Котлы булсын дөнья бәйрәме!
8 МАРТКА концерт программасы
Алып баручы . (сәхнәгә чыга, көй астында)
Март башында кышның биле сына,
Мулрак түгә кояш яктысын,
Җир-табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.
Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, кыз туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Озакламый уйсу бу җирләрдән
Сулар саркыр карлар астыннан.
Яктылыкка, нурга безнең бәйрәм
Аеруча быел бай сыман.
Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын
Шул яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл кыз туганым,
Котлы булсын язгы бәйрәмең!
Таңнар якты, эшең татлы булсын,
Бөтен булсын гаиләң гомергә.
Шул түгелме аналарның бәхете,
Хатын-кызның бәхете бу җирдә?!
Хәерле кич, кадерле кунаклар, тамашачылар, әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр! Бүген без 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концертка җыелдык.
8 Март. Хатын-кызны олылау бәйрәме. Яз исенә кушылып, мимозалар башны әйләндергән, йөзләрдә кояш чаткысы балкыган, үзебезне кадерле, кирәкле, гүзәл итеп тоя торган тансык көнебез. Игътибарны тарсынмыйча, чәчәкләрне гаҗәпләнмичә кабул итә торган сирәк тантанабыз!
1 номер................................................................................................
Алып баручы . 8 март – һәрбер хатын-кызның иң яраткан бәйрәмедер, мөгаен. Аның тарихы безнең эрага кадәр I гасырга барып тоташа.
Бөек Юпитерның тормыш иптәше Юнона алиһагә чиксез зур вәкаләтләр бирелә. Аның исемнәре дә әллә ничә төрле була: Юнона-Календария, Юнона-Монета... Ул кешеләргә әйбәт һава торышы, мул уңыш китергән. Кешеләр аеруча Юнона-Луциягә табынган, чөнки ул хатын-кызларга ярдәм итеп торган. Шуңа да гаилә корганда яки бала туар алдыннан, аңа бүләкләр илткәннәр. Рим хатын-кызлары 1 март көнне әлеге алиһагә багышлап бәйрәм үткәргәннәр. Бик матур итеп киенеп, чәчәкләрдән такыялар үреп, урамнардан үткәннәр, Юнона-Луциядән гаилә бәхете сораганнар. Бу көнне барлык өй эшләрен ирләр башкарган. Алар хатыннарына, кызларына чәчәкләр, бүләкләр биргәннәр.
2 номер.......................................................................................................
А.б . Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр 1910 елның 8 мартында Копенгаген шәһәрендә, социалист хатын-кызларның конференциясендә билгеләп үтелгән. Бу көнне эшче хатын-кызлар, үз хокукларын яклап, митингка чыгалар. Башлап йөрүчеләр арасында Клара Цеткин да була. Россиядә 8 Мартны беренче тапкыр 1913 елда Петербургта бәйрәм итәләр. 2 март көнне хатын-кызлар мәсьәләсе буенча фәнни иртә оештырыла; хатын-кызларның сайлау хокуклары, аналарга дәүләттән ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелә.
3 номер.......................................................................................................
А.б . 1917 елда, февральнең соңгы якшәмбесендә Россия хатын-кызлары “Икмәк һәм тынычлык” лозунгысы белән урамга чыга. Дүрт көннән соң император Николай икенче тәхеттән баш тарта. Вакытлы хөкүмәт хатын-кызларның сайлау хокукына гарантия бирә. Бу көн Григорий календаре белән 8 мартка туры килә.
Ә менә 1976 елда 8 Март бәйрәме БМО тарафыннан да Халыкара хатын-кызлар көне итеп кабул ителә.
Бүген ул барлык хатын-кызларга хөрмәт, ярату көне буларак билгеләп үтелә. 8 Март бәйрәмендә әбиләр, әниләр, сеңелләр, кызлар котлаулар һәм чәчәкләр кабул итә.
номер...................................................................................................
Алып баручы . Дөньядагы иң матур сүз – “әни” сүзе, иң матур кеше - әни кеше. Иң ихлас ярату белән әни генә ярата, барлык җан җылысын әни генә бирә ала. Соң, шулай булмыйча, яңа туган сабыен тәүге тапкыр кулына алган мизгелдән башлап гомеренең һәр минутын баласы хакына дип яши бит ул. Балалары бишәү-алтау, хәтта уннан артык булса да, күңел назы һәммәсенә җитәрлек. Арыса да, арыдым димәс, ачыкса да, сиздермәс – газизләренең тамагы тук, өсте бөтен булсын өчен барысын да эшләр. Аларны яхшы кеше итеп тәрбияләү өчен никадәр көч сарыф иткәнен ул үзе генә беләдер.
номер...................................................................................................
Алып баручы .
Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,
Күңелемә шулай тоела:
Иңнәреңә пар чиләгең асып,
Син чыгасың, әнкәй, коега.
Су алганчы юлга бер карыйсың,
Чиләкләрең тулгач, тагын бер.
“Бала күңеле – далада”, дип, бәлки,
Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр.
Изге теләк теләп үстердең син,
Бассыннар дип тизрәк аякка.
Шул сүзләрең синең искә төшә,
Юнәлсәң дә менә кай якка.
Кое янында син ишетерсең
Миңа синнән хәбәр килгәнен.
Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,
Мөлдерәмә килеш чиләгең.
Номер..........................................................................................................
А.б. Хикмәтле, кайчакта теткәләнеп беткән кәгазьгә охшаган тормыш юлыбызның бер ноктасында, йөрәгебез почмагында мәңгегә сакланган иң ягымлы тагын бер сүз бар. ... “Әбием”, “әбекәй”, “дәү әнием” сүзе! Син инде бу сүзне әйтүдән туктаган булсаң да, аның белән кичергән тормыш юллары орчык әйләнгән төсле хәтердә бөтерелеп, кабат-кабат сине үткән көннәргә кайтара.
Кадерле, сөйкемле әбиләребез, хәзер башкарылачак бүләгебез сезнең өчен.
Номер..........................................................................................................
А.б .
Укыганда, әби, догаларың
Тыным алмый моңын тыңладым.
Авыр елларыңны искә алгач,
Мин дә сиңа кушылып еладым.
Җыерчыклы йөзең – үзе тормыш:
Яме дә шул йөздә, кайгың да.
Рәхмәт сиңа, әби – дәү әнием,
Догам йөртәм һәрчак янымда.
Сөртим, әби, яшең күзләреңнән:
“Тормыш авыр”, - диеп сызланма.
Озын гомер телим, догаң укы,
Намазыңа берүк соңлама.
Кулларыңны кулга алыйм әле,
“Хәлең ничек, сабыр әбием?”
Көмеш чәчле, һәрчак мәрхәмәтле,
Күп вакытта булдың әнием.
Карале, бу бит минем әбием турында! Бу бит – безнең әби. Туры килсә дә, килер, охшаса да охшар икән. Шигырьне укуга һәркайсыбыз шулай уйлап куя.
Ак чәчле, ак яулыклы, ак күңелле. Безнең әбиләр барысы да мөгаен, бертөрлерәктер. Әби янында без барыбыз да сабыйга әйләнәбез. Әби янында гына без җаныбызга тынгы табабыз, әбиебез догалары белән генә без бәхетле булалабыз...
Үзләре исән чакта, кадерләп калыйк. Хәлләрен белик. Яннарына кайтыйк, ешрак кайтыйк.
Номер..................................................................................................................................
А.б . Ана – баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче дә. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршындагы изге бурычны үти алмыйсың”. Бала туганнан алып дөньяда яшәгән дәвердә анага һәрвакыт бала булып кала. Ана белән үскән бала бәхетле.
Номер..........................................................................................................
А.б. “ ...Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр.
Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башкалар җырыннан әсәренеп калсаң, бел – алар да әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.
Әгәр елмаючы бәхетле йөзләр күрсәң, зәңгәр күктә ак болытлар йөзсә, кояш-кояш булып җылы яңгыр яуса, йолдыз-йолдыз булып язгы тамчылар тамса, бел – алар да әниләр җанының яктысы булыр. Аларның һәммәсе дә әниләр йөрәгеннән өзелеп төшкән. Безнең бу якты җиребез, ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм – һәммәсе дә әниләр йөрәге белән җылытылып, яктыртылып калган.
А.б. Ана, хатын-кыз образы шагыйрь-язучыларны гына рухландырып калмый. Рәсем сәнгатендә дә аналар образын чагылдыруга зур урын бирелә. Х. Якупов, Б. Урманче, Тавил һәм Нияз Хаҗиәхмәтовлар һ.б. рәссамнарыбызның иҗат эшләре аеруча зур осталык белән, күңел җылылыгы белән башкарылган. (Картиналары, слайдлар күрсәтелә).
Бөек һәйкәлләр арасында аналар хөрмәтенә торгызылганнары да бар. Шуларның берсе Мамадыш районының Хәтер паркында Бөек Ватан сугышында 8 улын югалткан Урта Кирмән авылының иң сабыр, иң түзем кешесе Фатыйма Әхмәдиева хөрмәтенә куела. Казанның Җиңү паркында Апас районында да Аналарга һәйкәлләр куелды..
Номер..........................................................................................................
А.б.
Гомер җиле шаулап искән чакта,
Форсат табып, уйлап кара син:
Ап-ак биләүдәме, ак чәчлеме,
Әнкәң өчен барыбер бала син.
Ак биләүдәме син, ак чәчлеме, -
Мәхәббәтен әнкәң суытмый.
Ашар ашын, эчәр суын оныта,
Үзен оныта, сине онытмый.
Ул бердәнбер якты таң йолдызың,
Кабатланмас татлы төшең ул.
Күпме җәфа чиккән, кан-яшь түккән
Синең кеше булуың өчен ул.
Ана берәү генә. Аны, дуслар,
Тантаналар алыштырмыйлар.
Ана белән илне шигъри телдә
Урынсызга чагыштырмыйлар.