kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок по татарскому языку в 7 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Объяснение нового материала. 

1.Учить различать простые и сложные предложения; развивать умения подбирать лексический материал для подтверждения основной мысли текста; формировать умения употреблять предложения в структуре текста.

2.Развивать устную и письменную речь учащихся, орфографическую зоркость, память, мышление.

3.Воспитывать любовь к природе.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок по татарскому языку в 7 классе»

Тема:  Гади һәм кушма җөмлә

 Максат:   җөмлә турындагы белемнәрне тирәнәйтү; гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү ;

 җавапларны дәлилләп күрсәтә белүне, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

 үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру; туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәләре:  гади һәм кушма  җөмләне аеру,  җөмлә төрләрен аеру, кушма җөмлә арасында тыныш билгесен кую, дөрес куллану.

Танып белү: танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын  файдалану, модельләштерү.  

Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.

Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.

Төп төшенчәләр: Җөмлә, гади һәм кушма җөмлә, хәбәрлек , оештыручы үзәк, җөмләнең баш кисәкләре

Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив.        

 Предметара бәйләнеш: туган тел әдәбияты

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль, төркемнәрдә.

Контрольукытучы контроле, үзара , үзконтроль.

                                                 

Дәрес барышы:

1.                     Оештыру –мотивлаштыру

Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау, белем алырга әзерлек алып бару.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.  

-Өләшәм күңел җылысын

Көндезен, кич һәм иртә.

Бүлә булсаң, бүлеп була,

Юмартлыкка ни җитә!

Юк минем алтыным, көмешем,

Юк миндә миллиооннар –

Күңелем байлыгы – хисләрем

Мә, алыгыз, оланнар! –

Алып, сез дә өләшегез.

Җылынсын өшегәннәр.

Бер шатлыкны ике итә

Җылылык өләшкәннәр.

-Мин биргән җылылык сезгә дәрес буена җитәрлек көч бирсен. Без бергә –бергә дәресебезне уңышлы гына уздырырбыз, дип уйлыйм.

Шушы күтәренке кәефтә барыбызга да хәерле көн теләп,  дәресебезне башлап җибәрик!

-Дәресебезнең башында дәрестә утыру, эшләү кагыйдәләрен ныгытыйк. Ул кагыйдәләрне мин бөек галимебез

Р. Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан алдым. Һәр төркемдә конвертлар бар, ә аларда сүзләр язылган карточкалар. Сез шул сүзләрдән кагыйдәләр төзергә тиеш буласыз.

Һәр төркемнән бер укучы укый.

1.                     Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр.

2.                     Дәрескә күңел сал.

3.                     Сораган сүзне аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

4.                     Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.

2. Укучыларның белемнәрен тигезләү.

-Сез нәрсәләр укыдыгыз?

-Бу кагыйдәләрне җөмләләр дип әйтеп буламы? Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Узган дәресләргә  таянып, бер-берегезгә сораулар әзерләгез. (Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр).

-Укучылар, тактада язылган җөмләләрне укыгыз. Җөмләләр ахырында нинди тыныш билгеләре куярсыз? Ни өчен?

 Минем туган авылым табигатьнең иң матур урынына урнашкан

 Әй, авылым, шундый матур син

 Ә син үзеңнең туган авылың белән горурлана аласыңмы

 Туган-үскән җиреңне беркайчан да исеңнән чыгарма

Нәтиҗә: Бу җөмләләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Җөмләнең әйтү максаты буенча 4 төре була)

Укучылар җөмләләрне укып, тыныш билгесе куелышын аңлаталар.

-Җөмләләрнең барысы да нәрсә турында? (туган җир)

-Ни өчен туган җир һәр кеше өчен кадерле була?

-Ни өчен туган җирне онытырга ярамый диләр?

3. Уку мәсьәләсен кую.

 Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү.

-Ә хәзер тактада таблицада бирелгән җөмләләрне укыгыз да  чагыштырыгыз. Охшаш һәм аермалы якларын табыгыз.

Марат китап укый.

Марат укый, ә Гүзәл яза.

Әни  миңа эш куша.

Мин әнием кушканны  эшлим.

Көчле җил чыкты. 

Җил чыккач, буран башланды, көн бозылды. 

 

 

 

 

Көтелгән җаваплар:

Беренче баганадагы җөмләләрнең иясе һәм хәбәре берешәр генә, ә икенче баганадагы җөмләләрдә баш кисәкләр берничә. Бер иясе һәм бер хәбәре булган җөмлә гади җөмлә дип атала. Ә берничә гади җөмләдән торганы кушма җөмлә дип атала.

-Безнең бүгенге дәресебезнең темасын билгелик. (гади һәм кушма җөмләләр).

-Сез дәрестә үзегезгә нинди максат куясыз? (җөмлә турындагы белемнәрне ныгытырбыз, гади һәм кушма җөмләләрне аера белү күнекмәләрен үстерербез.

4. Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Җөмлә турында, җөмлә кисәкләре турында  белемнәрне искә төшерү.

Укучылар өчен максат:

Җөмләләргә билгеләмә чыгару. Үз фикерләрен дәллилләү.

-Тагы бер кат әлеге җөмләләргә игътибар итик әле. Беренче баганадагы җөмләләрдә  ничә оештыручы үзәк бар? (1). Икенче баганадагы җөмләләрдә ничә оештыручы үзәк, ягъни хәбәрлек бар? (2,3) Димәк,  нинди җөмләгә гади дип, ә кайсына кушма дип әйтәбез? Кагыйдә чыгарыйк.

-Нәтиҗәнең дөреслеген тикшерик. Дәреслек авторлары ни дигән? Укыйк әле.

Нәтиҗәне бер-берегезгә кабатлагыз.

Физкультминут.

5.                      Белемнәрне ныгыту.

Укытучы өчен максат:

Белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат:

Белемнәрне дәреслек һәм карточкалар кулланып камилләштерү.

1.     Дәреслек белән эш. 246 нчы күнегү (җөмләләрнең оештыручы үзәкләрен язып алырга)

Тикшерү, үзбәя (җаваплар һәм бәяләү критерийлары экранда).

-Бу җөмләләр ничә хәбәрлектән тора? (1). Димәк, алар нинди җөмлә? (гади)

2.     Төркемнәрдә эш.

247 нче күнегү

1 төркем – 1 хәбәрлекле җөмләләрне сайлап яза.

2 төркем – 2 хәбәрлекле җөмләләрне сайлап яза.

3 төркем – 3 хәбәрлекле җөмләләрне сайлап яза.

-Җөмләнең ничә хәбәрлектән торуын ничек билгелибез? Алгоритмын төзик әле?

Тикшерү, үзбәя (җаваплар һәм бәяләү критерийлары экранда).

3.     Уен “Үз почмагыңны тап” (һәр укучы бер карточка сайлап ала. Анда язылган җөмләнең хәбәрлекләре санына карап үз урынын таба.)

4.     Тест эшләү.

Күршедә утырган иптәшеңнең эшен бәяләү (җаваплар һәм бәяләү критерийлары экранда).

6. Рефлексия.

Укытучы өчен максат:

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү.

Укучылар өчен максат:

Үз фикереңне дәлиләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллану.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Бер генә җөмләдән  торган җөмлә нинди җөмлә була?

-Ә нинди җөмлә кушма җөмлә була?

-Кушма җөмлә эчендәге гади җөмлә арасына нинди тыныш билгесе куела?

-Аны безгә ни өчен белергә кирәк? Тормышта нигә кирәк ул безгә?

Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелә:

248 күнегү

1 . Җөмләләрнең схемаларын төзергә.

2. Җөмләләрнең ия белән хәбәрен табарга, өсләренә нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен билгеләргә.

3. Гади һәм кушма җөмләләр кулланып, туган як табигате турында хикәя язарга

 




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Урок по татарскому языку в 7 классе

Автор: Руфия Фатиховна Сайфетдинова

Дата: 09.12.2024

Номер свидетельства: 661221

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Моделирование уроков татарского языка "
    ["seo_title"] => string(41) "modielirovaniie-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "150656"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420540436"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(255) "Доклад на тему: «Педагогические приемы и методы в рамках национально-патриотического воспитания на уроках татарского языка и литературы» "
    ["seo_title"] => string(152) "doklad-na-tiemu-piedaghoghichieskiie-priiemy-i-mietody-v-ramkakh-natsional-no-patriotichieskogho-vospitaniia-na-urokakh-tatarskogho-iazyka-i-litieratury"
    ["file_id"] => string(6) "119069"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1413310464"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(203) "Мастер класс по теме «Использование элементов технологии деятельностного метода на уроках татарского языка» "
    ["seo_title"] => string(122) "mastier-klass-po-tiemie-ispol-zovaniie-eliemientov-tiekhnologhii-dieiatiel-nostnogho-mietoda-na-urokakh-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "190186"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1427117484"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(133) "разработка урока татарского языка в 1 классе по теме "Татар халык ашлары" "
    ["seo_title"] => string(78) "razrabotka-uroka-tatarskogho-iazyka-v-1-klassie-po-tiemie-tatar-khalyk-ashlary"
    ["file_id"] => string(6) "236298"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1444029686"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(66) "Таблицы для уроков татарского языка"
    ["seo_title"] => string(39) "tablitsy-dlia-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "249560"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1446915810"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства