kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Абдулла Алишны иск? алу кич?се"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Абдулла Алишны? тормыш юлы ??м и?атына багышланган кич?..........................................//////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Абдулла Алишны иск? алу кич?се"»

Чирмешән муниципаль районы

МББУ “Лашман урта гомум белем бирү мәктәбе”













Абдулла Алишны искә алу кичәсе” сценарие





















төзеде: китапханәче Маслахова Л.Р.











2015-2016 уку елы

Тема :. Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышлана.


Максат: 

1)А.Алишның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштыру;

2) язучының иҗатына кызыксыну, ихтирам уяту.

Җиһазлау: А.Алиш портреты, А.Алиш китаплары, презинтация


Дәрес барышы:

Алып баручы:

ЛӘЙЛӘ:Исәнмесез укучылар,хөрмәтле укытучылар! Сугыш китергән кайгы-хәсрәт өлкәннәр күңелендә мәңгелеккә уелып калган.

АЛИНӘ: Бөек Ватан сугышына 1941-1945 елларда 335 авылдашыбыз китә. Шуларның 173 се Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Дәһшәтле елларның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән мөхтәрәм затларның сафы елдан-ел кими бара.

ЛӘЙЛӘ : Бу сугышта гади кешеләр белән бер рәттән бөек шәхесләр- шагырьләрдә катнашканнар. 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан без бүген А.Алишны искә алып, аның кайбер әсәрләре белән танышып- тыңлап китәрбез!

АЛИНӘ : Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга турылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора ул. Герой шагырь М.Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә, А.Алишның исеме дә зур хөрмәт белән искә алына. ЛӘЙЛӘ : А.Алиш 1908 елның 15 нче сентябрендә Татарстанның хәзерге Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 

АЛИНӘ : Әтисе – Габделбари, солдат хезмәтеннән йөреп кайткач, күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән- иген иккән, умарта караган.

ЛӘЙЛӘ : әнисе- Газизә авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яраткан шигырь һәм бәетләр чыгарган. Башлангыч белемне Абдулла әти -әнисеннән ала.

АЛИНӘ: Авылның иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, әкияттәге сыман серле урманнары булачак әдипкә нык тәэсир итә. Гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай кечкенәдән үк сәләтле була, тырышып укый, фәннәрне бик яхшы үзләштерә, китап укырга ярата.Концертлар оештыру, стена газетлары чыгару кебек эшләрдә дә А.Алиш башлап йөри, үзе дә шигырь, хикәяләр яза.

ЛӘЙЛӘ : -1917- 1919 нчы елларда Ямбакты мәдрәсәсендә укый. 1919- 1921 нче елларда Буракова авылында ачылган мәктәптә укуын дәвам итә, аннары Спас педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбен тәмамлый. 
АЛИНӘ: 1927 нче елның җәендә А.Алиш Казан җир төзү техникумында укый башлый. Биредә укыган да ул әдәбият белән аеруча кызыксына : әдәбият түгәрәгенә йөри. Шушы елларда әдипнең “Капкорсак патша” исемле беренче әкияте “ Пионер каләме” журналында басылып чыга.

ЛӘЙЛӘ 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе. Бөек Ватан сугышы башлана. А.Алиш 1941 нче елның июль аенда фронтка китә. Разведчик сыйфатында Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 нче елның октябрендә Брянск шәһәре янында Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә.

^ АЛИНӘ: Берлин янындагы төрмәдә А.Алиш Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Алар белән яшерен оешмада эшли. 

ЛӘЙЛӘ: А.Алиш герой шагыйрь М.Җәлил белән бик дус була. Тоткынлыкта да Алиш фашистларга каршы көрәшен туктатмый.М.Җәлил белән А.Алиш гомерләренең соңгы көннәрендә, соңгы минутларында да бергә була, дошманга каршы бергә көрәшәләр.

АЛИНӘ: А.Алишның гомере бик иртә (ул бары тик 36 яштә генә була) өзелә. Ул кыска гына гомерендә искиткеч матур хикәяләр, кызыклы һәм матур әкиятләр язып калдырган.
ЛӘЙЛӘ: 1944 нче елның 25 нче августында алар көрәштәш дуслары белән бергә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

 
АЛИНӘ: Хәзер А.Алишның һәм сугыш темасын яктырткан башка шагырьләрнең шигырьләрен тыңлап китик. Сүзне 5 сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!




АЛИНӘ:- Сузне 6 сыйныф укучыларына бирек, рәхим итегез.

Ләйлә: : (йомгаклау сузе) Фашистлар Алишны вәхшиләрчә җәзалап үтерделәр. Әмма безнең күңелләрдә ул тыйнак һәм кече күңелле дус,принципиаль иптәш, тынгысыз хезмәт кешесе, кайнар хисле язучы, курку белмәс совет патриоты булып саклана һәм сакланачак та..

АЛИНӘ: Шуның белән безнең кичәбез тәмам! Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
"Абдулла Алишны иск? алу кич?се"

Автор: Маслахова Лейсан Ризатовна

Дата: 09.11.2015

Номер свидетельства: 250163


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства