kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Батырларны? батыры син, ??лил.

Нажмите, чтобы узнать подробности

?д?би кич? Муса ??лилне? тууына 109 ел тулуга багышлана. Шушы ?д?би кич? аша укучыларга патриотк т?рбия бир?, Муса ??лилне? тормышына ??м и?атына кызыксыну уяту, Ватанны сакларга кир?клеген т?шендер? максаты куелды. Укучылар ?леге кич?д? Муса ??лилне? тормышы, и?аты бел?н якыннанрак танышалар, шигырьл?рен с?нгатьле итеп с?йлил?р, ?ырларын ?ырлыйлар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Батырларны? батыры син, ??лил. »

Батырларның батыры син, Җәлил!

(Герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби музыкаль кичә)

Максат: -Муса Жәлилнен тормыш юлын күзалларга өйрәнү;

- Муса Җәлилнең шигырьләрен белү; сөйләм телен баету;

-Татар халкының герой-шагыйре иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

Жиhазлау: Шагыйрьнең портреты, Муса Җәлилгә багышлаган китаплардан күргәзмә, газета материаллары, рәсемнәр, шигырьләргә иллюстрацияләр.

Кичә барышы:

А.Б. Исәнмесез! Бүген без сезнең белән халкыбызның патриот шагыйре М.Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

М.Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.

1нче укучы. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Җәлил.

А.Б. Бүгенге кичәне без Муса Җәлилнең кыскача гына тормыш юлына һәм иҗатына багышларбыз.

Ә хәзер без шигърияткә сәяхәт итәрбез. Яле, сынап карыйк әле сезне дуслар.

Беренче тукталыш.

(Ромашка таҗларына язылган сорауларга укучылар аерым- аерым жавап бирәләр)

Сораулар:

1.М.Җәлил кайда туа?

М. Җәлил 1906 елны Оренбург губернасы Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2.М. Җәлил кайларда белем ала?

М. Җәлил 6 яшеннән авыл мәктәбендә, аннан соң Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1921-1922 елларда партия хәрби мәктәбендә һәм Татар халык мәгариф институтында укый. 1925 елда Казанда рабфак бетерә. Герой югары белемне 1921-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетында ала. Сугышка китәр алдыннан 1941 елда Минзәләдә политҗитәкчеләр курсында укый.

3. Сугышта М. Җәлил көрәшкән фронт?

М. Җәлил 1942 елның январенда Волхов фронтының икенче удар армиясенә эләгә. «Отвага» газетасының корреспонденты була.

4. Сугыш елларында нинди җыентыклары чыга?

1942 елда Казанда «Тупчы анты», 1944 елны «Окоптан хат» җыентыгы чыга.

5. М. Җәлилнең беренче җыентыгы кайчан чыга?

Җәлилнең беренче җыентыгы 1925 елда «Барабыз» исеме астында чыга.

6. Беренче шигыре?

М. Җәлил 13 яшендә чын халыкчан пафос белән янып «Бәхет» исемле шигырен яза. Бу шигырь 1919 елда Оренбургта чыга торган «Кызыл йолдыз» газетасының 65 нче санының беренче битендә «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга.

(Җыр “Җырларым”)

А.Б. Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итик.

Икенче тукталыш.

Хәзер мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укырмын, ә сез шигырьнең исемен әйтерсез.

1.Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай… («Бакчачы»).

2.Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,… («Суык бабай»).

3.Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән… («Имән»).

4.Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез! . . . («Җилләр»).

5.Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем… («Маэмай»).

6.Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар… («Кызыл ромашка»).

(Җыр “Кызыл ромашка”)

А.Б. Бу сынауларны да сез бик тиз үттегез, укучылар.

Өченче тукталыш.

Безнең сынаулар дәвам итә. Өченче тукталышта сез Муса Җәлилнең тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирергә тиеш булырсыз.

1.Муса Җәлил ничәнче елда туа? (1906).

2.М.Җәлилнең абыйсы кем исемле? (Ибраһим)

3.Шагыйрьнен тормыш иптәшенең исеме? (Эминэ)

4.Муса Җәлил кайсы өлкәдә туган? (Оренбург)

5.Әтисенен исеме ничек? (Мостафа)

6.Муса Җәлилнең кызының исеме ничек? (Чулпан)

7.Ничәнче елда һәлак була? (25август,1944)

А.Б. Укучылар, Муса Җәлилнең язган шигырьләре күп, әдәби байлыгы зур. Шуңа күрә Җәлилнең исемен мәңгеләштерү өчен пароходларга, шәһәр урамнарына аның исемен бирәләр. Ул хөкүмәтебезнең иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек булды.

Хәзер Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләрсез.

Укучылар, без бүген Муса Җәлилнең туган көненә багышлап кичә үткәрдек. Бөек шагыйребезне сез ни дәрәҗәдә белгәнегезне ачыкладык.

Шагыйрь кыска гомер кичерсә дә, анын исеме мәңгелек.

(Жыр: «Салют сина, Муса Жэлил»).




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Батырларны? батыры син, ??лил.

Автор: Мурзина Гюзель Миргалимовна

Дата: 12.03.2015

Номер свидетельства: 185387


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства