Г.Тукайның “Таз” шигырен сәхнәләштерү
(Сәхнәдә казый абзый чыбык белән, каршысында шәкертләр тезләнеп утырган.)
(Сәхнә аша Вилдан 2 тапкыр чыгып китә)
Укучылар җырлыйлар: (“Зәңгәр шәл” көе)
Күп укыдык мәдрәсәдә,
Аңламадык бернәрсә дә.
Казый абзый укытты,
Таяк белән куркытты.
Таз (казый абзыйның чыгып китүен күреп):
Казый абзый йөри бирсен
Без такмаклар әйтешик.
Акбүз атның яхшысы
Ал чәчәкне таптамас;
Җебеп торган егетләрне
Бер китап та мактамас.
1 нче укучы (алга чыгып, сөйли башлый):
Аягына сандал кисә,
Җиңел атлаучан була;
Тиле кеше һәрвакытта
Үзен мактаучан була.
(Калганнары да бер-бер артлы чыгып сөйлиләр.)
2 нче укучы:
Акбүз атның яхшысы
Ал чәчәкне таптамас;
Җебеп торган егетләрне
Бер китап та мактамас.
3 нче укучы:
Олы юлдан берәү килә,
Кулына тоткан чемодан;
Кичә битен юган иде,
Бүген битен юмаган.
4 нче укучы:
Ике тавык җырлап йөри,
Үрдәк гармун уйната;
Шул тавышка чыдый алмый
Ата каз елап ята.
5 нче укучы:
Иртән торып тышка чыксам,
Тараканнар кар көри.
Чикерткәләр, түфли киеп,
Урамда биеп йөри.
-Әллә без дә биеп алабызмы? (татар биюе)
Автор:
Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай,
Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.
Бик тирән башындагы каткан бүрек,
Бер дә салмый, булмый һич башын күреп.
Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар:
6 нчы укучы:
Ыргыдан, мыргыдан,
Мәче йөри колгадан.
Мәче түгел, ата каз,
Ата казның башы таз.
(Шулай дип әйтә дә, Тазның башыннан бүреген тартып ала. Тазның пләш башы ялтырап китә.– дип шаркылдашып көлешә башлыйлар.)
Барысы да: “Әй, кояш чыкты! Кояш чыкты!”
Автор:
Ул заман без барчабыз бик кечкенә,
Зурыбызга яшь булыр унөч кенә.
Башчыбыз Таз, бер заман без уйнадык,
Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.
Аһ, бәла! Безне казый күргән имеш,
Уйнаганны ул карап торган имеш.
(Бу вакытта казый абзый килеп керә, кулында тал чыбыгы. Шәкертләргә тал чыбыгы белән яный.)
Казый:
Кәефегезне бик тиз кыскартам,
Хәзер үк үзегезне хөкемгә тартам.
Автор:
Куркышып казыйга тезләндек хәзер,
Төрле юл котлырга эзләндек хәзер.
7нче укучы:
Казый абзый, безне син кызган,
Бар усаллыкның башы шул Таздан.
Казый:
И кизү! Бар тиз китер, ул кайсы Таз?
Мин башын кашыймчы ул Тазның бераз.
(Тазны алып киләләр. Барысы да куркышып утыралар.)
Автор:
Килде Таз.Без тик торабыз куркышып,
Барчабыз бер төсле хәсрәткә төшеп.
Казый:
Ят! Сузыл! И Таз пәри!
Тал чыбыктан син котылмассың!
(Бер-ике сукты казый, бу ни эш? Ишетеләдер каты нәрсә тавышы. Ә Таз берни дә булмагандай ята бирә.)
Автор:
Бер-ике сукты казый, -бу нинди эш?
Бер дә чож- чож итмидер суккан тавыш.
Нәрсәдер бар монда – бер алдау эше,
Ишетеләдер каты нәрсә тавышы.
Казый:
Нәрсә бар? Таз аркасында нәрсә бар?
Автор:
Камзулын Тазның күтәреп баксалар:
(Камзулын күтәреп карасалар, аркасына фанер такта бәйләнгән.)
Казый (башын чайкап):
Ах, Таз пәри!
Котылу юлын тапкан бит.
Аркасына ныклап,
Такта бәйләп куйган бит.
Автор:
Хәйлә иткән монда да ул – Таз явыз,
Белмәгә мөмкин – рәсемгә баксагыз!
Казый абзый куйды шаркылдап көлеп,
Гайрәте сүнде, кызык эшне күреп.
Безне гафу итте, сугалмый калды ул,
Тал чыбыкка яткыралмый калды шул!
Таз (алгарак чыгып):
Үгез арка аралый,
Бозау тырма тырмалый,
Егет булып үскән чакта
Төрле хәлләр булгалый.
(Бергәләшеп баш ияләр. Сәхнә ябыла.)