Буа муниципаль районы Гомәр Гали исемендәге Иске Тинчәле төп гомуми белем мәктәбе
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
география укытучысы
Ф М Гайнетдинова
Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Укытучы! Бәйрәмең белән сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебрәк үтәргә тырышсын.
Бүген тантаналы зур бәйрәм! Бүген бер генә кеше дә яраткан укытучыларын, тәрбиячеләрен искә алмыйча калмыйдыр.
Безнең өчен иң талантлы, акыллы, матур кешеләр – яраткан укытучыларыбыз. Барлык укучылар исеменнән сезгә олы хөрмәтебезне һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
. 1. Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә
Телим шигырь бүләк итәргә.
Күңелемдәге олы рәхмәтемне
Изге теләгемне әйтергә.
2 Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,
Һәрвакытта гадел, түзем дә.
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Каласыз Сез күңел түремдә.
1 . Укытучы, өмет Һәм мәхәббәт
Саласыз Сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез
Зур ышаныч безгә, терәк тә.
2 . Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да,авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр .Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз.
Хөрмәтле Гүзәлия Җәвит кызы !
Мәктәбебез даны районда гына түгел, республикада да билгеле. Мәктәп һәм укучылр уңышы-сезнең фидакарь тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Оста, таләпчән җитәкче булуыгызга сокланабыз һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Кичер мине, укытучым,
Тынычлыгың алганым өчен.
Тырышлыгыңны бәяләми
Битараф булганым өчен.
Кичер, сөйкемле йөзеңә
Җыерчыклар салган өчен
Дәресләргә әзерләнми.
Икелеләр алган өчен.
2. Рәхмәт сиңа, укытучым,
Сабыр булып калган өчен,
Бар явызлыкны оныта,
Гафу итә алган өчен.
Хор: Рәхмәт барысы өчен дә!
Җыр____________________________________
Математика фәне серләренә төшенергә өйрәткән укытучыбыз, Миләүшә Робертовна!
Гомер буе якты нур өләшеп,
Белем биреп, биреп тәрбия,
Сез яшисез, шуңа күрә зурлап
Күпме кеше сезгә баш ия.
Сокланырлык гомер кичерәсез,
Балалар дип янып яшисез
Олы җанлы, киң күңелле,якты,
Фәрештәгә тиңләр кеше сез!
____№_________________________________________________________
Чын күңелдән хөрмәт иткән укытучыларыбыз Зөлфия Заһитовна,Әлфия Җәмиловна, Гөлнара Фирдинантовна!
Сез татар теле һәм рус теле кагыйдәләрен генә түгел, гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел җылысын биреп, һәр адымыбызны күзәтеп, төрле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыларыбыз сез!
Күктәге йолдызлар кадәр
Шатлыклар килсен сезгә.
Мәктәптә үткән һәр сәгать
Куаныч бирсен сезгә!
Сәлам биреп, йолдызлар да
Эшләпәсен салыр сезгә.
Балалык – яшьлек чаткысы
Һич сүрелми йөзегездә.
Һаман да япь-яшь булып,
Калырсыз сез безнең күңелдә.
Төрле яктан сагынышып
Кайтырбыз без сезне күрергә.
№___________________________________________________________
Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары: Гөлфам Солтановна, Гөлия Расыховна, Гөлнур Фәһимовна, Ләйсән Фатыхона! Кеше гомерендә гүзәл мизгелләр белән бәйле бер шәхес – аның беренче укытучысы була. Һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең мәңге хәтерендә ул.
Күзләреңдә очкын, ялкын,
Йөрәкләргә учак яктың,
Беренче мөгаллимем.
Син – галим дә, син – җырчы да,
Син – рәссам да, тылсымчы да,
Беренче мөгаллимем.
Якты көннең кояшы син,
Гомерләрнең юл башы син,
Беренче мөгаллимем.
Сабыйлыкның нәбие син,
Мәктәптәге әнием син –
Беренче мөгаллимем!
Тормыш серләренә төшенүләр
Башлана бит хәреф танудан,
Сиңа ачык булган бар нәрсәләр
Миңа иде ул чак - карурман.
Карурманда сукмак күрсәтүче,
Тел ачкычы миңа бирүче,
Син, беренче укытучым минем,
Иң беренче булдың, беренче.
№_________________________________________________________
1 Эльмира Илнуровна! Безнең алыштыргысыз биология укытучыбыз. Алдагы тормышыгызда яңадан-яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез сезгә!
Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял йокыңны онытып янарга.
2 Хөрмәтле укытучыбыз Фәридә Мөнировна!
Рәхмәт сезгә укытучыбыз
Безнең яшь буынның
Йөрәгенә салдыгыз батырлык.
Күңеленә нур, теләгенә канат,
Акылына бирдегез матурлык.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен
Сезнең йөзегездә шатлык нуры
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен!
№______________________________________________________________
1 Тарих фәненең нигезләренә төшендергән укытучыбыз Миләүшә Рафиковна!
Агач аумый, тамыры тирән китсә,
Кеше бөек эше белән
Яшәгез сез ныклы сәламәтлек,
Яшәү дәрте күркәм эш белән.
2 В языковую среду На урок я к Вам приду. Мне английский очень важен – Вдруг туда я попаду?! Знаю точно, что меня Вы научите, любя, Всем неправильным глаголам. Выучу английский я. Буду я в английском асом, Буду самым лучшим в классе! И на улицах я спикать По-английски стану басом. Вы ведь лучший педагог! Уважаемая Юлия Николаевна! Благодарим вас за то, что учите английскому языку!
№______________________________________________________________________
1. Хөрмәтле физика укытучыбыз Гөлҗиһан Исмагиловна!
Сездә булган төгәллек бер кешедә дә юктыр. Бәлки шушы сыйфатыгыз белән уңышларга ирешәсездер, укучыларның ихтирамын яулап алгансыздыр.
2. Без беләбез сезгә җиңел түгел,
Күпме язмыш сезнең кулларда.
Ләкин, ышаныгыз һәрчак без булырбыз
Сез күрсәткән тугры юлларда.
Еллар үтәр, очар кошлар сыман,
Без очарбыз туган төбәктән.
Кайда гына ләкин булсак та без
Без сакларбыз сезне йөрәктә.
№___________________________________________________________________
1. Яраткан укытучыбыз Альберт Завидович! Гомерегезне балалар тәрбияләүгә багышлап, спортта гел беренче булырга, күп җиңүләр яуларга өйрәттегез.
Җылы караш, назлы сүзләреңнән,
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны.
№________________________________________________________________
2. Бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган яраткан мөгаллимнәребез! Бөтен җан-тәнегез белән үзегезнең эшкә бирелгәнлегегез, безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора.
Булган чакта сезнең кебекләр
Һәрбер кеше табар үз юлын,
Һәрбер кеше табар үз җырын,
Күмелеп калмас алтын бөртекләр
Булган чакта сезнең кебекләр.
№________________________________________________________________________
1 Рәхмәтләрнең иң олысы сезгә булсын, хөрмәтле укытучыларыбыз!
2 Укытучы – тынгы белмәс кеше,
Җәй көне дә көзне сагына.
Балаларын уйлый иртә-кичен,
Һәркөн күзе мәктәп ягында.
Укытучы өчен уку елы –
Урак өсте, уңыш үстерү.
Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән
Һәрбер уку көнен уздыру.
Хәерле юл сиңа,укытучы,
Изге булсын кылган гамәлең,
Булдыргансың, рәхмәт, молодец! дип,
Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!
№ «Бәхеттә,шатлыкта”_____________________