kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кы?гыраулы м?кт?п еллары ( Класстан тыш т?рбияви чаралар уздыру ?чен методик эшк?ртм?л?р)

Нажмите, чтобы узнать подробности

??р балага к??елен? ятышлы нинди д? булса бер ?лк?д? ?з с?л?тен н?ти??лер?к файдалану м?мкинлеге тудыру,яшьт?шл?ре бел?н ярд?мл?шеп эшл?вен т?эмин ит?, ?смерл?рне? и?ади активлыгын ?стер? – т?рбия эшенд? и? м??име.

  Бу кулланма укучыларга класстан тыш ??м м?кт?пт?н тыш вакытта ?ст?м? белем бир?д?, яшь буында эхлаклылык, намуслылык, Ватанга бирелг?нлек, ?лк?нн?рне,ата-ананы х?рм?т ит? хисл?ре формалаштыруда ярд?м ит? максатыннан т?зелде.

Кы?гыраулы м?кт?п еллары: Класстан тыш т?рбияви чара-лар уздыру ?чен методик эшк?ртм?л?р балалар оешмасын-да  торучы ?лк?н класс укучылары берлеге  ??м   варислар   ?чен  т?зелде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кы?гыраулы м?кт?п еллары ( Класстан тыш т?рбияви чаралар уздыру ?чен методик эшк?ртм?л?р) »

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ



АРЧА РАЙОНЫ Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ АШЫТБАШ УРТА ГОМУМ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ





Кыңгыраулы мәктәп еллары

( Класстан тыш тәрбияви чаралар уздыру өчен методик эшкәртмәләр)



АШЫТБАШ - 2013

Автор –төзүче: Рахматуллина Рузалия

Риф кызы –1 категорияле

педагог- оештыручы.






Һәр балага күңеленә ятышлы нинди дә булса бер өлкәдә үз сәләтен нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге тудыру,яшьтәшләре белән ярдәмләшеп эшләвен тәэмин итү, үсмерләрнең иҗади активлыгын үстерү – тәрбия эшендә иң мөһиме.

Бу кулланма укучыларга класстан тыш һәм мәктәптән тыш вакытта өстәмә белем бирүдә, яшь буында эхлаклылык, намуслылык, Ватанга бирелгәнлек, өлкәннәрне,ата-ананы хөрмәт итү хисләре формалаштыруда ярдәм итү максатыннан төзелде.



Кыңгыраулы мәктәп еллары: Класстан тыш тәрбияви чара-лар уздыру өчен методик эшкәртмәләр балалар оешмасын-да торучы өлкән класс укучылары берлеге һәм варислар өчен төзелде.





Класстан тыш тәрбияви чаралар уздыру өчен методик эшкәртмәләр 2 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән:

Бүлек

Темасы

Формасы

1





1 бүлек

Хәрби патриотик

“Яшь хокук бел-гече”





Брейн-ринг




1





2



3

2 бүлек

Туган якны өйрәнү

“Туган ягым син-нән алам ,мәңге сүнмәс яшәү кө-чен”


“Туган авылым – Ашытбашым”


“ Туган авылым серләре”




Музыкаль кичә




Иҗади –эзләнү.


Уен сәяхәт










Класстан тыш чараларның кыскача эчтәлеге.


I бүлек. Хәрби патриотик


1.“Яшь хокук белгече”- Брейн -ринг


Максат: укучыларга хокук тәрбиясе бирү, законнарның аерым маддәләре белән таныштыру, хокук бозу очракларын булдырмау, яшүсмерләрдә шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: “Синең хокукларың” – презентация, “ Хокук сагында “ –күргәзмә,командаларга эмблемалар.


Техник чаралар: Мультимедиа проекторы, музыкаль аппа-ратура, видеокамера.


Уенда 9-11 класс укучылары катнашты. Уен башында шәфкатьлелек , кешелеклелек , миһербанлылык , хокук тәртибен бозу , законнар турында сөйләшенде. Конкурста 2 команда катнашты. Беренче команда- “Адвокатлар”, икенче команда – “Тикшерүчеләр”

Класстан тыш чарага хокук саклау органнары вәкилләре чакырылды.

II бүлек . Туган якны өйрәнү


1.“ Туган җирем, синнән алам мәңге сүнмәс яшәү көчен “- музыкаль кичә


Максат:авылыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең традицияләрен өйрәнү һәм милләтләр арасындагы дуслык-ны ныгыту;

туган якка карата хөрмәт һәм ихтирам, Ватанга мәхәб-бәт,яшь буында патриотизм хисләре , милли үзаң тәрби-яләү;

туган як тарихын,үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү;

укучыларда эстетик зәвыкны үстерү,сәхнәдә тамашачы алдында үз-үзеңне тоту күнекмәләре булдыру;

Җиһазлау:сәхнә чиккән сөлгеләр, гөлләр белән бизәлде; “2012 нче ел – Татарстан республикасының тарихи –мәдә-ни мирасы елы” дигән язу эленде;укучыларның кул эшлә-реннән күргәзмә ясалды; әти- әниләргә, авылдашларга та-тар халкының милли ашлары тәкъдим ителде; кичә презен-тацияләр белән үрелеп барылды ( “Туган авылым- Ашыт-башым”, “ Йөртә безне язмышлар”, “ Артышлык – табигать һәйкәле”, “ Хәтнә авылы тарихы”); кичә барышында мил-ли биюләр башкарылды.

Техник чаралар:Мультимедиа проекторы, музыкаль аппаратура, видеокамера.


Кичә 1-11 класс укучылары, әти – әниләр,укытучылар катнашында мәдәният йортында уздырылды. Бәйрәм җыр,бию,сәхнәләштерелгән күренешләр белән бергә үрелеп барды.


2. “Туган авылым – Ашытбашым”-иҗади –эзләнү.


Максат: укучыларны тарихи чыганаклар белән эшләргә өйрәтү, аларны авылыбызның бай тарихы белән таныш-тыру, үз авылың белән горурлану, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: видеопроектор, музыкаль бизәлеш, альбомнар: “Атамалар ни сөйли?”, “И туган як...”, “Ашытбаш авылы тарихы”.


Иҗади –эзләнү эшендә 7 класс укучылары катнашты.

Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк девизы астында укучылар авыл тарихы,аның атамалары турында сөйлә-деләр.


3.“ Туган авылым серләре” – уен сәяхәт.


Максат: -укучыларда туган авылга мәхәббәт тәрбияләү;

-авылның тарихы, аның үткәне, бүгенгесе буенча белемнәрен тикшерү,тирәнәйтү;

- укучыларны тормышка әзерләү, аларның иҗади һәм физик яктан үсүенә ярдәм итү;

- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,табигать аша эститек тәрбия бирү, танып-белү сәләтен, туган авыл, тирә-юнь турында күзаллауны үстерү;

-инсафлылык, дуслык һәм халкыбызның матур гадәтләрен укучыларда булдыру;

- укучыларны халык традицияләренә тарту ярдәмендә милли үзаңның нигезен активлаштыру һәм үстерү;


Җиһазлар: Командаларга тукталышлар язылган марш-рут кәгазьләре, төсле экран, сораулар язылган карточкалар, һәр тукталыштагы судьялар өчен контроль кәгазьләре, буяу карандашлары яки фломастер, командалар өчен эмблемалар, аудео касеталар,музыкаль

үзәк.


“ Туган авылым серләре” – уен сәяхәт 13-14 яшьлек уку чылар өчен тәкъдим ителә.






КУШЫМТА


Яшь хокук белгече”

( интеллектуль уен)

Музыка


Нинди мирас кала бездән

Дәвам итсен өчен

Килер буын без башлаган

Юлдан китсен өчен.


Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм, дисәң.

Авыр булыр өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.


Аера бел ак-караны

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә.


Кеше булып яшим . дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.


( Язмада яңа туган бала елаган тавыш яңгырый)


Чү! Тирә як шушы мизгелдә изге дә, сихри дә берсерле тынлыкка чумды.Дөньяга яңа кеше туды! Ул,үзенә бәхетле киләчәк даулап, тәүге авазын салды. Бу турыда ишеткән һәр кеше эченнән генә:” Мул ризыгың, киң бәхетең, миһербаның – шәфкатең, иман- тәүфигың белән кил, нарасый!” дип теләде.

Әйе, якты дөньяга туган һәр сабый сөттән ак,судан пакь була. Бала комсыз булып та, кансыз булып та, шәфкатьсез булып та тумый.

Ул яхшылыкка да , начарлыкка да кешеләрдән , әти- әнисеннән , гаилә әгъзаларыннан , дус һәм дошманнарыннан өйрәнә. Яхшылык та , начарлык та тора- бара шәхеснең га-дәтенә әйләнә. Кызганычка каршы ,көндәлек тормышыбызда комсызлык . шәфкатьсезлек күренешләрен әле шактый еш очратырга туры килә.

Бүгенге класстан тыш чарабызда без шәфкатьлелек , кешелеклелек , миһербанлылык , хокук тәртибен бозу , законнар турында сөйләшербез.


Шундый катлаулы тормышта яшибез. Ата улны , ана кызны белми торган заманда . эшләмичә генә күп итеп акча аласыбыз килә ,матур киенеп , тәмле ашыйсыбыз , рәхәт тормышта яшисебез килә . Берәр кайгы килсә, аны җиңү өчен кулларыбыз рюмкага үрелә , бөтенләй кешелеклек сыйфатлары калмасын дисәк , наркотиклар кулланабыз . Ә инде тормыш кабаласына төшеп , аннан чыгу юлын таба алмасак , үз- үзебезгә кул салабыз .


Күңелләрдә урын тармыни” җыры башкарыла( С. Садыйкова музыкасы, Р. Фәйзуллин сүзләре)


Законнарны яхшы белгән кеше җәмгыять өчен файдалы . Ул кирәк чакта хокукларны һәм ирекләрне кысуга каршы тора , үз хокукларын гына түгел , җәмгыять ,дәүләт мәнфәгатләрен яклый ала . Юридик мәгьлүматле кеше үзе дә закон бозмый , башкаларны да моннан тыеп кала .


Ә хәзер ,уку чылар, без сезнең белән “ Яшь хокук белгече “ дигән конкурс үткәрәбез.

Сез балигъ булмаганнарга, ягъни сезгә турыдан-туры кагылышлы булган законнар турында белерсез. Безнең әлеге конкурста 2 команда катнаша.Командаларны бирегә чакырыйк


(Музыка.)


Беренче команда- “Адвокатлар”, икенче команда – “Тикшерүчеләр”


Командаларның җавапларын жюри бәяләячәк. Ә жюрида безнең хөрмәтле кунакларыбыз- участок милиционеры, подполковник Раил Рәхмәтуллин, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Әмир Шәкүров., Яңа Кенәр бүлекчәсе җитәкчесе Равил Рахматуллин

Уеның 1 турын башлыйбыз. Командалар безгә үзләренең визиткаларын тәкъдим итәләр.Рәхим итегез!

С Ә Л А М Л Ә Ү.

1 “Адвокатлар” командасы.

Девиз : “Булсагыз әгәр хаклы,

Адвокат сезнең яклы”


Сәлам сезгә, сәлам дуслар!

Сәлам “Адвокатлардан”

Көч сынашырга җыенган

Саф йөрәкле дуслардан.

Кирәк булса хаклык өчен

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне яклар өчен

Кыю булып үсәрбез.

Әйткән сүз – аткан ук, диләр.

Сүзебездә торырбыз.

Хезмәттә дә, тормышта да

Һәрчак гадел булырбыз

Җыр :Без – адвокатлар,

Зирәк кеше без.

Һәркем өчен дә

Кирәк эшебез

Нык безнең адым

Йөрәкләр ялкын

Җиңү яуларбыз

Бүген без тагын


2. “Тикшерүчеләр” командасы


Девиз : “Тикшерүче кыю бул,

Дөреслеккә тик бер юл!”

Без – тикшерүчеләр! Иң тынгысыз, давыллы, утлы, иң шашкын җаннар. Безнең йөрәкләр диңгездән дәртле, вулканнан кайнар.

Тырышып зур өлеш кертик

Без тәртип өлкәсенә.

Имин булыр тормышыбыз

Һәр хезмәт иртәсендә.

Җыр : Булмаса да өстебездә

Зәңгәр шинельләр

Беркайчан да тынгы белми

Безнең күңелләр.

Куш: Гел күркәм булсын

Күңелләребез

Милициянең, эх!

Яшь дуслары без.

Күңелләребез кебек изге

Теләкләребез.

Хаклык өчен яна безнең

Йөрәкләребез.



2 тур. Ул “кем өлгер “ дип атала . Сораулар ике коман-да өчен дә уртак Сезнең алдыгызда сигналлар. Кем өл-гер , шул җавап бирә .Дөрес җавап 1 балл белгән бәя-ләнә.


  1. Дәуләтнең Төп законы - .../ конституция /

  2. Хокук җаваплыгы билгеләнә торган тәртип бозу - / җинаять /

  3. Куркытып, ачыктан-ачык чит кеше әйберен үзләштерү - / талау /

  4. Җинаять белән җитәкчелек итечү зат ?- / оештурычы /

  5. Көч кулланмыйча гына чит кеше әйберен үзлештүрү - / урлау /

  6. Шәхси мәнфәгатьләренеңне кайгыру йөзеннән кылган гамәл - / үз-үзеңне яклау /

  7. Хокукның гаилә мөнәсәбәләрен җайга салу өлкәсе / гаилә хокукы /

  8. Бала хохукын яклаучы халык ара документ / бала хок. Тур. Конвенция /

3 тур. “Законны бел һәм үтә”.

1.Командалар игътибарына сәхнәләштергән күрнеш тәкъдим ителә. Аны караганнан соң, сорауга җавап бирергә кирәк. Дөрес җавап 3 балл белән бәяләнә.

1 күренеш.

Ике егет мәктәп юлында бер яшүсмерне туктатып, тартырга сорыйлар. Уңай җавап ишеткәч, аның кесәсен актарып, 50 сум акчасын алалар. Бу турында берәр кешегә әйтсә , кыйнау белән куркыталар.


Сорау. Егетләрнең әлеге гамәленең ничек бәяләп була? Алар җаваплакка тартыларга тиешле?

Җавап . Куркытып талау. Җинаять җаваплылык таләп ителә.


2 күренеш.

Караңгыда 14 яшьшлек яшүсмерләр үтеп баручы берәунең баш киемен салдыра, качмакчы була, ләкин тотыла.


Сорау. Бу гамәл җинаятьнең кайсы төренә керә? Яшусмерләр җазасын күрерме?


Җавап. Әйе, 14 яшьлек тулган яшүсмер һөҗүм итү юлы белән әйбер талаган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.


3 күренеш.

Әнисе: ”Улым, ничә тапкыр аңлатырга була : кичке 11:00 дән соң син үзеңнең кунакларыңны өйләренә озатырга тиеш.Сезңен көчле музыка тавышы бөтен кешенең дә тынычлыгын боза.”

Улы: “-Ну, әни! Син бит барыбер сәг. 11 дә йокларга ятмыйсың. Шуның өстенә , минем иптәшләрем белән ирекле аралушыга хохукым бар.


Сорау. Әнием тыңлаусыз улына ничек җавап бирергә тиеш?


Җавап. Конвенциянең 15 статьясында баланың ирекле аралушыыга хокукы бар диелсә, аның билгеле бер чикләуләр каралган 2 нче пункты да бар. Бу очракта малайның тәртибе башкаларның хокукларын чикли, ягъни бу фатирда, шулай ук бу йортта яшәүчеләрнең тынычлыгын боза, җәмәгать тәртибен бозу булып санала.


4 күренеш.

Төнге 12 ләр тирәсендә бер кеше өенә кайтып бара. Аның тирән ермак аша чыгасы бар. Үзенә һөҗүм итүләреннән куркып, саклану чарасы буларак, ул кесәсненнән пычак чыгара. Алда ике ир-ат шәүләсе күренә.Берсе ялгыш кына аңа бәрелеп китә, ә ул, үзенә һөҗүм итәләр дип куркып,ир кешегә пычак кадый.

Сорау. Бу кешенең гамәлен саклану чарасы дип бәяләп буламы?


Җавап. Бу очракта саклану чарасы күрәләтә арттырылган.

Нәтиҗә ясала.


“Теләк” җыры башкарыла. (З. Билалов көе һәм сүзләре)


4 тур “ Кем көчле “дип атала. Әлеге турда капитаннар ярышачак. Билгеләнгән вакытта капитаннар сорауларга җавап бирәләр. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

    1. Кеше үтерү очрагын ( җинаять җаваплылыгы )

    2. Үйлап табуда авторлыкны үзләштерү. ( гражданлык җаваплылыгы)

    3. Урамда агач сындыру ( административ җаваплылык)

    4. Мәктәп укучысыннан куркытып акча алу. (җинаять җаваплылыгы )

    5. Чит илгә яшерен сер җиткәрү (җинаять җаваплылыгы )

    6. Наркотик сату. (җинаять җаваплылыгы)

    7. Сәбәпсез эшкә чыкмау. ( дисциплина җаваплылыгы )

    8. Сүгенү.( административ җаваплылык)

    9. Шәхси мөлкәт урлау (җинаять җаваплылыгы )

    10. Телефон-автоматны вату. (җинаять җаваплылыгы )



Y тур.”Хәрәкәттә -бәрәкәт”


Хокук белгече белемле , һәр яктан мәгълүматлы, җитез,кыю,

шул ук вакытта спорт белән дә дус булырга тиеш. Ә хәзер командаларны җитезлектә сынап карыйк.(Туп белән ярышу)


Жюри нәтиҗә ясый.


Бию башкарыла.




VI тур. Белгеч белән күзгә - күз.


Чакырылган кунаклар командаларга 2 шәр сорау тәкъдим итәләр. Ә командалар үз чиратында белгечләргә 1әр сорау бирәләр.Бу тур баллар белән бәяләнми.


  1. Яшүсмерләргә җәзаның нинди төрләре каралган?

  2. Яшүсмер ничә яшьтән һәм нинди җинаять өчен җаваплылыкка тартыла?


Җаваплар . 1 нче сорауга:

  1. штраф

  2. аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү

  3. мәҗбүри эшләр

  4. төзәтү эшләре

  5. кулга алу

  6. билгеле бер срокка иректән мәхрүм итү.


2 нче сорауга:

Җинаять кылу вакытында 16 яше тулган зат нинди җинаять җаваплылыгына тартыла.?

  • Аеруча авыр җинаять (үтерү, көчләү өчен )14 яшьтән дә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.


Музыкаль пауза.


VI тур “Алга- җиңүгә таба”Сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк


1 нче командага сораулар

1. Хәрби хезмәткәрләр кылган җинаять эшләрен тикшерүче суд. (трибунал)

2. Күп тапкыр хөкем ителеп тә, җинаятьне яңадан кабатлаучы ( рецидивист)

3. Әхлак турында фән (этика)

4. Кешене законсыз рәвештә җәзага тарту. (судсыз хөкем итү)

5. ТР флагында төсләр һәм аларның урнашу тәртибе. (яшел, ак, кызыл)

6. Халык хакимияте (демократия)

7. Транспортта кеше әйберен урлаучы (кесә карагы)

8. Тикшерү барышы теркәлә торган документ (беркетмә)

9. Техник чаралар ярдәмендә җинаятьченең сурәтен ясау (фоторобот)




2 нче командага сораулар.

1. Вак хулиганлык кылган өчен акча түләү (штраф)

2. Ниндидер чара өчен матди керем күчерүче зат яки оешма (спонсор)

Пошлина салынган яки чыгаруы тыелган товарларны, байлык яки кыйммәтле кәгазьне бер илдән икенче илгә яшерен рәвештә чыгаручы зат (контрабандист)

4. Дәүләт гаепләүчесе.(прокурор)

5. Гаепләнүчене яклау вазыйфасын башкаручы юрист

(адвокат)

6. Татарстанның дәүләт гербында сурәтләнгән җанвар

(барс)

7. Танылган инглиз тикшерүчесе (Шерлок Холмс)

8. Судка яклау сорап мөрәҗәгать итүче зат (дәгъвачы)

9. Юридик һәм физик затлардан җыела торган мәҗбүри түләү (салым)


Нәтиҗә ясау,бүләкләү


Юкка түгел” җыры башкарыла


Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.


Дога белмим дисең, нигә?

Яхшылык – үзе дога.

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.



Ни мәңгелек икән җир йөзендә?-

Бар да бетә, бар да югала...

Кеше килә, яши. Китеп бара

Ни кала соң аннан, ни кала?


Дан, дәрәҗә, байлык, югары пост-

Вакытлылар бар да дөньяда

Мәңге китмәскә күк килгәннәрдән

Ни кала соң Җирдә, ни кала?








Туган җирем, синнән алам мәңге сүнмәс яшәү көчен “


Кичә барышы.


Музыка “Арча” җыры

(сәхнәгә башлангыч, урта һәм югары класслардан алты алып баручы укучы чыга)

Бүген сезгә сәлам юллыйбйз без

Сәлам сезгә очкан кошлардан

Сәлам сезгә моңлы җырчылардан

Сәлам сезгә якын дуслардан


Бер утыру –үзе бер гомер дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән,

Бер очрашып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.


Сәлам әйтә Сезгә Ашытбашның

Болыннары урман-кырлары

Ашыт елга буйларында үскән

Зифа буйлы бөдрә таллары.


Ашытбашым-горурлыгым минем,

Нинди иркен синең кырларың

Болын,су буйларың-сокланырлык,

Нинди матур чишмә юлларыңң.


Хәерле көн исәнмесез! Арча ягы Тукай ягы, мәгърифәтле һәм җырлы як. Сезнең белән Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә очрашуыбызга без бик шат.


Бию лирик


Һәр якның ,хәтта һәр авылның үз күрке,үз яме бар.Безнең як үзенең тын гына аккан кечкенә инешләре, тәбәнәк кенә калкулыклары, анда – санда яшелләнеп утырган дымсу урманнары,яшел болыннары, инеш буенда үскән бөдрә таллары белән матур.


- Тарих битләреннән күренгәнчә , 1616 нчы- 1619 нчы елларда И.Битин,Д. Кинен дигән кешеләрнең “Пасубая книга” дигән китабында Ашытбаш авылы телгә алынып кителгән. Димәк ,бу чакларда әле авыл искә генә алынган. Авылыбызның барлыкка килүе 16 нчы йөзнең II яртысында гына башланган дип әйтәсе килә .Борынгы бабаларыбыз-дан башлап хәзерге без яшәгән заманнарга кадәр авыл халкын 5 нәселгә бүлеп санаганнар:

I.Уразай нәселе

II.Аксөякләр нәселе.

III.Урак һәм зуратлар нәселе.

IV.Ишмәмәт, ягъни Мәмәт хуҗа нәселе.

V.Иштирәкләр нәселе.


Әйдә әле, Ленар , авылыбызның үткәненә сәяхәт итеп алыйк әле. Беләсеңме....

  • 1914 ел-авылда яңа мәчет салына.

  • 1929-30 еллар-Кызыл Октябрь исеменләге колхоз төзелә..

  • 1930 ел-клуб яна,1931 елда яңа клуб салына

  • 1936 ел-сигез класслы яңа мәктәп салына.

  • 1941-45 еллар-Бөек Ватан сугышы башлана;авылдан 233 кеше сугышка китә,144 –яу кырында ятып кала,88 кеше-исән-сау әйләнеп кайта.

  • 1950 нче елда Сталин колхозы Ашытбашка кушыла.

  • 1960 нчы елда зур яңа клуб салына.

  • 1989 нчы елда Ашытбаш колхозы ,Камил Якуб колхозыннан аерылып чыга

  • 1991 елның көзендә йортларда газ яга башлыйлар.


  • -Ярый , Алинә, әлегә җитеп торыр. Ә хәзер җыр тыңлап кити әле,җырлый Айгөл Рахматуллина

  • Музыкаль номер. Су юлы


-Туган як... Туган җир... Туган авыл. Һәркемнең дә балачактан күңелгә сеңеп калган , кая гына китсә дә үзенә чакыра торган урыннары бар. Безнең өчен мондый изге урын ул- Артышлык


-Һәр кешегә якын туган йорты,

Үз авылы газиз Ватаны..

Туган якның киче кичкенәме

Таң гынамы туган як таңы,


Музыкаль номер. Су юлы


-Алинә, менә без бүген авылыбызның тарихы, аның халкы турында сөйләштек. Ә беләсеңме, аның бит “Гиннеслар китабы”на кертердәй иң-иңнәре дә бар. Менә син хәзер әйт әле, авылның иң өлкән кешесе ирләрдән һәм хатын-кызлардан кем икән?


-Авылыбызның иң өлкән кешесе, минемчә, ирләр арасында - Корбанов Нургали абый, аңа 91 яшь, ә хатын –кызлар арасында -Муртазина Каймә апа, аңа 98 яшь.


-Әйе, бик дөрес, авылда иң –иңнәрне бик күп санап булыр иде.Мәсәлән :

Иң яшь сабый – Хуҗиев Ралия Раушан кызы

-Иң яшь гаилә- Әүхадиевлар гаиләсе (Раушан –Зөлфия)

- Иң күп балалы гаилә - Гыйзатуллин Нурислам абый белән Суфия апа гаиләсе( 11 бала)

-Иң кызыгы , авылда еш очрый торган фамилияне белә-сеңме,кемнәр? Ул Нуруллиннар фамилиясе икән.

-Хәзер яңгыраячак җырыбыз да шул иң –иңнәребез хөрмәтенә. Рәхим ит Алмаз сүзне сиңа бирәбез


Каршы алыгыз, җырлый Алмаз Нуруллин


-Ленар ,менә уйлап –уйлап йөрдем дә, минем бит әле “Гиннесслар китабы”на кертергә лаек булган тагын бер тәкъдимем калган.


-Тыңлыйм,тыңлыйм, Рәмизә .


-Безнең мәктәбебез ул, Ленар.Ул үзе алдынгы ,үзе миллионер,үзе республикада бердәнбер Г.Тукай исемен йөртүче мәктәп.


- Бик дөрес әйтәсең ,Рәмизә. Уңышларыбыз күп,укучыларыбыз район, республика- күләм конкурсларда,олимпиада һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнашып, призлы урыннар яулыйлар.2011 нче уку елында фән олимпиадаларында 21 урын яуланса,2012нче елда 30 урын яуланды .2013 нче елда район буенча 31 ,республикада 1 призлы урын яуладык.


-Узган уку елында тәрбия эше буенча төрле дәрәҗәдәге конкурсларда,иҗади бәйгеләрдә катнашып укучыларыбыз 116 призлы урынга лаек булдылар. Район рейтингына күз салсак тәрбия эше буенча мәктәбебез беренче урында тора.

“Дәресләрдән соң мәктәп” республика проектында да без җиңү яулады.


-Әйе,безнекеләр беркайда да сынатмый, Ленар .

Районыбыз админстрациясе каршында йолдызлар аллеясендә Хөсәенова Илзирә дә үз йолдызын кабызды.Арча укучылар йорты каршында оештырылган “Тукай якташлары” берләшмәсендә актив иҗат иткән укучыларыбыз Шакурова алисә,Хабибуллина Алсинә,Абдуллина Алисәләргә Гариф Ахунов исемендәге премия бирелде.


ҖЫР : ИЛШАТ ГЫЙЛӘҖЕВ

- Ләкин без бит әле тагын бер зур сөенечебезне әйтмәдек. Күптән түгел генә мәктәпкә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча алтын дәрәҗәсенә күтәрелде, һәр елны республика күләмендә үткәрелгән сәламәтлек театры да призлы урыннар алды, быелгы уку елында да укучыларыбыз сынатмады. Сәламәтлек театры һәм команда -2013 проекты районда призлы урыннар яулады. Аларның чыгышын тәкъдим итәбез.


СӘЛАМӘТЛЕК ТЕАТРЫ КОМАНДА - 2013


-Айсинә,Туган якны ,аның тарихын өйрәнү нинди кызыклы икән.

-Әйе шул,Алмаз,һәр кеше үзенең халкының,милләтенең үткәнен белергә тиеш.Халыкта бит юкка гына “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дигән әйтем яшәми.

-Син хаклы,Айсинә .Мәктәбебездә дә тарихны өйрәнүгә зур урын бирелә, үзебезнең музеебыз эшләп килә, укучылар туган як серләрен бик теләп өйрәнәләр.Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен республикакүләм конкурсларда яклап призлы урыннар алалар.“Йолдызлык” , “Татар егете” “ Татар кызы” конкурсларына да бик теләп катнаша безнең укучылар.


БИЮЛӘР


-Без-татарлар!Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән берләшеп.


-Дуслык җебе өзелмәс ул,

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомергә.


-Сау булыгыз, дуслар,шат яшәгез,

Ямьләндереп бөек Ватанны.

Зур уңышлар белән каршылагыз

Туган илдә аткан һәр таңны.


-Тау белән тау очрашмый,

Кеше белән кеше очраша.

Сау булыгыз, дуслар, хушыгыз,

Очрашырбыз әле җыр аша.



АШЫТБАШ ҖЫРЫ




Туган авылым - Ашытбашым

(Иҗади – тарихи эзләнү)


Туган якка мәхәббәтнең көче
Була күрсен
Киткәннәрне кире борырлык.

Ф.Мәүлетов.

(Талгын гына көй агыла. Укучыларның чыгышы барышында экранда авыл тарихына багышланган күрнешләр яктыртылып барыла.)

Мин яратам сине, туган ягым,

Болыннарың, урман, тавыңны.

Челтерәп аккан чишмә суларыңны

Су буенда зифа талыңны.

Мин яратам синең эш сөючән

Шат күңелле зирәк халкың да.

Яши алмам, ахры, синнән башка

Күңелем һәркөн сиңа талпына.

Туган як... Туган җир... Туган авыл... Һәркемнең дә балачактан күңеленә сеңеп калган, кая гына китсә дә үзенә чакыра торган урыннар. Безнең өчен мондый изге урын – Ашытбаш авылы.







Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.

Ш.Мәрҗани


Борынгы бабаларыбыздан башлап хәзерге без яшәгән заманнарга кадәр авыл халкын 5 нәселгә бүлеп санаганнар. Алар төрле авыллардан күчеп килеп, авылны барлыкка китергәннәр. Әнә шул күчеп килүчеләрне беренче нәсел чыганагы дип атаганнар.

1.Уразай нәселе.

2.Аксөякләр нәселе.

3.Урак һәм зуратлар нәселе.

4.Ишмәмәт нәселе,ягъни Мәмәт хуҗа нәселе.

5.Иштирәкләр нәселе.


Уразай нәселе кем булган?

Уразай марый халкыннан булган,авылда бай тормышлы хуҗалыктан саналган.Уразай бабай уллары,берничә туганнары белән шушы авыл буласы урынга килеп урнашкан булганнар.

Марыйлардан соң 4 хуҗалык булып Казан арты авылларыннан татарлар күчеп киләләр.


1.Олы Мәңгәрдән 2 хуҗалык.

2.Орнаштан 1 хуҗалык.

3.Урта Сәрдәдән 1 хуҗалык.

Һәрбер нәсел басуларыбызның аерым урыннарында чәчүлек җирләре биләгәннәр.

Аксөяк нәселе турында нәсел язмалары язылып барылган, аны шул ук нәселдән булган Сәйфелмөлек бабай язып калдырган яки башка бер кешедән яздырган булса кирәк. Сәйфелмөлектән буыннан-буынга күчеп сакланып киленгән. Язмалар ахырда Гомәр бабайга күчә. Соңыннан бу язмалар Гомәр бабайнын өлкән улы Усман кулында сакланган.

Аксөякнең ата-бабалары Акполат һәм Тимерполат булганнар. Аксөякнең улы Күксөяк, Күксөякнең улы Иртуган. Иртуганның балалары Иштуган, Ишмөхәммәт, Ишморза, Ишбулат булганнар.

Татарстан тарихы китапларыннан күренгәнчә, авылларда халык санын алу, ревизияләр булып торган. 1505-1507, 1603-1603, 1646 нчы елларда халык санын алулар булган. Ләкин аларның берсендә дә безнең авыл турында мәгълүматлар юк. Шулардан чыгып, авылыбызның барлыкка килүе 16 нчы гасырның икенче яртысына туры килә дип әйтә алабыз.

Тарихчы Износков мәгълүматларында Ашытбаш авылы Печән Пакуслары (Сенные Покосы ) исеме белән бирелгән. Ашыт суы ярына һәм Уржум сәүдә юлының уң ягына утырган бу авыл җирләрендә, бигрәк тә Ашыт суы башланган урыннарда бик әйбәт печән үскән.

1898 нче елгы җыентыкта Ашытбаш авылы татарлар яши торган урын итеп күрсәтелә. Берстель җыентыгында Печән Пакуслары авылында 919 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелә. Ашытбаш атамасы авылның Ашыт суы башланган урынга урнашуына мөнәсәбәтле рәвештә бирелгән һәм 1917 нче елдан шулай атала башлый.

Куе урманның төбендә

Куерып аккан Ашыт су...

Идегәй” дастаны.








Республикабызның төньяк- көнбатышында урнашкан елга ул Ашыт.

Аның озынлыгы 130 км .Ул Мари Эль җирлегендә Илләт елгасының сул кушылдыгы. Уң ягыннан Ашытка Оры, Шашы, Өлә , Куәле һәм башка исемдәге, озынлыклары 15 чакрым чамасы булган вак елгалар килеп кушыла .Сул ягыннан аңа Симет елгасы ялгана. Гарәп телендә “ашыт”-“сазлык” , “сазлыклы җир” дигән сүз. Ашыт суының киң үзәннәрендә сазлы җирләр , юеш һәм баткак урыннар күп очрый. Ташкичү, Мәмсә, Иске Ашыт авылы араларында әле дә андый урыннар күп. Бу урыннарда җирне ашлау өчен торф чыгаралар. Ашыт елгасы Ашытбаш авылыннан 5-6 км ераклыкта урнашкан катнаш урманнан башлана.1 км тирәсе ул урман аша төньяк - көнбатышка ага һәм төньяк юнәлешкә борыла.

Елга башланган урман эче караңгы, куе, чытырманлыклы. Абагасыманнар күп үсә, җир сазлыклы.Картлар сөйләвенә караганда , Ашыт елгасы мул сулы булган. Борын-борыннан елга халыкның юанычы, тормышның терәге, өмете булган.


Атамалар ни сөйли?


Ата – бабаларыбыз алдан күрә белүчән һәм кызыксынучан булганнар. Географик берәмлек атамалары турында төрле хикәя һәм легендалар чыгарганнар, аларны гасырдан – гасырга сөйләп, безнең заманнарга кадәр алып килеп җиткергәннәр. Легендаларның асылында тарихи вакыйгалар, тормышчанлык ята. Бер ишеләрендә халкыбызның чал тарихы, икенчеләрендә изүче катлауларга карата ризасызлык, аларның комсызлыгын, намуссызлыгын күрсәтү кебек үзенчәлекләр урын ала.

Менә без дә авылыбызның елга – күлләре, басулары, урамнарының атамаларына, аларның тарихына тукталып китик.



Туйгелде басуы.

Туйгелде басуы авылыбызның көньягында иң ерак басулардан санала.Бу басуның көньягы Яңа Кырлай Авылы кырлары белән чикләнә.Көнчыгыш ягы урман белән аерыла,авылга таба ягында Чүк елгасы сузылып китә.Көнбатыш ягы исә, Җаннык Сәетҗан елгалары аерып тора.

Туйгелде басуы иң борынгы заманда Әзәк җирләре булган. Анда бик куе әрәмәлекләр, камыш-калын урманнар белән капланган булуын хәзер дә күп мисаллар раслый. Урманнар, әрәмәлекләр киселгәннәр. Төплекләрдән чистартылып, чәчүлек җирләр барлыкка килгән.


Нигә соң ул басу Туйгелде булган? Беренче булып анда Туйгелде бабай иген чәчкән, җир эшкәрткән, печән чапкан, йорт хайваннарын шунда йөртә торган булган. Туйгелде бабай ул җирләрне Әзәкләрдән сатып алган яки аренда тәртибендә алып, файдаланган булса кирәк. Шуннан соң авыл кешеләре дә җирләрне эшкәртеп иген игә торган булганнар.




Кәҗә басуы

Кәҗә басуы авылның төньягында иң якын басулардан берсе санала. Басуның төньягын Кысна басулары чикләсә, көнчыгыштан Үрнәле елгасы, көньяк буйларын авыл елгасы, көнбатыш ягын Яу елгалары аерып торалар. Басуда иске зират, “ял бакчасы” , артышлык, бер күл бар, Чәчүлек җир мәйданы 140 гектар. Иске зират һәм ял бакчасы 4,83 гектар, яраксыз җирлар 3,50 гектар. Басу иң борынгы заманнарда дәүләт урманы, ягъни “казённый” урман, дип йөртелгән. Кәҗә басуы атамасы менә шуннан килеп чыккан.







Айтуган ерымы.

Айтуган ерымы - Ашытбаш авылының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан.Аның төбендә кечкенә генә чишмә ага,Ашыт елгасына кушыла.Бу урында ул куе таллар,камышлар белән капланган. Яңа ай тууы Ашытбаш авылында шушы ерым өстендә күренә.Шуңа күрә ерым Айтуган дип атала, ай туган як дигәнне аңлата.

Лыкыр урамы.

Лыкыр урамы-авыда иң элек барлыкка килгән.Ул калкулык өстендә урнашкан.Абдуллаҗанова Гөлгирә апа сүзләренә караганда,хәзерге Лыкыр дип атала торган урам “Олы кыр” дип атала торган басуга бару юлы булган. “Олы кыр”сүзтезмәсе “Лыкыр” дигән сүзгә әйләнгән һәм урам исемен алган.

Тегәрҗеп урамы.

Тегәрҗеп хәзерге вакытта авылдан Кыснага чыкканда кала торган соңгы урам. Урам теккән җеп кебек туры төшкән , шуңа күрә шулай Тегәрҗеп дип атала.

Кайберәүләр әйтүенчә , бу урамда яшәүчеләр җеп алып кайтып сата торган булганнар, Тегәрҗеп урамы дип атала. Популяр җырлар авторы Наил Касыймовның да туган нигезе әлеге урамда.

Артышлык.

Безнең авылдагы Артышлык- табигатьнең иң гүзәл урыны. Ата бабаларыбыз сөйләгәннәрдән,бу урыннар калын урманнар белән капланган була. Урманнар дәүләт урманы,ягъни “казенный” урман дип йөртелгән.18 йөзләр тирәсендә казанский өязе земельный управление тарафыннан без урман җирләре Ашытбаш авылына бирелгән һәм киселгән.Урманның берничә га җирен ял итү урыны буларак кисмичә калдыралар.Анда артыш күрпесе күп үсә шуңа күрә бу урынны Артышлык дип атыйлар.

Артышлык авылның төньяк-көнбатышында урнашкан. Аның көнбатыш ягы Яу ерымы көнчыгыш ягы Кәҗә басуы белән чикләнә. Ә көньяк ягында Ашыт елгасы ага. Бүгенгесе көндә Артышлык 2 гектар җирне били.









Артышлык-Ашытбаш авылы халкының яраткан урыны.Хәзергесе көндә дә бу урында төрле бәйрәмнәр,спорт ярышлары үткәрелә.

Ашытбаш авылы янында урнашкан Артышлыкта үсүче гади артыш агачлары тарихи әһәмияткә ия.Ашытбаш авылы тарихын өйрәнү,авылның аксакаллары белән сөйләшү нәтиҗәсендә артыш агачларының кимендә 250 яшьтә булулары ачыклана.


Кичә укучылар башкаруында А.Хәмзинның “Ашытбашым” җыры белән тәмамлана.
























Туган авылым серләре” уен сәяхәт


Әзерләнү этабы

“ Туган авылым серләре” уен сәяхәт Ашытбаш авылы тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесенә нигезләнеп төзелде.

Мәктәптә укучылар белән берлектә “ Ашытбаш авылы тарихы”, “Атамалар ни сөйли”, Мәктәп тарихы” дигән темаларга альбомнар эшләнде. Бер ай алдан шул альбомнар ярдәмендә укучылар белән класс сәгатьләрендә беседалар, әңгәмәләр үткәрелде.

Мәктәпнең информация бүлегендә уенның положениясе һәм уенның кайчан,кайда үткәреләсе турында белдерү эленде.

Уенны оештыручылар “ Сердәш” берлеге членнары уен өчен кирәкле булган маршрут кәгазь- ләре, карточкалар , төсле экран, судьялар өчен контроль кәгазьләр ясадылар, уен үткәреләсе зал- ны бизәделәр.

Һәр класс музыкаль номерлар әзерләде һәм уен барышында музыкаль тәнәфес ясалды.


Уенның эчтәлеге


Уен тулысы белән бер темага Ашытбаш авылына багыш- лана. Укучылар уен вакытында авылның тарихы, культурасы,гореф-гадәтләре белән танышалар.Уенда 3 яки берничә команда катнаша ала. Командаларга 6 яки 8 укучы алына. Һәр команда үзенә исем , девиз, эмблема уйлый.Уенда жюри членнары( з кеше) һәм һәр тукталышта судьялар(2 кеше кеше) сайлап куела.Музыка астында командалар спортзалга үтәләр, һәр команда үзләре белән таныштыралар.Уенга старт бирелгәч , командалар маршрут кәгазьләре буенча сәяхәткә чыгалар. Һәрбер тукталышта 10 минут торалар.

Тукталышлар түбәндәгечә:


I.Тукталыш.

“Тарих битләрендә”

Сораулар:

1. а) Ашытбаш авылы ничәнче елда барлыкка килгән?

б) Авылга беренче кемнәр нигез салган?

в) Ашытбаш сүзе каян килеп чыккан?


2 а)Ашытбашта беренче мәктәп ничәнче елда һәм авылның кайсы урынында төзелә?

б) Мәктәпнең беренче җитәкчесе кем ?

в) Ашытбаш мәктәбе ничәнче елда урта мәктәп итеп

үзгәртелә?


3 а) Бөек Ватан сугышында авылдан ничә кеше катнаша?

б) Ничә кеше сугышта үлеп калган,ничә кеше исән

кайткан?

в) Авылдагы бер сугыш ветераны,бер тыл ветераны

турында сөйләгез?


II. Тукталыш

“Җыр белән хезмәтне бәйләп шат яши авыл халкым...”

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен сүрәтләп күрсәтергә:

1.Сабантуй күренеше.

2.Нәүрүз бәйрәме

3.Каз өмәсе.


Командалар әзерләнгән вакытта музыкаль тәнәфес.


III. Тукталыш

“ Уңган да соң безнең халык”.

Сораулар:

1.Авылдан чирәм җирләрдә ничә кеше катнашкан?

2.Авылда Татарстанның атказанган исеме бирелгән ничә кеше бар,алар кемнәр? Авылдан чыккан җитәкчеләрне санап китәргә.

3. Авылдагы “алтын куллы” һөнәр ияләре кемнәрне беләсең? Алар нәрсә белән шөгыльләнә?

IV. Тукталыш.

“Җырлыйк әле”

1. Иң беренче иҗат ителгән “ Ашытбаш” җырының

авторлары кемнәр? Җырны беренче тапкыр кайсы

артист башкарды?

2.Лилия Хәмитова башкаруындагы“ Ашытбаш” җырының

авторлары кемнәр? Бу җырга клип ничәнче елда

төшерелде?

3.“ Ашытбаш “ җырын башкарырга.

V. Тукталыш

Ай да башка, йолдызлар да башка,

Һава башка хәтта җил башка...

“ Серле табигать “ тукталышы.

1.Табигатьнең иң гүзәл урыны Артышлык каян килеп чыккан?Бу урында авылның нинди бәйрәмнәре үткәрелә?

2.Кәҗә басуы, Туйгелде басуы, Чүк елгасы, Айтуган ерымы,Түгәрәк тау атамаларын аңлатырга? Бу басулар,елгалар авылның кайсы ягында урнашкан?

3.Ашыт елгасына характеристика бирергә.


VI. Тукталыш

“ Ашытбаш кухнясы”

1.Авылның элек –электән килгән аш-суга оста кешеләре кемнәр?

2.Ашытбаш авылында гына пешерелә торган ризыкның рецептын язарга.

3.Бәрәгедән экзотик ризык әзерләргә.


VII. Тукталыш.

“ Яшь рәссамнар”

Авылның иң ямьле урыннарын суратләп рәсем ясарга.


Уен тәмамлангач, судьялар контроль кәгазьләрен жюри членнарына тапшыралар. Жюри балларны экранда чагылдыра,һәр команданың балларын исәпләгәч нәтиҗә ясала.Командаларга мактау кәгазьләре һәм призлар бирелә.

Маршрут кәгазе (командаларга бирелә)

Команда :

Капитан:

Тукталышлар

Вакыты

Маршрут

Очко

“Тарих битләрендә”

14.00

1


“ Җыр белән хезмәтне бәйләп, шат яши авыл халкым”

14.10.

2


“Уңган да соң безнең халык”

14.20.

3


“ Музыкаль тукталыш”

14.30.

4


“Серле табигать”

14.40

5


“Ашытбаш кухнясы”

14.50.

6


“ Спорт һәм туризм”

15.00

7


“ Яшь рәссамнар”

15.10.

8



БАРЛЫГЫ :



_____ очко


Төсле экран ( жюри билгели)


Команда исеме,

Капитанның исем, фамилиясе.

Номер яки тукталышның исеме

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

6

7

8

Барлык

очко

Урын






















































Очколар экранда төсләр белән күрсәтелә

5 очко- кызыл

4 очко-зәңгәр

3 очко -яшел

2 очко - сары

1 очко – кара




К О Н Т Р О Л Ь К Ә Г А З Ь (судьялар өчен һәрбер тукталышка ясала)

“ Яшь рәссамнар ”



Команданың

исеме,

капитанның

исем,фамили-

ясе


Вакыты

Сораулар

Кайчан

килгән

( сәг.)

Кайчан

киткән

( сәг)


1


2


3

1




“ Сәләт “

командасы

14.00

14.10.



2










3








4







Сораулар + яки - тамгасы белән билгеләнә.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Кы?гыраулы м?кт?п еллары ( Класстан тыш т?рбияви чаралар уздыру ?чен методик эшк?ртм?л?р)

Автор: Рахматуллина Рузалия Рифовна

Дата: 22.03.2015

Номер свидетельства: 189739


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства