Мин берничә ел дәвамында “Дәресләрдә милли-төбәк компонентлары” дигән тема буенча эшлим. Әлбәттә, бу очраклы түгел. Бүгенге көндә укучыларга үз кыйблаларын табарга ярдәм итү, аларда якташ язучыларыбыз иҗатын белергә омтылыш тудыру, туган якка, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, күңелләрдә милли горурлык хисләре уяту максатыннан башлаган эш бу. Аннары районыбызда туып- үскән, хәзер инде республика күләмендә танылган шәхесләребез дә күп бит. Ләбиб Айтуганов, Чыңгыз Мусин, Габдулла Галиев, Әлфирә Фәтхетдинова, Фазыл Шәех, Гөлзадә Әхтәмова, Резидә Заһретдинова, Әлфирә Низамова кебек язучы- шагыйрьләребез белән без бик горурланабыз.
Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә. Аларның иҗатын өйрәнү, әсәрләре буенча фикер алышу укучылар күңелендә тирән эз калдыра. Бездә үсеп килүче яшь талантлар да бар. Укучыларны төбәгебезнең данлы шәхесләре белән горурланып яшәрлек, аларның эшен дәвам итәрлек итеп тәрбияләү - безнең төп бурыч булып тора.
Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә якташларыбыз,балалар иҗатына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Укучыларда үз яшьтәшләренең иҗатлары кызыксыну уята, чөнки бүгенге яшь буынны нәрсә борчыганы һәм нинди темалар кызыксындыруы турында алардан да яхшы белүче юктыр, мөгаен. Мин сезнең игътибарга язмышы тетрәндергеч булган, ә иҗаты күпләрдә кызыксыну уяткан яшь шагыйрә - Резидә Заһретдинова иҗатына багышлап үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәнең бер үрнәген тәкъдим итәм.
Кичә якташыбызның тормышы һәм иҗатына күзәтү ясау; сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру; әхлаклылык сыйфатлары формалаштыру; шигърияткә, туган якка, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Ул Р.Заһретдинова иҗатына багышлап чыгарылган стена газетасы, компьютер, “Ачылмаган гөлчәчәк” китабы белән җиһазлана. Кичәдә башкарылган җырлар Р. Заһретдинова шигырьләре, Р.Гобәйдуллин көе.
Чәчәккә тиң гомер.
Кичә барышы.
Укытучы.
Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар, авылдашлар! Бүген мәктәбебездә шигърият бәйрәме. Ягъни яшь шагыйрәбез, ачылмаган гөлчәчәк – Резидә Заһретдинованың иҗат кичәсе. Кызганыч, Резидәнең гомере вакытсыз өзелә. Бүген яңгыраячак җылы сүзләр аның рухына дога булып барсын иде. Резидә туры сүзле, гадел, тыйнак, бик тә кыю, намуслы һәм туган ягын, якыннарын, дусларын, табигатьне ихлас яраткан кыз булып безнең күңелләрдә саклана.
( Кошлар тавышы яңгырый.)
1а.б.
“Мин туганмын” шигырен укый.
Мин туганмын җәй көнендә,
Майның унбишләрендә.
Юк ла инде, алай түгел,
Тын июнь кичләрендә.
Мин туганмын җәй көнендә,
Чәчәкләр бәйләмендә.
Юк ла инде, алай түгел,
Сабантуй бәйрәмендә.
Мин туганмын җәй көнендә,
Кояш чыккан чагында.
Сабантуйны да күргәнмен
Әнием кочагында.
2а.б.
Резидә Илдус кызы Заһретдинова Татарстан Республикасы, Әгерҗе районы, Девятерня авылында 1982 нче елның 7 нче июнендә дөньяга килгән. Резидә табигать серләрен аңларга теләп, иркен болыннарда, су буйларында, чәчәкләргә, күбәләкләргә сокланып йөрергә яраткан. Нәкъ менә шул гүзәл җирләрдә туган шигъри юлларны ул куен дәфтәренә язып барган.
Шаян җырлар языйм әле,
Уйнагыз да, көлегез.
Бу сүзләрне ихлас язган
Резидә дип белегез.
1а.б.
Хыялга бай кыз каләмен төрле жанрларда сынап карый, шигырьләр белән бергә хикәяләр дә яза, кроссвордлар да төзи. Кайберләрен ”Сабантуй” газетасына җибәрә. Соңгысы буенча хәтта призлы урын да ала.
Резидәнең шигырьләрен укып та туялмассың: шулкадәрле үзәк өзгеч моң, сагыш, шул ук вакытта илаһи сафлык, балаларча бер катлылык бар аларда.
“Күбәләгем” җыры ( Р. Заһретдинова сүзләре, Р. Гобәйдуллин көе)
2а.б.Әле 13 яше генә тулган Р.Заһретдиновага бу фани дөньядан бик иртә аерылырга туры киләсен аңа Ходай тагәлә үзе сиздергән, ахрысы. Аның шигырендә мондый юллар да бар:
Узган җәйләр гамьсез үткән иде,
Быелгысы никтер үзгәрәк.
Бер сәбәпсез җаным бәргәләнә,
Гүя тозактагы күбәләк.
Елгаларым, болыннарым белән
Бәхилләшеп киләм кай көндә.
Мондый халәт миндә генә микән?
Буламы ул әллә һәркемдә?
1а.б.
13 яшь – кеше гомере өчен бик аз вакыт. Чәчәккә бөреләнгән гөлчәчәктәй тормышы ачылырга өлгермәде. Ләкин күңелендә бөреләнгән изге хисләр аның якты истәлеге булып чәчәк атты. Резидә табигатьнең илаһи бер гөле кебек. Аның күңелендә бер генә тузан бөртеге дә юк. Ул кешелек җәмгыятенә зурларча фикерләве белән мөрәҗәгать иткән. Язмаларында табигатьне саклау, бердәм көч, кешеләрнең табигатькә мөнәсәбәте проблемаларын күтәреп чыга. Шуңа күрә ул үзенең көндәлегенә әрнеп-сыкранып: “Җырларда җырлана торган каеннарыбыз бармы соң? Бар алар, анда берәү, тегендә икәү, күренеп тора. Берничә елдан шул каеннарыбыз да юкка чыга түгелме соң? Кем юк итә соң аларны?” – дип язып куйган. Үзе үк җавап та биргән: “Ике аяклы, ике куллы ерткыч – кеше! Нинди генә әшәкелекләр эшләми ул. Уян, төзәт хатаңны кеше!” Ул “Ботакны кем сындырган?” хикәясендә табигатькә кырын караган, андагы треклекне рәнҗетүчеләрне тасвирлап язган.
“Ботакны кем сындырган?”хикәясе сәхнәләштерелә.
2а.б. Резидә Заһретдинова елның барлык фасылларын да яраткан; аларның һәрбер мизгелен каләме аша уздырган. Хәзер аның шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе үткәрәбез.
(Укучылар Резидә Заһретдинова шигырьләрен яттан сөйлиләр.)
Яз
Әй, яратам яз көнендә
Тып-тып тамчы тамган таңны.
Башымда – хыял давылы,
Матур уйлар бизи җанны.
Әгәр җирдә гел яз торса,
Сайрап торса һаман кошлар,
Көзләрен яңгыр яумаса,
Килмәсә сап-салкын кышлар,
Ничек булыр иде дөнья?
Булмас иде бик үк ямьле.
Күп ашасаң, бал да ачы,
Чәй эчкәндә генә тәмле.
Бу дөньяның чәчәкләре
Бу дөньяның матурлыгын
Кайчан күреп бетерим соң?
Ничек кенә чиксезлекне
Күз алдыма китерим соң?
Бу дөньяның чәчәкләрен
Бетерәлмәм инде җыеп.
Их, рәхәт шул яшәүләре
Бәхет тоеп, шатлык тоеп.
Бу дөньяның чәчәкләре
Калсын әле киләчәккә,
Җирдә бетсен яман исләр
Күмелсен ул гөлчәчәккә.
Кышлар үтәр
Кышлар үтәр,
Шаулы язлар җитәр.
Кошлар сайрар туган төбәктә.
Күңелемдә быел яз булмастыр,
Гөлләр чәчәкләнмәс йөрәктә.
Язлар җиткәч кайтырсыз бит, дуслар,
Якын итеп туган якларны?
Миндәй гади җаннар таптыгызмы?
Якын иттегезме ятларны?
Сагынасыздыр,
Әйе, сагынасыздыр
Туган авылыбызның күлләрен.
Көтә сезне инеш-тугайларым,
Көтә сезне нәфис гөлләрем.
( Башка шигырьләре дә яттан сөйләнә һәм нәтиҗә чыгарыла)
1а.б.
Чәчәкләрдән чәчәкләргә кунып очкан күбәләкләрдәй, Резидә биергә, уйнарга яраткан. Аның яраткан биюләреннән берсе башкорт биюе булган.
(Малайлар башкаруында башкорт биюе.)
2а.б.
Сандугач сайрый язларда,
Сызылып таң атканда.
Ничек җырламый түзим соң
Яшьлегем уятканда, - дип яза Резидә “Сандугач канат кагына” шигырендә. Күрәсең, Резидә җырларга да хәвәс кыз булган. Күңел җырларында табигатькә мәдхия җырлаган.
“Чәчәкләрем” җыры башкарыла.
1а.б.
Бөек шагыйрь Х.Туфан болай дигән: “Шагыйрьләрнең күңелен беләсегез килсә, аларның шигырьләрен укыгыз, чөнки шигырьләрендә алар алдаша алмыйлар”. Әйе, Резидә Заһретдинова шигырьләрендә дә – аның эчкерсез күңеле, саф хисләре, киләчәккә якты өметләре...
Исемем матур – Резидә шул,
Мәңге шиңмәс гөлчәчәк.
Гөлләр кебек булыр әле
Минем якты киләчәк, - дип яза ул.
Ә икенче бер шигырендә:
Күңелем боега кайчак,
Үтәр кебек бала чак.
Әҗәл килсә дә бер заман,
Шигырьләрем калачак, - дип яза.
2а.б.
Резидә Заһретдинованың киләчәге гөлләр кебек матур, якты булыр иде. Чөнки аның шигырьләре үзләренә тиешле көйләр таптылар. Бу көйләрнең авторы – Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Ринат ага Гобәйдуллин. Ул Р.Заһретдинованың унлап шигыренә көй язган. Ринат ага бу шигырьләр турында: “Мин бер авторның да бу кадәр шигырьләренә көй язганым юк иде әле. Әле авторы да нинди. 13 яшендә фаҗигале төстә вафат булган бер кызчык. Аның шигырьләре үзләре көй сорап торалар”,- ди. Р.Заһретдинованың “Авылым”, “Әнкәм пешергән коймак”, “Күбәләгем”. “Колынкаем” һәм башка шундый җырлары балалар тарафыннан бүген дә яратып җырланыла.
“Авылым”җыры башкарыла.
1а.б.
Әти-әни, әби, якын туганнар, дуслар – Резидә иҗатында еш кабатланган образлар. Гаилә әгъзалары белән бәйле аерым вакыйгалар аның бер шигыреннән икенчесенә күчерелеп, отылышлы итеп үстерелә бара. Нәтиҗәдә, эчкерсез мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелекнең гаиләне һәм нәни геройны берләштерү ассызыклана.
Әнкәң сине бик ярата,
Әтиең сөеп тора.
Хәвеф-хәтәр булмасын, дип,
Әбиең теләп тора.
2а.б.
Гаилә – балага үзенең хис-кичерешләрен, яратуын күрсәтү өчен беренче уңай шарт. Шунлыктан, мондый шигырьләрдәге хис-кичерешләр нигездә беренче зат исеменнән сөйләнә. Резидә, үзенең киләчәген ничек күзаллый, шигырьләрендә аны шул рәвешле чагылдырырга омтыла:
Әни булсам, охшармын әниемә,
Әби булсам, охшармын әбиемә.
1а.б.
Резидә Заһретдинованың кайбер шигырьләрендә, мәсәлән, геройның эчке монологы яки дуслары белән сөйләшү-аралашу, яки кош-корт, җәнлекләргә мөрәҗәгате чагылыш таба. “Кил син, дустым”, “Колынкаем”, “Күбәләгем”, “Актүшем” моңа ачык мисал булып тора.
“Актүшем”җыры башкарыла.
2а.б.
Резидә Заһретдинованың фаҗигале үлеме әти-әнисе, туганнары, мәктәбебез, авылыбыз халкы, хәтта татар әдәбияты өчен зур югалту була. Кем белә, озын гомер юлын үтеп, зур тәҗрибә туплап, армый-талмый иҗат итсә, бәлки ул да татар әдәбиятының башка шагыйрьләре рәтендә урын алыр иде. Ләкин безнең өчен Резидә Заһретдинова Девятерня авылыннан чыккан шагыйрәбез, якты йолдызыбыз булып күңелләрнең иң түрендә саклана.
1а.б.
Резидә Заһретдинова иҗатына багышланган кичәне Рамилә Моратованың аңа багышлап язылган шигыре белән тәмамлыйсы килә:
Резидәкәй – гөлкәй,
Гомерең синең
Бер саплам җеп, бары бер саплам.
Ләкин изгелегең, матур эшләреңнең
Очына чыгып булмый хисаплап.
Резидәкәй – гөлкәй,
Җил-яңгырдан,
Давыллардан саклый алмадык.
Җырларыңны саклап, яшәтә алсак,
Шушы булыр синең дәвамың.
Укытучы.
Әйе,укучылар, кешеләр күңелендә якты истәлек, матур җыр булып калу өчен озак яшәргә кирәкме икән? Юктыр, әнә 13 яшендә фаҗигале төстә һәлак булган Резидәнең шигырьләрен укып, күпме кеше аның рәхим-шәфкать тулы күңеленең байлыгына сокланалар. Резидәнең иҗаты алга таба да өйрәнеләчәк һәм яратып укылачак дип ышанып каласы килә.