«Милли киемгә мәдхия”
(Әдәби-музыкаль кичә)
Алып баручы. Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр- татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә.Шуны истә тотып, баларны тәрбияләүдә халкыбызның бишек җырларын, такмак-бәетләрен, моңлы-бизәкле җырларын, үзенчәлекле милли киемнәре, ашлары белән таныштыруны мөһим дип санап, 7нче сыйныф укучылары белән әзерләгән “Милли киемгә мәдхия” дип аталган әдәби-музыкаль кичәбезне тәкъдим итәбез.
Өй күренеше. Тәрәзә төбендә яран гөл үсә. Түрдә –сандык. Бер читтә- өстәл. Аның өстендә- милли ризыклар. Бүлмәгә самовар күтәргән әби, ә аның артыннан ук кыз бала керә.
Кыз. Әбием! Әйтергә дә онытып торам, бүген безгә минем дусларым килергә тиеш. Мин аларга синең сандыкта кадерләп сакланган милли киемнәр турында сөйләгән идем.Аларның бу әйберләрне күрәселәре килә. Ә без әле милли киемнәр турында бик күп шигырь, җыр, бию дә өйрәндек.
Әби. Иптәшләреңне чакырып бик яхшы эшләгәнсең, кызым. Тәмле ризыклар- үзебезнең милли ашларны пешердем. Сыйлармын үзегезне.Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен. Без яшь чагында уйнаган уеннарны да өйрәтермен.
Кыз. (Тәрәзәдән карый)Әбием! Кунакларым килеп тә җиттеләр. (Бер төркем балалар керәләр.)
Әби.Әссәламегаләйкем, балакайларым. Күптән инде үзегезне күргәнем юк, үсеп тә киткәнсез. Түргә узыгыз, утырышыгыз.
(Балалар утыралар, әбинең оныгы дусларына мөрәҗәгать итеп сүз башлый.)
Кыз. Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән,
Ачып күрсәтсен безгә.
(Ул арада әби, эшен тәмамлап, сандык янына юнәлә.)
1нче бала. Каян аңлап алды икән
Әби безнең теләкне?
Түрдә торган сандыгын ул
Үзе ачып күрсәтте.
(Әби сандыгын ача, кулына матур итеп чигелгән түбәтәйне ала.)
Әби. Балалар, безгә килүегез бик яхшы булган. “Тарихын белмәгән халык- үле халык” ди халык мәкале.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәне.
Балакайларым! Татар хатын-кызларыбыз эшнең серен белгәннәр, кич утырып, җырлар җырлап, оста чигү чиккәннәр.
Менә бу- бабабызның түбәтәе.Мин аны бик кадерләп ,аның истәлеге итеп саклыйм. Ә сезнең түбәтәй турында ишеткәнегез бармы? Соңгы вакытларда түбәтәй кигән кешеләр дә ешрак очрый башлады.
Кыз. Әбекәем, без мәктәптә түбәтәй турында күп шигырьләр өйрәндек, кул эшләре дәресендә хәтта без аны үзебез бизәдек тә. Әбием, безне дә тыңла әле.
1нче бала. Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
2нче бала. Мөселманга фарыз баш киеме-
Үзе матур, үзе бәләкәй.
Әллә кайдан нурлар сибеп тора
Кызлар чиккән милли түбәтәй.
3нче бала. Түбәтәйне кем кигән?
Иң элек бабам кигән.
Бераз үсә төшкәчтен
Әтием алып кигән.
Кигән аны малайлар,
Яшүсмерләр, агайлар.
Түбәтәйне син сакла
Аны башыңнан салма.
4нче бала. Бәрхетдәрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән,
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
( Әби, сандыгыннан түбәтәйләр алып, малайларга бүләк итә. Аларны мактый-мактый, рәхмәтләр әйтеп, башларына кидерә. Малайлар көзгегә караша-караша кияләр, елмаялар, бер-берсенә күрсәтешәләр, ә шул вакытта алып баручы сөйли.)
Алып баручы. Түбәтәй- төрки халыкларда ирләрнең төп баш киеме. Ислам динендә дә ул сөннәт булып санала ( ягъни Мөхәммәд пәйгамбәребез с.г.в. тарафыннан киелергә кушылган). Ул кызуда кояш сугудан саклый, салкында җылыта. Шулай ук ул пөхтәлек, чисталык символы булып тора.
Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымалардан гына тегелгән, чөнки йон, ефәк электрлаша, ә гади тукымадан тегелгән баш киеме биоэнергиянең керүен тоткарлый.
Әби. И , балалар. Без бит әле яшь чагында бик кызык кына уен уйный идек ,”Түбәтәй” исемле. Әйдәгез әле сезне дә шул уенга өйрәтим әле. (Әби “Түбәтәй” уенын уйнарга өйрәтә.)
Әби. Рәхмә, балакайларым! Олы кешене сөендергәнегез өчен. Яшь чакларым искә төшеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек. Кая әле яшь чагымда кигән калфагымны сезгә дә күрсәтим.
(Әби сандыктан калфагын ала, оныгының башына кидерә, аңа сокланып карап тора. Ул арада оныгы сүз башлый.)
Кыз. Сандыкта ятты озак
Әбием чиккән калфак.
Ул калфакны әнием дә
Кадерләп кигән һәрчак.
Милләтемнең нуры анда
Ука, чугы, чачагы.
Онытма, ядкарь бүләк-
Әбиемнең калфагы.
(Кыз көзгедән карый, кызларга күрсәтә, кызларга да киеп карарга бирә, үзара сөйләшәләр, сокланалар, а шул вакытта Алып баручы сүз алып бара.)
Алып баручы.Заманына карап калфакларның рәвеше үзгәрә торган булган. 18нче гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19нчы гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын-көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән.
Калфакның чигелешенә игътибар итсәк, анда күбесенчә чәчәк бәйләмен , ай-йолдыз балкышын, үсемлек сабакларын, үлән яфракларын күрербез. Болар барысы да табигатьнең яшәү сулышын, яшәү көчен зурлый.
(Сөйләгән вакытта калфакларның төрләрен күрсәтеп бара.)
Әби.Рәхмәт, балаларым, килгәнегез өчен. Җанга шундый рәхәт булып китте. Айназ кызыма( 2нче бала) сокланы карап туймыйм. Без яшь чагында тага торган чулпылар таккан. Кайлардан алдың аны?
( Уртага толымнарына чулпылар, колагына көмеш алкалар таккан кыз чыга.)
2нче кыз. Миңа аларны дәү әнием бүләк итте.
Чың-чың итеп чыңлыйлар
Толымнарда чулпылар.
Иң башыма хәтле төште
Матур көмеш алкалар.
Минем йөрәгемне кага
Әбиемнең чулпы чыңы.
Яңа буын оныклар да
Чыңлатыр микән аны?
Әби. Сезнең кебек акыллы, мәрхәмәтле, милли сәнгатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас, аны киючеләр көннән-көн күбәер, Аллаһы боерса.
2нче бала.Калфак, яулык, күлмәк, камзул-
Болары безгә таныш.
Сөйләгезче, кайчан туган
Татарда чиек-кәвеш?
4нче бала. Мин беләм. Теләсәгез сөйлим.
Борын-борын заманнарда
Болгар иле булган ,ди.
Безнең борынгы бабайлар
Шушы илдә торган , ди.
Ул бабайлар әйбәт күннән
Читекләр теккәннәр, ди.
Читек киеп, дөнья буйлап
Сәүдә дә иткәннәр , ди.
Шушы нәни генә читек
Таныткан ди халыкны,
Хезмәт сөю бабайларга
Китергән ди байлыкны.
Ул заманда күп халыклар
Чабата кигәннәр, ди,
Ә безнең Болгар бабайлар
Читектән йөргәннәр, ди.
Читек кигән бабайларга
Куркып яу да кермәгән,
Читекле Болгар илендә
Эч пошырып йөрмәгән.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр,
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
1нче бала. Төрле төсле сурәт төшкән
Ул чәмчәле читеккә,
Чибәр кыздан ким булмаган,
Читекле батыр егет тә.( Читекле егетләргә ишәрә итә.)
5нче бала. Без дә читекләр турында тарих фәнендә укыган идек. 985нче елда бер вакыйга була. Руслар Болгар иленә яу белән килә. Сугыш барышында болгарлар җиңелә башлый. Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә төшә. Әмма сугышның язмышын үзгәртерлек шундый хәл була. Руслар болгар сугышчыларының һәрберсендә яхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң кала. Ник дисәң, русларның яакларында чабата була. Гаскәр башлыгы шунда сугышны туктатырга, болгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә. “Бөтен гаскәренә күн итекләр кидергән халыктан ясак түләтеп булмас, әйдәгез үзебезгә тиң чабаталыларны эзлик”,- дигән ул.
Шулай итеп ,читекләр болгарның һөнәрчелек данын тагын да арттырган.
Әби. Әфарин, балакайларым! Милли киемнәр турында күп беләсез икән. Мине сөендердегез.
Кыз.Әбием, җыр дәресендә без читекләр турында җыр да өйрәнгән идек. Безне дә тыңла әле. Кызлар, егетләр җырлыйбызмы?
(“Их, Арча читекләре” җырын башкаралар.)
Әби. Балалар, карагыз әле. Хәтерлисезме сез бәләкәй чакта урамда “Башмакчы” уенын уйный идек? Әйдәгез әле шуны искә төшерик әле.
(Түгәрәккә басып уйныйлар, әби башта уртада.)
Әби. Бигрәк матур җырлыйсыз да, шигырь дә сөйлисез. Болай булгач, сандыгымдагы алъяпкычымны да сезгә күрсәтми булмас инде. Айсылу (1нче бала) балакаем, синең туган көнеңә дип чиктем бу алъяпкычны ( кызга бүләк итә, кыз аны киеп уртага чыга).
1че бала. Алъяпкычымның бизәге
Нурлар сибә йөземә.
Чәчәк төшкән һәрбер кием
Килешәдер үземә.
Алып баручы. Ә хәзер сезнең алдыгызда 7нче сыйныф укучылары татар халык биюен башкаралар.
Әби. Кызларым, балакайларым. Без яшь чагында хатын-кызны яулыксыз очрату гаҗәп хәл иде. Чөнки безнең динебез-ислам- хатын-кызга яулыкны киюне фарыз дип кылган. Безнең бары тик кул очлары һәм битебез генә ачык булырга тиеш.
Шуңа күрә сандыгымда да мин яулык-шәлләремне бик кадерләп саклыйм.
Менә бу- ефәк шәл.(Һәрбер шәлне күрсәтеп балаларга бирә бара.)
Бу- зәңгәр шәл.
Иң яраткан шәлем- мамык шәл. Ул мине салкын кичләрдә җылытып тора.
Аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән чуклы шәлем дә сакланган.
Алып баручы.Безнең язучыларыбыз да шәлләргә битараф калмаган. Әйтик ,драматург Кәрим Тинчурин атаклы “Зәңгәр шәл” драмасын яза. Халык шагыйре Сибгат ага Хәким Оренбург шәле турында менә нәрсә яза:
Оренбург шәле челтәрле бизәк,
Кышкы юллар төсле каймалар.
Язмаларымны хәтерләтә торган
Андый шәлләр тагын кайда бар?
Татарстанда моннан 10 еллар элек яулыклы сылукайларны очрату гаҗәп хәл булса, хәзер инде аларга күнегеп җиттек. Татар хатын-кызлары арасында яулыклы, итәген-җиңен күркәм итеп җыйган, үз-үзләрен тотуларыннан ук нур, сафлык бөркелеп торган туташлар саны ишәя бара.
Урамда, халык арасында йөргәндә яулыклы кызларга чиксез сокланып караучылар белән беррәттән, аларны кызганып: “Яшьлеген, матурлыгын яулык астына яшергән”,- диючеләр дә табыла. Әмма халыкта шундый әйтем бар:” Зиннәтле ташның урыны зиннәтле савытта”. Һәркем өендә зиннәтле бизәнү әйберләрен, асылташларын аерым бер урынга җыеп куя. Хатын-кыз- кешелек дөньясында иң гүзәл зат. Яшьтән үк тыелганнан тыелып, хәләл белән хәрамны аера белү- ул үзе бер батырлык.
Балалар! Сез “Могҗизалар кыры” тапшыруын яратып карыйсыздыр. Шушы тапшыруларның берсендә алып баручы Леонид Якубович шундый сорау бирде: “Өстендә нинди киеме булмау борынгы рус хатын-кызлары өчен зур хурлык саналган?” (Мольбертта 5 шакмак ясалган, тамашачылар белән “Яулык” сүзе табыла.)
Ә хәзер безнең кызларыбыз сезгә яулык кию ысулларын тәкъдим итәләр.
1нче кыз. Дүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы җәй көне- эсседән, кыш көне салкыннан саклый. Яулыкның ак өсле булуы- беренчедән, башны эссе сугудан сакласа, икенчедән, ул- сафлык, чисталык билгесе.
2нче кыз.Өчпочмаклап бәйләү- күбесенчә, мөселман хатын-кызларына хас күренеш. Чөнки, ислам әхлагы буенча, хатын-кызның киеме тәненә сыланып тормый, бите һәм кул чуклары гына күренеп тора.
3нче кыз.Чалма кебек бәйләү- бик уңайлы, чәчне дә каплый, купшылап бәйләргә дә мөмкин.
4нче кыз.Чөеп бәйләү- йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый.
Әби.Сез сөйләгән шигырьләрне, җырларны тыңлап вакытның үткәне сизми дә калганмын. Сандыгымда сезгә күрсәтәсе тукыган, чиккән сөлгеләрем дә, эскәтерләрем дә, башка әйберләрем дә бар. Алары турында икенче вакыт. Аларның матурлыкларына карап бергә сокланырбыз. Ә хәзер әйдәгез, үзегезне тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Бергәләп, тәмле итеп, чәйләр эчик.
(Әби сандыгын яба, самоварын күтәреп чыгып китә. Уртага 2 бала чыга.)
Кыз. Бу байлыкны урнаштырып,
Әби сандыгын япсын,
1нче бала.Безнең кебек балаларга аны ачып күрсәтсен.
(Әби керә. Балалар өстәл тирәли чәй эчәргә утыралар.)
Алып баручы. Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара. Шуңа күрә дә гореф-гадәтләребез яшәр, чәчәк атар. Ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез. Шуның белән кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.
(Катнашучылар зал уртасына чыгып баш ияләр.)