kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конкурс-акция "Мин татарча с?йл?ш?м"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:

  • татар телен ?йр?н?г? кызыксынуны к?ч?йт?;

Бурычлар:

  • а?лап фикер й?рт?не ?стер?, алдагы  эшч?нлекк?    юн?леш бир?;
  • Г.Тукайны? тормышын ??м и?атын тир?нтен ?йр?н?г? тел?к тудыру;
  • укучыларны? интеллектуаль и?ат ?сешен ки??йт?, диалогик ??м монологик с?йл?м к?некм?л?рен ?стер?;
  • туган якка м?х?бб?т уяту, горурлык хисе т?рбиял??.

 

 

?и?азлар:Тукайга багышланган  презентация, компьютер, мультимедиа,

                   “Мин татарча с?йл?ш?м” логотиплары.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«конкурс-акция "Мин татарча с?йл?ш?м"»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ

АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН

3 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ








“Мин татарча сөйләшәм!”

уен -бәйгесе эшкәртмәсе



7 нче сыйныф рустелле төркемнәр өчен


Үткәрде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хисамиева Резедә Әнис кызы






Бөгелмә, 2015




Максат:

  • татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү;

Бурычлар:

  • аңлап фикер йөртүне үстерү, алдагы эшчәнлеккә юнәлеш бирү;

  • Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә теләк тудыру;

  • укучыларның интеллектуаль иҗат үсешен киңәйтү, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

  • туган якка мәхәббәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү.



Җиһазлар:Тукайга багышланган презентация, компьютер, мультимедиа,

“Мин татарча сөйләшәм” логотиплары.



Тукай турында презентация.


1 алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүген без сезне тылсымлы тел дөньясына сәяхәт итәргә чакырдык. Татар теленең байлыгына, матурлыгына, тапкырлыгына, могҗизасына тагын бер кат ышанырбыз. Шуңа күрә бу бәйгене Габдулла Тукайның иҗатына багышларбыз.

2 алып баручы: Җирдә яз, яз исе, яз төсе. Матур теләкләр, күркәм гамәлләр белән килсен яз. Кояшның нурлары җирне җылыткан вакытта сөекле шагыйребез Габ­дулла Тукай туган. Язгы сулар тавышы белән безнең күңелләребезгә Тукай килеп керә.

Аның сүзләре белән әйтсәк: “Дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була”. Менә сез бүген, бер-берегезгә үзебезнең татар телендә ничек матур сөйләшә һәм аралаша белүегезне күрсәтерсез.

1 алып баручы. Сегодня в нашем зале собрались 3 команды. Давайте аплодисментами их поприветствуем!

2 алып баручы. Әйдәгез, аларны алкышлар белән каршы алыйк!

( командалар сәхнәгә күтәрелә)

1 алып баручы. Хәзер уеныбызның шарты белән танышып үтик. Барлыгы 9 конкурс. Һәрбер конкурстан соң, жюри нәтиҗә чыгара. Кайбер конкурста командадан бер генә уенчы катнашачак. Уңышлар сезгә!

2 алып баручы. Хөрмәтле жюрины да читтә калдырмыйк, алар белән танышып үтик:

Бөгелмә шәһәре 3 нче урта мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары - Хәбибуллина Гөлзирә Фәиз кызы,

Бөгелмә шәһәре 3 нче урта мәктәбенең директор урынбасары - Әмирова Венера Мирхафиз кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы –Шәкүрова Рәмилә Рәис кызы

1 алып баручы. Барыгызга да бүгенге бәйгедә уңышлар, күтәренке кәефләр телибез!

2 алып баручы: По единодушному признанию ученых-литературоведов и кри­тиков Тукай — самый популярный предста­витель новой татарской литературы начала XX века. Если прежняя классическая литера­тура в основном прославляла и идеализиро­вала великих людей своего времени, то Тукай обратился к жизни и быту простого трудового народа. В его стихах явственно звучала лю­бовь к родному краю, материнскому языку.

(7А сыйныфы укучысы Зиннәтов Госман шигырь сөйли)

Родной язык, святой язык, отца и матери

язык, —

Я целый мир узнал, когда я твой чудесный

дар постиг

Качая колыбель, тебя мне в песне

открывала мать

И сказки бабушки потом я научился

понимать

Родной язык, родной язык, с тобою

смело шел вдаль

Ты радость возвышал мою, ты просветлял

мою печаль

(7А сыйныфы укучысы Хисамиева Альбина шигырь сөйли)


И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең

теле,

Дөньяда күпнәрсәбелдемсинтуган тел

аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә

көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән

синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым,

кайгым минем.


1 алып баручы: Беренче бәйге – команданың визит карточкасы. Кызыклы, мавыктыргыч һәм төгәл итеп үзегезнең команда белән таныштырырга кирәк. Итак, начнем. Первый конкурс- визитка команды.

На сцене команда № ….

Слово предоставляется жюри.


2 алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез 2 нче конкурсыбызның эчтәлеге белән танышыйк. Бу бәйге безгә иң грамоталы команданы билгеләргә ярдәм итәчәк. Барлык командага бер бирем тәкъдим ителә. Сезгә, бирелгән сүзләрдәге хаталарны табып, төзәтергә кирәк булачак (биремне урыннарда эшлиләр).


Табигат Бүльмә

Имтихан Бәйрәм

Бөгөлмә Гариза

Тугарәк Остәл

Мәкалә Җөмга

Гадель Гыйнварь

Әдапле Диңгез

Шифахәнә Рахмәт

Фәни Исәмесез

әдәби Бөек

Жюри эшләрне тикшергән арада без сезнең белән ял итеп алыйк.(Концерт номеры тәкъдим ителә )

(Сүз жюрига бирелә.)

1 алып баручы:. «Жизнь люби, люби Отчизну, все, чем жив родной народ!..» — слышится голос Тукая из далекой вечности.

2алыпбаручы.Габдулла Тукайның гомере кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торды, ул үзеннән соң күпкырлы шигъри Һәм публицистик мирас калдырды.

Ә хәзер җиңнәребезне сызганып, фикерләребезне туплап, киләсе конкурсыбызга керешик.Безтест сораулары аша Г.Тукай турындагы белемнәрегезне тикшерербез.

Тест сораулары

1. Габдулла Тукай туган авыл?

а)Өчиле; ә)Кушлавыч; б)Кырлай; в)Җаек.

  1. Тукай туган авыл хәзер кайсы районга керә? а) Биектау; ә) Арча; б)Әтнә; в)Балтач.

  2. Тукай әнисенеңисеме?

а)Саҗидә; ә)Газизә; б)Мәмдүдә; в)ЗөҺрә.

4. Тукай әтисенең исеме?

а) Сәгьди; ә)Мөхәммәтгариф; б)Мөхәммәтвәли; в)3иннәтулла.

5. Өчиледәге бабасының исеме?
а) Мөхәммәтвәли; ә)3иннәтулла;б)Галиәсгар; в)Бәдретдин.

6. "Бу... авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган
урыным булганга..."

а) Кушлавыч; ә)Сосна; б)Өчиле; в)Кырлай.

  1. Казанга асрамага бирелгәндә кайсы бистәдә яшәгән?

а) Ягодный; ә)Иске Татар бистәсе; б) ЯңаБистә; в)Бишбалта.

  1. Тукай укыган *Мотыйгия* мәдрәсәсе кайда урнашкан булган?

а) Казан; э)Уральск; б)Кырлай; в)Троицк.

9. Тукай кайсыкызга багышлап шигырьләр язган?

а) Әминә; ә) Зәйтүнә; б) Шәмсекамәр; в) Фатыйма.

10. Татар халкының гимны рәвешендә җырлана торган
Тукай шигыре?

а) "Туганҗиремә"; ә)"Туганавыл"; б)"Туган тел"; в)"Пар ат"

11. "Яшлегеңдә күп тырышсаң ..." дигән юллар кайсы
шигырьдән?

а) "Имтияз алган бала"; ә) "Сабыйга"; б)"Эшкә өндәү"; в)"Эш".

12."Шүрәле" әсәрендә кайсы авыл телгә алына? а) Өчиле; ә) Кушлавыч; б) Кырлай; в) Сосна.

  1. "Тукай" романының авторы?

а) КавиНәҗми; ә) Әхмәт Фәйзи;

б)Габдрахман Әпсәләмов; в) ӘмирханЕники

14. "Шүрәле" балетының авторы кем?
а) ЗаҺид Хәбибуллин; ә) ФәритЯруллин;

б)Нәҗип Җиһанов; в) Әнвәр Бакиров

Җаваплар өчен таблица



1.



6.



11.



2.



7.



12.



3.



8.



13.



4.



9.



14.



5.



10.







1 алып баручы: Шулай итеп, вакыт чыкты. Тест җавапларын жюрига тапшырабыз.

2 алып баручы. Киләсе конкурсыбызга да килеп җиттек. Ул “Мин татарча сөйләшәм” дип атала. Сезгә 2 минут вакыт эчендә кешеләрне татарча сөйләшергә чакыручы плакат чыгарырга кирәк. Монда сезнең эшегез матур һәм оригиналь булырга тиеш. Димәк, башладык!

1 алып баручы. Вакытыгыз чыкты. Хәзер инде аңлатыгыз, сезнең плакатыгыз нәрсәгә чакыра? Итак, время вышло. Сдаем листочки на проверку. А пока жюри проверяют ваши работы, мы приступаем к следующему конкурсу “Мин татарча сөйләшәм”. Вам нужно за 2 минуты выпустить плакат, призывающий людей говорить на татарском языке. Учитывается оригинальность и красочность вашего плаката. Время пошло. (Пока команды готовятся - концертный номер)

Ваше время вышло. Объясните, к чему вы призываете?

(Слово предоставляется жюри подводят итоги 4 и 5 конкурса)


2 алып баручы: Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

Киләсе конкурсыбызда сез күпме һәм никадәр мәкаль белеүегезне күрсәтерсез. Мәкальнең башы әйтелә, ә азагын сез тамамлыйсыз ( мәкальнең ахыры слайдта)

1 Башланган эш-беткән эш.

2 Ашыккан ашка пешкән.

3 Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

4 Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

5 Аз сөйлә, күп эшлә.

6 Балалы кеше- бай кеше.

7 Егет сүзе бер була.

8 Агач-җимеше белән, кеше- эше белән.

9 Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.

10 Уку- энә белән кое казу.

(Сүз жюрига бирелә).


1 алып баручы: Ә хәзер әйдәгез карыйк, сездән нинди тәрҗемәчеләр чыгар икән? Сезнең бурыч –русчадан татарчага төгәл һәм дөрес тәрҗемә итү.

1. Наша семья большая. В семье 7 человек: дедушка, бабушка, папа, мама.брат, сестра и я. Брату 25 лет. Его зовут Ринат. Брат работает менеджером, а сестра учится в педагогическом университете на 5 курсе.


2. Сестре 22 года.Её зовут Рашида. Мне 14 лет. Она скоро будет учительницей. У меня папа и мама тоже учителя. И дед работал учителем, он сейчас на пенсии.


3.У меня есть друг. Его зовут Альберт. Ему 14 лет. Он умный и старательный мальчик. А ещё Альберт трудолюбив. Мы друзья с детства.


4. Я живу в городе Бугульма. Учусь в 5 школе, в восьмом классе В нашей школе есть танцевальный кружок. Мне очень нравится танцевать. Скоро будет концерт.


5. Наш город- Бугульма. Для меня, он самый лучший. Здесь много красивых и памятных мест. А ещё в нашем городе родилась моя любимая певица-Алсу.


6. Моё любимое время года- весна. Весной птицы возвращаются с тёплых краёв. В это время года дни становятся длиннее, а ночи короче. 21 марта отмечают праздник Навруз.

1 нчеалыпбаручы: Сезнең вакытыгыз чыкты.Хәзер тәрҗемәләрегезне тыңлыйк. Ваше время подошло к концу. Давайте прослушаем ваши переводы.

2 нчеалыпбаручы: Бу эшне дә башкарып чыктыгыз, молодцы! Сездән бик яхшы тәрҗемәчеләр чыга икән! Ә хәзер карыйк әле, сездән нинди тавыш режиссёрлары чыгар икән? Моның өчен, сезгә мультфильмны татар телендә тавышландырырга кирәк булачак.Вы замечательно справились с переводами текстов.А теперь посмотрим, можете ли вы самостоятельно озвучить мультфильм на татарском языке(время на подготовку 2 минуты). Оценивается ваша фантазия и оригинальность ответа.

Слово жюри.

2 алып баручы.8нче конкурс- капитаннар конкурсы. Сезнең игътибарыгызга берничә фраза тәкъдим итәбез, ә сез аларны тәмамларга тиеш. Мәсәлән ,” Су анасы” әкиятен укыгач, ...(мин аннан куркып куйдым). Монда җөмләләрнең тиз, матур һәм төгәллегенә бәя бирелә. Командаларыгыз белән киңәшләшкәннән соң, җавап бирергә ашыгыгыз! Димәк, экранга карыйбыз.

Әгәр мин президент булсам , ...

Укытучы апа “бишле” куйгач , ...

Мәктәптә әниемне күргәч , ... (жюри 3 балл белән бәяли).

9 нчы конкурс

2 алып баручы. Менә дуслар, күп сынаулар үтеп, сез финалда! Димәк, сезнең йолдызлы сәгатегез сукты! Сезнең алдыгызда Тукай-публицист сүзе. Сез бу сүздән мөмкин кадәр яңа сүзләр уйларга тиеш буласыз. Һәр сүз бер бал белән исәпләнә. Башладык! Уңышлар сезгә!

1 алып баручы. Вакыт бетте, әйдәгез, сүзләрегезне укыгыз.

-Сүз жюрига бирелә.(Жюри нәтиҗә ясый.) Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз!

1 алып баручы. Кичәбезне йомгаклап шуны әйтәсе килә, татар халкының бөек улы,атаклы гуманист, мәгьрифәтче һәм фикер иясе нибары 27 ел яшәп калды. Шушы кыска гына гомерендә дә аңа әллә ничә тапкыр гаять авыр тормыш шартларын җиңеп чыгарга туры килде.Тик шулай да Тукай, көчле рухлы талант иясе,кабатланмас шәхес икәнлегенә тагын бер кат ышандык дип уйлыйбыз.

2 алып баручы. Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын,

Ак бәхетләр телибез.

Уенда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз! Уңышлар сезгә!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
конкурс-акция "Мин татарча с?йл?ш?м"

Автор: Хисамиева Резеда Анисовна

Дата: 28.12.2015

Номер свидетельства: 270862


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства