1 нче укытучы. Бу шигырь бер-береңә яманлык эшләргә ярамавын искәртә. Яманлык эшләсәң, ул, һичшиксез, үзеңә кире әйләнеп кайта. Балалар, сез дә бу турыда беркайчан да исегездән чыгармагыз. Муса Җәлил язган шигырьләр аша без аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балачак тормышын күз алдына китердек.
. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Нәкъ унике күзе бар,
Сиңа әйтер сүзем бар,
Колагымны бор гына
Уятырмын, тор гына.
Ул нәрсә?
Укучылар.. Сәгать!
Әйдәгез хәзер бу җырны тыңлыйк
4б сыйныф укучылары башкара.
Сәгать суга: «Даң, даң!..»
Хәбәр бирә таңнан:
—Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә — эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.
Сәгать йөри: «Келт-келт!..»
- Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
— Тукта, мине көт, көт!..
Сәгать җырлый: «Диң-диң!..»
- Мин бит туктый белми
- Моннан ары, «зиң-зиң!»
Миңа карап йөр син!..
2 нче укытучы
Ә хәзер 3б сыйныф укучылыры Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйлиләр.
Сафин Әмир "Имән"шигыре
Айратенян Арсен "Көз җитте"
Гибадуллин Руслан "Җилләр"
Низамова Альбина "Суык бабай"
Шарыпов Денис "Бер шигырь"
Гилҗмутдинова Алина "Яз җыры"
1 нче укытучы
Шулай матур гына шигырьләр иҗат иткәндә, сугыш башлана… 1941 елда Муса Җәлил фронтка китә. Муса каты яраланып, дошман кулына эләгә. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Муса Җәлил үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Төрмәдә бик күп шигырьләр язган. Шуларның берсе «Кызыл ромашка» шигыре. Ә хәзер кызларыбыз ромашкалар биюен башкаралар.
Музыка астында Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыренә сәхнәләштерелгән күренеш башкарыла. Кызлар «Чәчәкләр биюе»н башкаралар. Кызыл ромашка залның түрендә моңаеп утыра. Ромашкалар
1 нче чәчәк. Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
нче чәчәк. Нидән кызыл чукларың?
Знче чәчәк. Нидән алсу төсләрең?
Алып баручы. Әйтте кызыл ромашка:
Кызыл ромашка. Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарын
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы
Чигенмәде, тик таңда.
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем, кызыл күлмәгем
Бик ошады. Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында.
Кызыл ромашка ак ромашкаларга кушылып биюне тәмамлый.
2 нче укытучы
Укучылар, без бүген Муса Жәлилнен туган көненә багышлап кичә үткәрдек. Аның шигырьләрен тыңладык. Әйдәгез тикшерим әле сезне.Ихтибар белән тыңладыгыз микән?
Шагыйрь кыска гөмер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек. Шагыйрь бу яктан бик бәхетле.
Муса Җәлил шагыйрь генә түгел, ул герой – шагыйрь. Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә (Муса Мостафа улы Җәлиловка) СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ исеме бирергә.
2 нче укытучы
Укучылар, Муса Җәлилнен язган шигырьләре күп, әдәби байлыгы зур.. Ул хөкүмәтебезнең иң зур бүләге Ленин премиясенә лаек булды.
Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге поселок бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.