Татарстан Республикасы
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең
Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “12 нче лицей”
Тамырдаш сүзләр.
3 енче сыйныфта үткәрелгән дәрес конспекты
татар теле укытучысы
Хисамиева А.М.
Лениногорск 2016
Тема: Тамырдаш сүзләр.
Максат:1.Тамырдаш сүзләр турында мәгълүмат бирү.
2.Алган белемнәрне куллану күнекмәләрен үстерү.
3.Дус,тату яшәргә өндәү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: тамыр һәм ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган тамырдаш сүзләрне аера һәм куллана белү.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Төп төшенчәләр: тамыр,сүз ясагыч кушымча,тамырдаш сүзләр.
Предметара бәйләнеш: рус теле.
Эшне оештыру төрләре: фронталь,индивидуаль,төркемнәрдә эшләү.
Чыганаклар: төп:дәреслек
өстәмә: аудиоязма,слайдлар,карточкалар.
Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн,укучылар.Кәефләрегез әйбәтме?
(Яхшы)
Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр,диләр.Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаю бүләк итик.Кара-каршы партнерыбыз белән сәлам бирешик,янәшә партнерларыбызның кулын кысып уңышлар телик.
Дәресебезне башлыйк,укучылар.
Мотивлаштыру.
1 слайд
Укучылар ,игътибарны экранга юнәлтик.
Күлдә балыклар күп.
Балыкчы балык тота.
Ул балыклы ризыкларны ярата.
-Текстта нинди охшаш сүзләр бар?
(Балыклар,балыкчы,балык,балыклы)
-Бу сүзләрнең ничек ясалуын ачыклыйк әле.
2 слайд
(Балык+лар,балык+чы,балык,балык+лы )
- Бу сүзләрне 2 төркемгә аерыгыз әле.
3 слайд
(1-балык,балыкчы,балыклы,2 -балыклар)
-Сез ни өчен болай эшләдегез?
( 1төркем яңа сүзләр ясала, 2 төркемдә сүзнең формасы үзгәртелә)
-Ни өчен? Бу сүзләрне рус теленә тәрҗемә итеп карыйк.
4 слайд
(Рыба-рыбы,рыбак,рыбный,)
-Рус телендә бу сүзләрне ничек атыйлар?
(Родственные слова)
Уку мәсьәләсен кую.
-Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди була?
(Тамырдаш сүзләр)
-Әйдәгез, үз-үзебезгә максатлар куйыйк әле.
5 слайд
(Тамырдаш сүзләрне өйрәнергә,тамырга ясагыч кушымчалар кушып яңа сүзләр ясарга,тамырдаш сүзләрнең “оясын”төзергә)
-Әйе,укучылар,без бүген дәрестә тамырдаш сүзләрне, аларның “оясын”табарга өйрәнербез.
Уку мәсьәләсен чишү.
-Укучылар,ә хәзер без сезнең белән бер әкият тыңлап үтәрбез.Игътибар белән тыңлагыз һәм тамырлары охшаш сүзләрне истә калдырыгыз.
6 слайд
(Әкият тыңлау)
-Әйтегез әле,әкияттә нәрсә турында сөйләнелә?
(“Юл” сүзеннән чыккан –юлчы, юлаучы,юлдаш сүзләре турында)
-Әйдәгез,бу сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгелик әле.
7 слайд
(Юл+чы,юл+даш,юл+сыз, юл+ла, юл+ла+ма )
-Сез ничек уйлыйсыз,алар үзара дус яшиләрме?
(Дус яшиләр,чөнки тамырлары бер)
-Укучылар, без дә тамырдаш сүзләр кебек дус, тату яшик.Бер-беребезне рәнҗетмик.Безнең дә тамырларыбыз бер- без барыбыз да кешеләр.Үзебезнең әйләнә-тирәдәге кешеләргә хөрмәт белән,аларны олылап карыйк.Килештекме?
(Әйе)
-Сезнең өстәлләрдә яшел төстәге карточкалар бар. Тамыр һәм сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясап карагыз.
(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.1өстәл-эш,2-күз)
-Эшләрне тикшерү:
(I һәм II төркем укучыларының җаваплары чиратлашып тыңлана)
( Эш,эшче,эшчән,эшлекле.)
-Сез төзегән сүзләр барысы да тамырдаш сүзләрме?
(Әйе,аларның тамырлары уртак)
-Ә эшкә сүзе? Ул да бу ояга керәме?
(Юк,ул тамырдаш сүзләр оясына керми)
-Ни өчен?
(Чөнки ул сүзгә –кә кушымчасы ялганган.Ул яңа сүз ясамый)
(Күз,күзле,күзсез,күзлек,күзне)
-Укучылар,җавап дөресме?Аталган барлык сүзләр дә тамырдаш сүзләр оясына керәме?
- Күзне сүзенә игътибар итик әле. –не кушымчасы яңа сүз ясаганмы?
(Яңа сүз ясамый.Ул килеш кушымчасы,шуңа керә бу ояга керми.)
-Рәхмәт,җавабың дөрес.Укучылар, йомгаклап әйтик әле.Кайсы очракта тамырдаш сүзләр ясала? I төркем җавап бирә.
(Тамырга ясагыч кушымча ялганып яңа сүз ясалса,бу сүзләр тамырдаш сүзләр була)
-Ә кайсы очракта сүз тамырдаш сүзләр оясына керми? II төркем җавап бирә.
( Сүзгә килеш кушымчасы яки күплек сан кушымчасы ялганса,яңа сүз ясалмый)
-Шулай булгач,без нинди сүзләрне тамырдаш сүзләр дип атыйбыз?
8 слайд
( Бер тамырдан ясала торган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала)
-Әйдәгез,дәреслектән кагыйдәне укып карыйк әле.Безнең нәтиҗә дөресме икән?
( 57 бит,рамка эчендә)
-Укучылар,безнең нәтиҗә дөресме?
-Арыдыгызмы? Ял итеп алабызмы?
Динамик ял минуты (Тейк оф тач даун структурасы)
-Уен тәртибен аңлатып үтәм. Әгәр,мин әйткән фикерне дөрес дип санасагыз-басасыз.Дөрес түгел дип уйлыйсыз икән-урында каласыз.
1.Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк тамыр була.Дөресме бу фикер?Яле.
(+)
2.Дөрес,укучылар.Гармун,гармунда,гармунчы,гармунсыз-барысы да тамырдаш сүзләр.Дөресме?
(- Гармунда сүзе бу ояга керми)
3.Су,сулык,сулы-тамырдаш сүзләр.Бу фикер белән килешәсезме?
(+,барысы да су тамырыннан ясалган сүзләр)
4.Соңгы сынау: тамырдаш сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш булмый.Килешәсезме?
(-,тамырдаш сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклана)
-Рәхмәт,укучылар.Ял да иттек,белемнәребезне дә күрсәттек.
Ныгыту.
-“Артык сүзне тап” уенын уйнап алыйк әле. Тактада сары төстәге карточкалар.Сез шул сүзләрнең тамырларын табарга һәм тамырдаш сүзләрне билгеләргә тиеш.
- Әйдәгез,эшнең үтәлешен тикшереп карыйк. Iтөркемнең җавабын тыңлап карыйк.
(Урман-урманчы,урманга,урманлы.Бу сүзләр арасында артык сүз-урманга.Чөнки ул урман тамырына –га кушымчасы ялганып бирелгән)
-Дөресме,укучылар?
(Әйе,дөрес)
-Ә хәзер IIтөркемнең җавабын тыңлап карыйк.
(Җырчы-җыр-җырлый-җырның.Бу сүзләр арасында артык сүз-җырның.-ның-килеш кушымчасы)
( Iтөркем-ташлык,ташка,ташчы,таш.Артык сүз ташка. –ка килеш кушымчасы ялганган)
(IIтөркем-боз,бозлы,бозлык,бозлар-артык сүз бозлар,күплек сан кушымчасы ялганган)
-Укучылар,йомгаклап әйтик әле.Кайсы очракта тамырдаш сүзләр ясала? II төркем җавап бирә.
(Тамырга ясагыч кушымча ялганса)
-Ә кайсы очракта сүз тамырдаш сүзләр оясына керми?
(Сүзгә килеш,күплек сан кушымчасы ялганса)
-Дәреслекнең 57 нче битендәге 101нче күнегүне эшләп карыйк.Биремне IIтөркем укый.
-Укучылар,әйдәгез төшеп калган хәрефләрне өстәп,текстны укып чыгыйк.Бер тамырдан булган сүзләрне табыйк.Аларның тамырдашмы-юкмы икәнлеген ачыклыйк.Эшне Iтөркем укучылары башлый.
(1 җөмлә укыла,төшеп калган хәрефләр әйтелә.)
-Хәзер сүз IIтөркем укучыларына бирелә.
(2 җөмлә укыла, төшеп калган хәрефләр әйтелә.)
-Укучылар,нинди тамырдаш сүзләр очрады?
(Бакча,бакчачы,бакчасыз)
-Алар чыннан да тамырдаш сүзләрме?
(Әйе,чөнки –чы,-сыз кушымчалары яңа сүз ясый)
-Ә бакчаның,бакчага сүзләре тамырдаш сүзләр оясына керәме?
( Керми,чөнки –ның,-га килеш кушымчалары)
9 слайд
Рефлексия.
1.-Укучылар,әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк әле.Без бу дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Ниләр белдек?
(Тамырдаш сүзләрне өйрәндек.Килеш һәм күплек сан кушымчаларының сүзнең формасын гына үзгәртүен,яңа сүз ясамавын белдек)
Чыгу билеты.
-Сез, бүген дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.
1.Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.(+)
2.Тамырдаш сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш булмый (-)
3.Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган кисәге тамыр дип атала(+)
4.Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана. (-)
5.Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.(+)
6.Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.(-)
7.Бакчачы сүзенең тамыры бакча, кушымчасы -чы (+)
8.Сүзлек,сүзле,сүзчән,сүзнең- бу сүзләр тамырдаш сүзләр (-)
11 слайд
-Укучылар,экранда бәяләү критерийларын күрәсез.7-8 дөрес җавап-5(кызыл),5-6 дөрес җавап-4 (сары),4-3 дөрес җавап-3 (яшел).
2.Үзбәяләү.
-Хәзер без сезнең белән тактадагы агачны яфраклар белән бизибез.Кем үзен теманы бик яхшы аңладым,хәтта иптәшләремә дә булыша алам дип уйлый -ул кызыл яфракны агачка элә.
Кем үзен әйбәт эшлим,материалны аңладым дип уйлый- ул сары яфракны агачка элә.
Кем үз эшчәнлеге турында әйбәт эшлим,ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим дип уйлый- алар яшел яфракны элә.
-Күрәсезме,агачыбыз ничек матурайды.Татар халкында “Агач яфраксыз,кеше дуссыз булмый”дигән мәкаль бар.Безнең дусларыбыз шушы агач яфраклары кебек күп булсын, дус,тату яшик.
3.Өй эше бирү.
12 слайд
-Өй эшен 3 вариантта тәкъдим итәм:
1.Дус тамырыннан тамырдаш сүзләр ясап язарга.
2.Берничә тамырдаш сүзе кергән ике җөмлә уйлап язарга.
3.Дуслык темасына инша язарга.
13 слайд
Укучылар,дәресебез тәмам. Сау булыгыз.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.