укыганга анализ ясала )

4. 4 нче слайд. Найдите из текста предложение где говорится о том, что

- колхозная пасека расположено на красивом месте;

- Альфия с Дамиром очень часто начали ходить на пасеку;

- в том году лето прошло очень быстро;

- их сблизило тайны о котором другие не знали.


5. 5 нче слайд. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

сөенечләреннән чәчәк аткан

юкә сарды

тал ботагына җырлыйлар

умарта дөнья

гамьле аерды


Ял минуты.

(Шигъри юллы физкультминутка)

Уң кул ягында- уң як

Сул кул ягында- сул як

Ишегебез уң якта

Тәрәзәләр сул якта.

Әйләнеп баскан идек

Сул якта калды ишек.

Шул арада уң як сулга

Әйләнгән ничек итеп?


IV. Ныгыту.

1. 32 нче бит, 2 нче күнегү. Җөмләләрне I абзац тәртибендә урнаштырыгыз.

2. Төркемнәргә бүленеп эшләү. Күнегүләр телдән эшләнә.

А- (көчле төркем) дәреслек, 32 нче бит, 3 нче күнегү.

Б- (уртача төркем) дәреслек, 32 нче бит, 4 нче күнегү.

С- (йомшак төркем) дәреслек, 32 нче бит, 5 нче күнегү.


3. Ситуатив күнегү.

Спроси у друга:

- как провели лето Альфия с Дамиром;

- как он провёл лето.


V. Йомгаклау.

- Әлфия белән Дамир ничәнче сыйныфта дуслаша?

- Дамирның бабасы кайда эшли?

- Әлфия белән Дамир кая баралар?

- Алар нинди һөнәр белән танышалар?


VI. Өй эше.

А һәм Б төркемнәренә 33 нче бит, 7нче күнегү. Сорауларга җавап бирергә, хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

С төркеменә текстны сәнгатьле укырга әзерләнергә.


VII. Билге кую.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Методическая разработка урока на тему: Ф. Яруллин "Гамьле д?нья"

Автор: Ахметшина Фануза Альтафовна

Дата: 04.12.2014

Номер свидетельства: 139234


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства