kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Пускай поют наши родники" (на татарском языке)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие посвящается 22 апреля - Всемирному Дню Земли и проводится в рамках акции "Я разговариваю по татарски". В 2016 году оно особенно актуальна, так как 2016 год в Республике Татарстан объявлен "Годом охраны водоемов". Этот конкурс проводится в рамках акции "Поют родники". Сама акция включает в себя 2 направления, 2 этапа. Первый этап - защита проекта-презентации на тему "Поют родники Джалиля". Каждый класс готовит один проект по благоустроенным нефтяниками родникам поселка. Второй этап - проведение субботников на территории этих родников. 

На мероприятие были приглашены сотрудники отдела экологии и охраны окружающей среды НГДУ "Джалильнефть" и местные поэты.

Материалы конкурса потом можно использовать во время экологических уроков, классных часах, беседах и во время подготовки к научно-практическим конференциям.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Пускай поют наши родники" (на татарском языке)»

Шәйдуллина Л.К., Кәлимуллина Р.З., Сарман районы

икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле укытучылары

Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында Халыкара җир көненә багышланган мәктәпкүләм презентацияләр бәйгесе

Челтериләр Җәлил чишмәләре”

(Бәйге “2016 нчы ел –Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы”ндагы “Челтериләр чишмәләр” акциясенә кушылып үткәрелде)


Экранда бик ямьсез күренешләр күрсәтелә. Чишмә яны пычрак, чүп-чар белән тулы, янында үскән агачлар киселгән, сындырылган.

1 нче алып баручы Г.Афзалның “Чишмә башы” шигырен укый.

1 нче алып баручы.
Бер эсседән качып,
Бер суыктан,
Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер
Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,
Бер яхшылык булсын дигәндер.

Тау итәген ярып чишмә типкән,
Салкын гына суы саф көмеш
Челтер-челтер итеп агып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Анда килеп намаз укыганнар
Мосафирлар дога кылганнар.
Чишмә башы - изге урын диеп
Тәсбих әйтеп торган урманнар 


2 нче алып баручы. Ләкин бу күренешне күреп бер дә изгелек турында сөйләп булмый шул. Күр ничек авыр бу чишмәгә! Гүя елый кебек ул. Аның тавышында әрнү ишетелә кебек. Мондый хәлләрнең булуына күңел дә ышанмый.

1 нче алып баручы. Әгәр шушы сихри чишмәнең теле булса, ул безгә үзенең моң-зарын сөйләр иде. “Кешеләр, сез күңелегезгә ямь, тәнегезгә шифа эзләп минем яныма киләсез. Арсагыз, ял итәсез, сусасагыз минем суымны авыз итеп, сусавыгызны басасыз. Минем янымда матур бәйрәмнәрегезне үткәрәсез. Мин бик күп истәлекле вакыйгаларның шаһитына әвереләм. Ләкин сез киткәч, мин чүплек савытына әвереләм. Кешеләр, ник шундый соң сез? Сез ник үзегез турында гына уйлыйсыз? Үзегезне генә яратасыз? Ник бүгенге көн белән генә яшисез?” дияр иде ул безгә.

2 нче алып баручы. Ә бит безнең ата-бабалаларыбыз чишмәләргә изге сулыклар итеп караганнар. Сезнең авылларның урнашкан урыннарына игътибар иткәнегез бармы? Авыл салыр суы булган җирне сайлаган бабайлар. Авылның башында берничә чишмәсе бар. Аларның суы салкын, тәмле, шифалы...

1 нче алып баручы. Ата-бабаларыбыздан килгән бу гадәт дәвам итә. Бистәбез янында да әллә ничә чишмә бар. Аларның суы, җыры безнең күңелләрне дәвалый.

2 нче алып баручы. Бу чишмәләр - нефтьчеләребезнең гүзәл башлангычының үрнәге. “Татнефть” җәмгыяте чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Һәр чыганак нефть һәм газ чыгаручы идарәләрнең нинди дә булса цехына беркетелгән. Ул цех исә бөтен фантазиясен, күңел җылысын кушып эшкә тотынган.


1 нче алып баручы. Нинди генә гүзәллек тудырмаган нефтьче абыйларның куллары. Һәр чишмә яны үзенчәлекле. Һәр чишмәнең үз йөзе, исеменә бәйле рәвештә үзенчәлеге бар.


2 нче алып баручы. “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең табигатьне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге чишмәләрне төзекләндерү белән генә чикләнми. Бу чишмәләрнең суының составы да даими контрольдә тотыла, башка сулыклар да игътибарсыз калмый. Гомумән, нефтьчеләрнең табигатебез, экология белән бәйле эшчәнлекләре турында сөйләшү өчен, бәйгегә нәтиҗә ясар өчен без бүген бирегә идарәнең экология бүлеге башлыгы Илгиз Габит улы Раяновны чакырдык. Сүзне аның үзенә бирәбез.

(чыгыш)

1 нче алып баручы. Шушы урында нефтьчеләребез эшчәнлегенә рәхмәт булып бер матур җыр яңгырасын әле.


(Г.Бәшировның С.Садыйкова сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җыры яңгырый)


2 нче алып баручы. Табигатькә мөнәсәбәтләрен нефтьчеләр хезмәтләре, менә шундый гүзәл башлангыч белән белдерсәләр, шагыйрь, язучыларыбыз аны үзләренең шигырьләре, әсәрләре аша безгә җиткергәннәр. Әдәбиятта сулыкларны “Планетабызның зәңгәр күзләре” дип атау бар. Ул булсын әдәбият, ул булсын сынлы сәнгать, никадәр әсәрләр язылган, языла, язылачак әле алар хакында. Табигатьнең гүзллеген күрми калу мөмкин түгел, аңа соклануны шулай белдерә алу талантлыларга гына бирелә. Шундый талант ияләренең берсе бүген бездә кунакта. Нефтьче шагыйрә, бистәнең “Җәлил чаткылары әдәби берләшмәсе әгъзасы, җыентыклар авторы Г.Гаффарова.

(чыгыш)

1 нче алып баручы. Бик зур рәхмәт Сезгә. Иҗат чишмәгез саекмасын, безне шулай уйландыра, яхшылыкка өнди торган шигырьләрегез белән куандырып, тәрбияләп торыгыз.


2нче алып баручы. Инде, дуслар, бәйгенең йомгаклау өлешен башлыйбыз. “Челтериләр чишмәләр” акциясе үз эченә ике төрле юнәлешне алды. Бүген һәр сыйныф “Челтериләр Җәлил чишмәләре” бәйгесендә районыбызның нефтьчеләр төзекләндергән бер чишмәсе хакындагы проект эшен-презентациясен яклаячак. Ә инде бу чишмә янында булып, аның тирәсен тәртипкә китерү акциясенә йомгак май аенда булачак.


Бергә. Башладык.

(Укучыларның проектларын яклавы)


1 нче алып баручы. Кичә башында күрсәтелгән чишмә рәсеме тарихта калсын иде, дуслар. Сулыкларыбыз безне чиста ярлары белән каршы алсын, озатып калсын иде. Аларның чисталыгы безнең үзебездән тора.


2 нче алып баручы. Табигать искиткеч гүзәл, аны саклау, яклау – һәркемнең изге бурычы. Агачлар утыртыйк, чәчәкләр, гөлләр үстерик, чишмәләр җырын тыңлыйк. Күңелләребез күтәрелеп, җаннырыбыз сихәтләнеп китәр. Изгелек кылырга ашыгыйк.

1 алып баручы. Акциянең беренче этабын йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү өчен сүзне мәктәбебез директоры Г.Ф.Латифуллина бирәбез.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Пускай поют наши родники" (на татарском языке)

Автор: Шайдуллина ландыш Камиловна, Калимуллина Райхан Зиннуровна

Дата: 24.04.2016

Номер свидетельства: 322149


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства