Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кәче төп гомумбелем бирү мәктәбе”
Үткәрде:
Копылова Гузалия Гарифулла кызы
Нәүрүз килә,Нәүрүз!
Бу тәмле сүз.
Җир йөзендә тоташ бер ямь ул.
Җир –табигать белән кеше җанын
Игез-тигез иткән бәйрәм ул .
Нәүрүз-
мөбарәкбад !
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Нәүрүз бәйрәме белән сезне! Бу сүз фарсы телендә “яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Урта Азия, иран һәм Афганстанда борынгыдан килгән яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме көн б-н төн тигезләшкән чорга 21-22 нче мартка туры килә.
(Ике яктан“Төн” б-н “Көн” чыга).
Көн: Исәнме Төнкәем!
Төн: Ярый әле син бар Көнкәем!
Көн: Миндә сине бик сагындым , Төнкәем!
Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.
Көн: Туган ягыбызга яз килә-Нәүрүз килә! Бәйрәм б-н тәбрик итәм сине Төнкәем!
Төн: Бүгенгесе көндә без вакытларыбыз-сәгатҗләребез б-н тигезләшәбез, Көнкәем. Ә аннан соң мин-төн кыскара барам. Әсин –көн озыная барачаксың.
Көн: Яз килә! Яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып тирә-якны үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.
Төн: Кырлар .басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.
Көн:Еллар тыныч булсын! Игеннәр мул булсын!
Төн: әйдәле көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитмәде микән, күзәтеп килик әле.
Көн б-н Төн бергә : Нәүрүзбикә!(2 тап)
Алып баручы:
Кояш әле үзе тау артыннан чыкмаса да, йомшак нурларын фонтан кебек зәңгәр күккә бөрки. Әнә матур булып таң атып килә.
(уртага кояш булып киенгән бала чыга)
Кояш: -Мин булмасам
Көнең матур булыр идемени . кешем!
Якты нурым сиңа бөркелә.
Колач җәеп , матурлыкка төренеп,
Бар табигать нурга төренә.
Алып баручы: - Карагызчы , нинди матурлык, җиргә ямь биреп Нәүрүз килә, Нәүрүз килә!
(Вальс көенә Нәүрүз керә, кулында умырзая чәчәкләре)
Нәүрүз:-Исәнмесез дускайларым минем! Газиз җирем! Якты кояшым! Гүзәл чәчәкләрем! Бөек кешеләрем! Исәнмесез!
Бергә: Хуш киләсең Нәүрүзбикә!
Нәүрүз: Бүген барлык кешеләр мине зурлый. Бәйрәм бүген ,бәйрәм бүген!
Алып баручы: Әйе, Нәүрүзбикә, безнең балалар сине көтеп алдылар, җырлар . шигырьләр, төрле уеннар өйрәнделәр.
Нәүрүз: Рәхмәт сезгә, дусларым!
Мине көтеп алгансыз
Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын,
Яз саен килеп торсын.!
1нче укучы: Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең
Кышлар буе көттек үзеңне.
Оланнарга инде ач йөзеңне,
Һәм ирештер татлы сүзеңне.
2 нче укучы: Нәүрүз килде, Нәүрүз!
Бу тәмле сүз
Җир йөзендә тоташ бер ямь ул
Җир табигать белән кеше җанын
Игез-тигез иткән бәйрәм ул!
3 нче укучы: Кыш китте , яз килде,
Үрдәк белән каз килде
Былбылдан аваз килде,
Нәүрүз бәйрәме килде.
4нче укучы: Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде.
Яз белән муллык килде,
Яз белән шатлык килде.
5 нче укучы:Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез дуслар кунакка
Зур бәйрәм бүген бездә
6 нчы укучы: Әй кояшкай , зәп-зәңгәр күк
Безгә карап көләсеңме?
Сайрар кошлар, саф чишмәләр
Безнең җырны ишетәсезме?
7 нче укучы: Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Җырлыйк әле алтыны
Җырласак та килешәдер
Бүген бит бәйрәм көне.
Җыр:
8 нче укучы. Көн әйтәдер- мин озын!
Төн әйтәдер –мин озын!
Күктә кояш көлеп тора
Икебездә бер бүген!
Көн кояшка авыша
Төн авыша аена
Көн дә, төн дә әйтә”Әйе,
Икебездә бер бүген”.
9 нчы укучы: Көн белән төн тигезләшкән,
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткән икәндә икән
Һәм хәбәр иткән икән.
Бәрәкәтле булсын язлар
Нәүрүз котлы булсын!
10нчы укучы: Ямьле яз килә
Селтәп камчысын
Ләйсән яңгырның
Сибеп тамчысын.
Яңгыркаем яу. Яу!
Илгә ачлык килмәсен
Иген, ашлык күп булсын
Башаклары тук булсын.
11нче укучы: Рәхмәт сиңа, җылы кояш
Якты нурлар сибәсең.
Рәхмәт сиңа кара туфрак
Безгә байлык бирәсең.
12нче укучы: Әйтегезче кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк
Кыш айларында яратам
Әмма яз күңеллерәк.
13нче укучы: Көннәр җылы, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
Нәүрүз:- Дусларым мин сезгә бик матур умырзаялар алып килдем. Алар язның беренче чәчәкләре. Шушы умырзаялар б-н биеп алсак бик күңелле булыр иде.
(Чәчәкләр б-н бию)
Алып баручы: Нәүрүзбикә, безнең балалар “Тамчы, там” дигән җырлы уен өйрәнделәр бит. Әйдәгез аларны уенга чакырыйк әле.
(Җырлы уен)
Нәүрүз: Ә бәйрәмнәр бит халык уеннарыннан башка үтми.Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.
Кашыкка йомырка салып йөгерү.
Зур аяк киемнәре киеп бию.
Нәүрүз: Сандугачлы матур таң атканда,
Кояш сибә алтын нурларын
Күңелгә ямь , йөрәккә дәрт бирә,
Җырлагыз сез татар җырларын!
Җыр: “Яз килә”
14нче укучы: Кояш җылысын мул сибә,
Карлар эри урамда.
Кошларда тиздән кайтырлар,
Тынып калыр буранда.
Кыш белән яз гел тартыша.
Кышның китәсе килми.
Күпме тырышса да, берни
Эшли алмавын белми.
15нче укучы: Ишегалды, юлларда
Карлар эреп беттеләр.
Балалар бит бу көнне
Бик зарыгып көттеләр.
Гөрләвекләр юл буйлап ашыгып йөгерделәр.
Яз килүе турында
Һәркемгә белдерделәр.
16 нче укучы: Нурлы кояш!Якты кояш!
Иртән иртүк көлә ул.
Кайда кунып , кайда йоклап,
Безнең янга килә ул?
Кояш безгә җылы бирә,
Алтын нурларын сибә.
Җир йөзенә болыннарга
Чәчәктән келәм чигә.
Кояш һәрчак балкып торсын.
Шатлык белән дөнья тулсын
Һәммәбез кояш күк җылы
Һәм ачык йөзле булсын.
17 нче укучы:
Гасырлардан гасырларга,
Офыктан офыкларга
Оча-оча Нәүрүз кайта
Тарихтагы дусларга.
Их син Нәүрүз чибәре,
Язлар белән кил әле.
Дөрләп янган йөрәгемә
Тамчыларын сип әле.
Соң булса да авылыбызга
Кайта Нәүрүз кайта яз.
Уянырга өнди безне
Ерактагы кайтаваз.
Яз аенда умырзая
Булсын Нәүрүз бүләге.
Нәүрүз: Елларыбыз имин булсын!
Күгебез аяз булсын!
Йөзегез көләч булсын!
Игеннәр уңып торсын!
Бәбиләр туып торсын!
Дөньялар тыныч булсын.