kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Б?ек ?и??г? - 70 ел.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Этот сценарий  под названием "70 лет Великой Победе" который составлен и проведён мной (очень похожий в прошлом на передачу Первого канала "От всей души") с участием ветеранов ВОВ, родителей потерявших своих сыновей в  Афганской, Чеченской войне. Эпиграфом к мероприятию стали строки "Час мужества пробил на наших часах, и мужество нас не покинет". Звучали поэтические строки о горе и слёзах, о мужестве и стойкости, о нежности и любви, о подвиге и победе. И пусть многие парни пали смертью храбрых на пути к Победе, но они всегда остаются с нами в наших сердцах и нашей памяти, именно поэтому звучали строки стихов известных поэтов. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Б?ек ?и??г? - 70 ел.»


Р. Я. Йосыпова,

Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль белем учреждениесе

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


9-11 нче сыйныфлар өчен ветераннар белән сәхнәләштерелгән очрашу кичәсе

Тема: Бөек Җиңүгә – 70 ел

Кичәнең барышы

Кичә “Чын күңелдән” (“От всей души”) тапшыруы формасында алып барыла. Сәхнәнең түренә “Бөек Җиңүгә – 70 ел” дип язылган. Сәхнәдә шәмнәр, өстәл, астарак өстәл һәм урындыклар, чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән зал. Мультимедиада сугыш рәсемнәре, фотографияләр һ.б.

Югары сыйныф укучылары бәйрәм вальсы бииләр. Кинәт музыка тынып кала.

Укучылар чыгышы:

1 нче укучы: Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады;

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Бар халык та утка атлады.

Яшүсмерләр керде ялкынга,

Алып керде йөрәк җырларын.

Батырлыкка әйдәп, җыр үтте.

Халык узган җиңү юлларын.

2 нче укучы: Туган җирнең һәрбер почмагында

Чын гаделлек сакта тора иде,

Кайсы гына яктан яу килсә дә,

Безнең көчкә башын ора иде.

3 нче укучы: Без шат идек, бездә иде бәхет,

Тулып-ташып сулар ага иде,

Күктә йөзгән кояш, йолдыз, айга

Сөенеп-көлеп күзләр бага иде.

4 нче укучы: Кинәт илгә әллә нәрсә булды,

Гөлләр корыды, йортлар яндылар.

Көтелмәгән җирдән сугыш чыкты,

Шәһит каннар ташып актылар.

Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк!

5 нче укучы (солдат киеменнән):

Минем өстән пуля яуса да,

Җәрәхәттән каннар тамса да,

Халкым өчен постта торырмын,

Халкым өчен тугры булырмын.

6 нчы укучы(солдат киеменнән):

Авырлыклар миңа килсә дә,

Барыр юлым дошман киссә дә,

Тереләй бирелмәмен дошманга,

Хыянәт итмәм Татарстанга!

Барысы бергә: Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барысы синең өчен.

7 нче укучы: Тальян гармун сузар җиңү көен,

Мин кушылып бер җыр җырлармын.

Мин ул җырны сугыш кырларында

Синең өчен генә чыгардым.

Татар Мәдәнияте үзәге ветераннары җырлый.

Алып баручы сәхнәдә шәмнәр кабыза. Залда утлар сүнгән. Хәрби киемле кешенең фотосурәтен тотып “Шомырт чәчәге” шигырен укый. Экранда сугыш елларындагы фронт күренешләре башта тавыш белән бара, аннан укучылар сөйләгәндә тавышсыз кадрлар күрсәтелә.

“Солдатлар”җыры башкарыла.

“Священная война” көе астында

Алып баручы: Сугыш дигән шомлы хәбәр Бөгелмәгә дә бик тиз килеп җитә. Бөгелмә шәһәре һәм районы фронтка үзенең арысландай 14.844 кешесен озата, шуларның 4.475-е туган якларыбызга әйләнеп кайтмый. Алар арасында исемнәре тарих китабына алтын хәрефләр белән язылган 9 Советлар Союзы Герое да бар. Бүген бездә кунакта исеме бөтен дөньяга билгеле булган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тормыш иптәше Гыйльминур апа. Очрашуга батырның кече улы Әнвәр абый да килде. Без сезне күрүебезгә бик шатбыз. Сезне сәхнә түренә чакырабыз. Рәхим итегез.

1 нче укучы: Мәрхәмәтле дә Ул, батыр да,

Яуда яшен сыман яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да

“Мин батыр!”-дип гайрәт чәчмәгән.

2 нче укучы: Ия булган тыйнак холыкка,

Ядкарь итеп исмен язмаган.

Әмма илен соңгы сулышта да

Күңелендә йөрткән, назлаган.

3 нче укучы: Иң хәтәрен юлның сайлап ул,

Кыю кичкән үлем даласын!

Яшь буыннар өчен маяк ул,

Рухландырыр балам баласын.

Барысы бергә: Олы җанлы ирләр сугышта,

Уйлый илен соңгы сулышта.

Алып баручы: Бу югарыда әйтелгән шигырь юллары Газинур Гафиатуллинга һәм аның гаиләсенә багышланды. Гыйльминур апа! Сезгә шундый сорау бирәсем килә. 1) Менә мондый истәлекле көннәрдә, мондый моңлы, ямьле язларда сез ниләр кичерәсез? 2) Сугыш башланганчы Газинур абый белән байтак кына гомер иткәнсез, әйтегез әле, Герой абыебыз гади, тыныч тормышта ниндирәк иде?...

Алып баручы: Юк, ул үлмәде, батырлар үлми. Ул якташлары, туганнары каршына һәйкәл булып кайтты. Якташлары аның исемен мәңгеләштерде. Дөньядагы һәрбер кеше дә тормышта үзеннән соң герой – якташыбыз кебек онытылмас эз калырлык итеп яшәсә иде.

4 нче укучы: Бүген аңа тагын бер кат

Башыбызны иябез.

Якташ абыебызны

Кичәгедәй сөябез.

5 нче укучы: Күрәсеңме, тантанага

Килгән күпме кунаклар.

Һәрберсенең йөрәгендә

Сиңа булган теләк бар.

6 нчы укучы: Сез карагыз безгә бүген,

Һәрбер йөздән

Елмаю һәм көлү сибелә.

Газинурдай кыю булырга,

Теләгебез ашсын тормышка.

Барысы бергә: Сүз бирәбез (3 мәртәбә) (бер укучы бүләк бирә). Сезгә яз бүләге тәкъдим итәбез. Уңышлар, сәламәтлек телибез! (Кунаклар урыннарына утыралар).

Җырлый Зиятова Лена “Әнием”.

“Җиңү көне”җырының 1 куплеты уйнатыла.

Алып баручы: Әйе, бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә инде 65 ел илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 65 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк! Иптәшләр! Бер минут тынлык игълан итәм. (зал тын кала). Елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итә алмыйча, арабыздан киткән ветераннарыбызны да онытмыйк. Исәннәрен күз карасыдай саклыйк, хөрмәт итик.

Алып баручы: Ә хәзер икенче кунагыбыз белән таныштырам. Менә хәзер күрерсез! Күпме авырлыклар, туганнарының, дус ишләренең авыр хәсрәтләрен, ачлык дигән явыз карчыкны күрүдән дә курыкмаган, бирешмәгән, һаман да элеккечә, егетләрчә җир җимертеп җырлап яши торган ветераннарыбыз да бар. Аларны бер күрү күңелләргә дәрт бирә, тормыш мәшәкатьләрен оныттыра. Алар елтыр-елтыр медальләрен тагып урамнан үткәндә, әллә нинди бер тирән горурлык белән горурланасың, аны күрүеңә шатланып куясың.

Шундыйларның берсе – Нәҗип ага Газизов. Дәһшәтле Бөек Ватан Сугышы башланганда бу асыл егетләрнең берсе урта мәктәптә белем алуын дәвам иткән була. Аның әтисе Талыйп абыйны 1941 нче елның сентябрендә сугышка алып китәләр. Берсеннән-берсе кече 5 бала белән кала Шәмсенур апа. Талыйп абый сугышка киткәндә басу капкасыннан чыккач, тормыш иптәшен кочагына алып: “Елама, карчык, минем урынга зур улым – Нәҗибем кала сиңа ярдәмгә”- дип юатып, саубуллаша.

  • Нәҗип абый, әйтегез әле, зинһар, әтиегезнең ышанычын акладыгызмы? Шул вакытта килеп туган кыенлыклар турында сөйләсәгез иде. (Ветеран җавабы)

Алып баручы: Әйе, Нәҗип абыйга бу елларны күпне күрергә туры килә. 1943 нче елның 19 нчы февралендә өйгә кайгылы хәбәр килеп төшә. Шул ук көнне сугыш кырында батырларча һәлак булган әтисе урынына аның өлкән улы фронтка юл ала.

  • Нәҗип абый! Казан шәһәре янында урнашкан уку лагерендә снайперлар курсын тәмамлап, кече сержант дәрәҗәсен алгач, язмыш сезне кайларга алып китте? Сугышның нинди михнәтләрен күрдегез? Кайсы шәһәрләрне алуда катнаштыгыз? (Ветеран җавабы)

Алып баручы: Кайларда? Кайчан яраландыгыз? Анысы ничек булды? (Ветеран җавабы)

Алып баручы: 1944 нче елның 16инчы декабрендә махсус комиссия Нәҗип Талыйп улын фронтка яраксыз дип таба һәм ул култык таяклары ярдәмендә туган авылына кайтып китә.

Авылга кайткач, минем белгәнемчә, сезгә бер көн дә өйдә торырга туры килми, тылда эшләгән батырлыкларыгыз да күп бит сезнең, шулар турында сөйләсәгез иде. (Ветеран җавабы)

Алып баручы: Лаеклы ялга чыккач, ветераннар комитеты рәисе итеп сайлап кулар аны. Пенсионерларга һәм ветераннарга төрле ярдәм оештыруда актив эшли. Җырлый-җырлый эшли. Җыр белән дуслыгы аның беркайчан да өзелмәс. Клуб сәхнәләренең йолдызы ул. Салаватның Альфрет Якшембетовы булган кебек Нәҗип абыйның да ышанычлы гармунчысы Альфреты бар. Ул – Казанда үтә торган “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе лауреаты, дипломанты.

(Сәхнә артына киләбез) Алып баручы музыка астында “Кыңгыраулы яшел гармун” шигыренең 19 куплетын укый. Һәм ветеран “Зәңгәр күлмәк”җыры белән җырлап сәхнәгә чыга. “Тормыш җыры”җырын җырлый. (алкышлар белән урынына озатабыз)

Алып баручы: Табигатьтә яз. Быелгы яз, быелгы май ае аеруча үзгә. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле. Ярты гасырдан да күбрәк вакыт үтте ул дәһшәтле еллардан соң. Әмма яралардан әле һаман кан саркый. Юк, тән ярасыннан түгел, күңел яраларыннан.

Бу көннәрдә сугыш ветераннары да, тыл ветераннары да үзгәреп, яшәреп киткән төсле. Алар еракта калган кадерсез яшьлекләренә кайтып, аның һәр көнен искә төшереп уйланалар, моңсуланалар, елап-сыктап алалар. Егет чаклар, яңа гына өйләнеп, бәхет сәгадәттә яшәр еллар сугыш кырында калган. Миллионнарның гомере япь-яшь килеш өзелгән.

Ә күпме кызлар, апа, сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю-наз көтеп тетрәгән иреннәрдә һаман ачы күз яше тәме булды.

Кулларына энә-җеп тотып туачак бәбиләренә күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын онытып, сугышка китәргә мәҗбүр булды.

Алар көрәк-кәйлә тотып окоп казыдылар, йөгереп-чабып снаряд ташыдылар, зенитчылар булып күкне сакладылар, әзмәвердәй егетләрне нәфис иңнәренә салып сугыш кырыннан алып чыктылар, яраларын бәйләделәр.

Кадерле укучылар! Сугыш башланганда үзләренең әле кечкенә булуларына да карамастан, Җиңү көнен якынайтуда тылда зур ярдәм күрсәткән, күп көч куйган хатын-кызларыбыз бүген сезнең каршыда чыгыш ясыйлар. Татар мәдәнияте үзәге ветераннары чыгышы.

Алып баручы: Вакыт барысын да дәвалый, диләр. Баласын югалткан анадан сорагыз – дәваламый. Җир йөзендә адәм баласына килә торган бу иң зур хәсрәт – гомерлек газап белән бер. Ул йөрәктән җуелмый, син яшәгән кадәр җаныңда яши, синең белән бергә ләхеткә кереп ята. Моны күргәннәргә Ходай сабырлык бирсен, белмәгәннәргә – белдермәсен.

Кадерле кунаклар, укучылар! Бүген мин сезне шушындый хәсрәтле ата-аналар белән таныштырам. Хөрмәтле ата-аналар! Бүген сезнең йөрәк ярагызга кабат кагылганыбыз өчен гафу итегез. Ләкин, сезнең кайгы ул бөтенебезнең дә хәсрәте дип уйлыйм мин. Чөнки күгебез әле дә булса тыныч түгел, әле дә булса ир-егетләребезнең тимер табутлары кайта тора, тирә ягыбызда рәхимсез сугышлар дәвам итә тора. Әйдәгез, түргә узыгыз, кадерле кунаклар!

1 нче гаилә: Газизов Ильяс Рәхим улы

Газизова Фатыйма Галим кызы

Уллары Ирекне Әфган сугышында югалтканнар.

2 нче гаилә: Мөхәммәтов Зәбир Җәмил улы

Зәйтүнә Халиулла кызы

Уллары Җәмилне Чечен сугышында югалтканнар.

Алып баручы: Сезне күңелсез сораулар белән борчыйсыбыз килми. Шулай да, кадерле кунаклар, бәлки сезнең укучыларга җиткерә торган теләкләрегез, әйтер сүзегез бардыр. Рәхим итегез. (Гаиләләрне тыңлау)

Алып баручы: Ир бала – илнеке

Ил аның

Аңлармы, белерме кадерен?

Ватанга бирәсең улыңны

Өзгәләп җан кылың,

Бәгырең.

Ир бала – илнеке.

Иң элек... синеке.

Син аны тудырган, үстергән.

Өметем, дип багып,

Йөрәк утың ягып,

Ватанны сөярлек рух биргән.

Ир бала – илнеке.

Иң элек – синеке-

Ананың җан кылы, бәгыре.

Бәгыре кисәген

Иленә бирә ул.

Бел, Ватан, Аналар кадерен!

Гаиләләргә бүләкләр бирү. Урыннарына озату.

“Тынычлык турында”җыр.

Алып баручы: “Тыныч булсын һәр таң...”шигырен укый.

Булмасын ла иде бу тормышта

Гаделсезлек, михнәт, кайгылар.

Яз гөлләре булып чәчәк атсын

Күңелләрдә иң саф тойгылар.

Өзелмәсен гомере яшь егетнең

Бер мәгънәсез, вәхши сугышта...

Көмеш чәчле, газиз ялгыз ана

Яшәмәсен мәңге сагышта!..

Үссен сабый – белми “Ятим”сүзен,

Югалмасын шатлык, көләч йөз;

Ярсу яздай үтсен тормыш юлы,

Урламасын бәхетен салкын көз.

Көчсезләрдән көлмик, сузыйк кулны –

Егылганда сыкрар ярасы;

Алдау – янаулардан арындырып,

Барыр юлның салыйк яңасын!

Бар булганны саклыйк кадер белән,

Комсызланмыйк, теләп артыгын;

Сорыйк җиргә еллар иминлеге,

Тыныч булсын, диеп, һәр таңы!

“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

Алып баручы: Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык, - Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Илебез күгенең 70 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да. Очрашу кичәбез шушының белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.




















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Б?ек ?и??г? - 70 ел.

Автор: Юсупова Роза Яфасовна

Дата: 29.02.2016

Номер свидетельства: 300433

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(90) "Ашы? саба? "Е?бек т?рбиесі мен ?йдегі е?бек т?рбиесі""
    ["seo_title"] => string(63) "ashyk-sabak-ien-biek-t-rbiiesi-mien-uidieghi-ien-biek-t-rbiiesi"
    ["file_id"] => string(6) "323005"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1461739450"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(36) "Е?бек-б?рінде же?бек "
    ["seo_title"] => string(28) "ien-biek-b-rindie-zhien-biek"
    ["file_id"] => string(6) "160161"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422010191"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(36) "Е?бек б?рінде же?бек "
    ["seo_title"] => string(30) "ien-biek-b-rindie-zhien-biek-1"
    ["file_id"] => string(6) "160644"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422097317"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(89) "?лы  жібек  жолыны?  ?алыптасуы  ж?не тарихи  ма?ызы "
    ["seo_title"] => string(58) "u-ly-zhibiek-zholynyn-k-alyptasuy-zh-nie-tarikhi-man-yzy-1"
    ["file_id"] => string(6) "175231"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1424252701"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(128) "М?мкіндігі шектеулі балаларды? бойында?ы е?бек да?дыларын ?алыптастыру"
    ["seo_title"] => string(70) "mumkindighishiektieulibalalardynboiyndagyienbiekdagdylarynkalyptastyru"
    ["file_id"] => string(6) "300384"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1456724362"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства