Тема : Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби музыкаль кичә.
.
Алып баручы :
Хак тәгалә әмере белән җиргә раушан көзге иңде.
Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.
Ятимлек һәм фәкыйрьлекне яшьләй белде.
Михнәтен күп биреп,тормыш аз күрсәтте ямен.
Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен янды, көйде.
Моңсуларны моңландырды, сукырларның ачты күзен,
Телсезләрне телле итте, сихри шигыре, тугры сүзе.
Кыска булды гомер юлы, иртә сынды моңлы сазы.
Шат яз бүләк итте аны,- алып китте кайгы язы.
Вакыт үтсә дә сүнми бит, күктә балкыган ярымай.
Тукай безнең арабызда, алгы сафларда көрәшә.
Тел яшәгән милләт яшәр, халкым яшәр, дип эндәшә.
1нче укучы:
Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз,
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр,-дибез.
2нче укучы:
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
Су анасы, Шүрәлеләр-
Безнең дуслар барысы да.
3нче укучы:
Даны барның җирдә җыры булыр
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
4нче укучы:
Бөек Тукай, синең исемең белән
Телем ачтым сабый чагымда.
Шигырьләрен укып ләззәтләнеп,
Кабатладым һәрбер таңымда.
5нче укучы:
Кара кәләпүшле матур рәсемең
Һаман торды минем каршымда.
Киләчәктә алга җитәкләде,
Кабатладым һәрбер таңымда.
6нчы укучы:
Өебезне нурландырып торган
Бу рәсемгә һаман баш иям.
Син бит халкыбызның горурлыгы
Бөек шагыйребез син!-диям
Күбәләк очып керә. Малай чәчәкләргә су сибә.
Малай: Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда,
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы,
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
Кыз: Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья,сабыр җитми.
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.
Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз!
Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган тавышлар ишетелә .
Кыз: Тукта,чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра?
Бии-бии Шүрәле керә. Кыз качарга тели.
Шүрәле: Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак-угры түгел.
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.
Кыз: Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.
Кыз: Ярый абыем килгәнче уйныйк бераз кети-кети.
Былтыр килә.
Шүрәле: Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.
Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,
Тик сине шартыма күнмәссең, диеп мин уйлыйлыймын.
Шүрәле: Нәрсә шартың,сөйлә, и бичара адәмчек кенәм.
Былтыр: Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән ярык
Шул җиреннән нык кына син тот,и урман сарыгы.
Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле кычкыра, үзенә ярдәмгә әкият геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак тоткан су анасы керә.
Су анасы: Утырасыңмы? Бик яхшы.
Күптән шул кирәк сиңа.
Балаларны куркытып,
Йөрисең инде шунда.
Әйдә, Шүрәле, тор урыныңнан,
Кичәгә алып барам.
Бар балалар көтә безне
Мин сине озатып калам.
Шүрәле бүрәнә күтәреп, Су анасы белән китмәкче булалар. Кәҗә белән сарык керәләр.
Кәҗә белән сарык: Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Былтыр кайда? Без монда бөтенебез дә кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек улы Г. Тукайны искә алырга килдек.
Алып баручы: Сөекле Тукаебызның ямьле апрель аенда туган көне. Тукайны оныткан икән, димәк ул, Туган телен дә онытачак.
Алып баручы залга сораулар бирә?
Г. Тукайның туган көне кайчан?
Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?
Сәхнәдәге әкият геройларыннан кайсысы артык?
Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә булырга тиеш?
Алып баручы: Менә дусларым,нинди күңелле кичәбез ахырына да җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” әсәре белән кичәбезне тәмамлыйбыз.
(Күмәкләшеп , “Туган тел” җыры җырлана. )
Алып баручы: Сезнең белән хушлашырга
Матур сүзләр эзлибез.
Тормышыгыз гүзәл булсын,
Ак бәхетләр телибез.
(Кунаклар белән хушлашу.)