Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Казаныбызның иң үзәгендә - Ирек мәйданында урнашкан.(6 слайд – театр бинасы.) Ул бүгенге көндә дәүләт тарафыннан сакланыла торган уникаль һәм гаҗәеп гүзәл архитектура һәйкәле. Ә хәзер театрның эченә күз салыйк.(7 сайд – тамаша залы.) Аның тамаша залы искиткеч матур. Түшәмен тау хрусталеннән ясалган, авырлыгы бер тоннадан артык булган люстра бизи. Өч катлы балконы милли орнаментлар белән бизәлгән. Баскычлар, фойе гранит, мәрмәрдән эшләнгән.
Ә инде Казанда опера һәм балет театры кайчан ачылган соң? 1934 елда опера һәм балет театры ачу турында карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясен ачарга булалар. Аның максаты булачак театр өчен кадрлар әзерләү була. 1934 елның 2 февралендә студия эшли башлый. Мәскәүгә укырга иң яхшы дип табылган иҗат көчләре җибәрелә.4 ел дәвамында анда җырчылар, дирижерлар, композиторлар укып чыга. 1938 елның ахырында алар укуларын тәмамлап Казанга кайталар. Бу студиядә укып кайтучылар арасында Г.Кайбицкая, С.Садыйкова, М.Булатова, Ф.Насретдинов, М.Рәхмәнкулова кебек күренекле җырчылар була.(8 слайд – җырчыларның рәсемнәре.)
Бу елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире вазифаларын шагыйрь М.Җәлил башкара.(9 слайд – М.Җәлил портреты.)
Театр бинасы төзүнең проекты инде әзер булса да, төзелеш акрын бара. Опера һәм балет артистлары спектакльләрне Татар дәүләт академия театрында һәм рус драма театры биналарында алып барырга мәҗбүр булалар.
Балет труппасы да үз эшчәнлеген шушы елларда башлый. Татар сәхнәсе өчен яңа булган сәнгать төрен башлап җибәрүчеләрдән булып балетмейстер Гай Таһиров исәпләнә.
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Р.Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале үтә. Быел фестиваль 20 – юбилей елын үткәрде. Анда бик күп төбәкләрдән балет артистлары җыелган иде. Хәзер шул фестивальдән бер фрагмент карарбыз. (DVDдан сюжет карау.)
Татар опера сәнгатенең күренекле шәхесләреннән тагын берсе – С.Садыйкова. (19 слайд – С.Садыйкова.) (Укучылар чыгышы.) Укучылар, аны ак калфаклы сандугач дип тә атап йөртәләр.
2007 елның февраль аенда театрда 25нче тапкыр Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үткәрелде. Кем соң ул Шаляпин? Казан шәһәре белән аның нинди бәйләнеше бар? (20 слайд – Шаляпин.) (Укучылар чыгышы.)
1999 елда Бауман урамында Шаляпинга һәйкәл куелды. Быел үткәрелгән фестивальдә Р.Әхиярованың Г.Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсы куелды. Анда төп роль – Зәйтүнә образын В.Ганиева башкарды. (21 слайд – операдан күренеш.)
Дәрестә опера һәм балет театры турында, артистлар хакында күп сөйләштек.