Габдулла Тукайны? 130 еллыгын билгел?п ?т? ?чен
Просмотр содержимого документа
«“Й?р?кл?рд? Тукай эзл?ре, к??елл?рд? Тукай с?зл?ре!”»
“Йөрәкләрдә Тукай эзләре,
Күңелләрдә Тукай сүзләре!”
(әдәби кичә)
Альбина. Бәйрәм бүген! Халкыбызның сөекле улы- бөек шагыйребез, Тукаебызны искә алу көне.
Илзирә. Әйдә, дускай шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән кичерик әле
Владик. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Петя Әти-әнисе үлгәннән соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр… Әмма соңгы сулышына кадәр Тукай татар милләте, татар теле белән горурланган…
Вадим. Асрамага бала, әй, кем ала?
Язмыш кырыс, язмыш битараф.
Алмасалар, кабык арбаларны
Алып китәр иде кай тараф?
Инсаф: Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән Габдулланың алдагы тормышы Кырлай авылы белән бәйле.
Ваня. Кырлайда нәни Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Анда булган кызыклы хәлләрне ул үзенең шигырьләрендә яктырта.
Рузил. Ул авыл малайлары белән – су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә - ул да печәндә; урагы җитсә, ул да уракта була.
Руслан. Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне әтисенең дусты эзләп таба да, Җаек шәһәренә алып китә.
Илзирә. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 19 яшьлек Габдулла яңадан Казанга кайта.
Альбина. Шул кыска вакыт эчендә дә, ул балалар, олылар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат иткән.
Петя. Котлы булсын ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне.
Тукай көне, Тукай көне –
Туган телнең туган көне!
Вадим. Тукай исән.
Җыры күңелләрдә, яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Руслан. Гасыр аша шәкертләрең санап,
Күренмичә безгә дәшәсең.
Югалмасын син калдырган мирас,
«Әллүки»ле көең яшәсен!
Кичәнең икенче өлешендә һәр сыйныфтан Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр. Тукай сүзләренә язылган җырлар башкаралар.