Тема: Сәламәт яшәү рәвеше .
Максат: Укучыларны сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре белән таныштыру.
Укучыларга сәламәтлекне сакларга кирәклеген төшендерү.
Начар гадәтләрдән сакланырга өйрәтү .
Материал: дәреслек, методик ярдәмлек, “Ялкын “ журналы.
Җиһазлау: компьютер , слайдлар .
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
Класста уңай халәт тудыру.
Актуальләштерү .
Организмны чыныктыру ни өчен кирәк?(Сәламәт яшәү өчен) .Үзеңнең организмыңны һава, су, Кояш белән ничек дөрес чыныктырырга? Нинди авырулар инфикцион авырулар дип атала?
Без бүгенге дәрестә сәламәт яшәү рәвеше ничек булганлыгын өйрәнербез.
Яңа материал өстендә эш.
Укучылар белән әңгәмә.
Бер малай сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның барлык кагыйдәләрен дә бик яхшы белгән. Үзе белгән, ләкин бервакытта да үтәмәгән.Я оныткан, я ашыккан, ә кайчак бүгенгә ярар, иртәгедән башлап барысын да эшләрмен дип, үзен һаман тынычландырып килгән. Ләкин алдагы көндә дә , аннан соңгы көндә дә шул ук хәл кабатланган... Бу малай сәламәт булып үскән дип уйлыйсызмы сез?
Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен оныткандә бер түгел, ә даими үтәгән һәм шушы кагыйдәләр белән яшәгән кешегә генә алар чын файда китерә. Андый кеше турында : ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара , диләр. Болар нинди кагыйдәләр соң?
2. 1 слайд.” Чисталыкны сакла!” (юыну, бүлмәне , классны җилләтү рәсемнәре күрсәтелә)
Укытучы. Үзеңнең тәнеңне, киемеңне һәм торак йортыңны чиста тот. Әлбәттә , юыну гына да җитми. Кулны юарга, тешне чистартырга , душта сабын һәм мунчала белән юынырга, аяк киемен һәм өс киемен чистартырга , бүлмәне җилләтергә , ишегалдын чиста тотарга , урамга чүп ташламаска, бары чүп савытына гына салырга кирәк ...Сәламәт яшәү рәвеше чисталыктан башлана!
2 слайд. “Дөрес туклан.” (төрле ашамлыклар күрсәтелә)
Сәламәт туклану – сәламәт яшәү рәвеше нигезләренең берсе .Әйдәгез уйлап карыйк. Сәламәт туклану дип нинди туклануны әйтеп була?
3 слайд. Тест.
1. -Ризыкны төрләндерү
-Яшелчә һәм җиләк – җимешне җитәрлек куллану.
-Үз вакытында ашау.
-Ашыкмыйча ашау .
2.- Бертөрле ризык белән туклану.
Уйлап кара әле: син дөрес тукланасыңмы? Әгәр дөрес булмаса төзәтергә тырыш.
IV. Физкультминутка.
4 слайд. “ Хезмәтне һәм ялны дөрес оештыр.”
Сәламәтлекне саклау өчен, хезмәтне ял белән чиратлаштырырга кирәк. Иртән , мәктәпкә кадәр, телевизор кабыза, мәктәптән соң сәгатьләр буе компьютер янында утыра. Бу аеруча нерв системасы һәм күзләр өчен зарарлы. Алар белән артык мавыкма. Үзеңнең көн тәртибеңә саф һавада йөрү һәм уйнауны , китап укуны керт.
5 слайд. “ Күбрәк хәрәкәтлән!”(Спортзалда, саф һавада уеннар күрсәтелә)
Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә тырыш.Иртән зарядка яса. Күбрәе саф һавада хәрәкәтле уеннар уйна. Физик хезмәт, физкультура белән шөгыльлән. Чаңгыда шу.
6 слайд . “Начар гадәтләрдән саклан!” (Тәмәке тартучы, спиртлы эчемлекләр эчүчеләр төшкән рәсемнәр күрсәтелә)
Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар, зарарлы гадәтләр.
-Тәмәке иң элек дару үләне буларак кулланылган.XVIгасырда Вирджинияле Томас харриет көн саен организмны савыктыра дип, тәмәкене пропагандалый башлый, озакламый үзе үпкә рагыннан үлә.
-Тәмәке тартканнан инсульт(баш миенә кан саву) , үпкә, тамак, ирен, ашказаны рагы килеп чыга. Тәмәке тартучылар 2 тапкыр күбрәк үләләр. Тәмәкенең нервларны тынычландырруы, ябыктыруы, суыкта җылытуы турындагы мифлар – берсе дә дөрес түгел!
-Өйдә берәр тәмәкече булу кечкенә бала өчен көненә 1-2 тәмәке тартуга тиң. Аңа тиз салкын тия, бронхит яки пневмония белән ешрак авырый , сулыш системасы, үпкә авырулары мөмкинлеге 20 – 80 процентка арта. Галимнәр һәр тартылган сигареттан кешенең гомере 15 минутка кыскара.
Наркотиклар – кеше организмына үтергеч тәэсир итә торган үзенә бертөрле матдәләр алар. Наркотикны 1яки2 тапкыр кулланган кеше аңа күнегә һәм аннан башка яши алмый башлый. Андый кешедә дәваларга авыр булган куркынычлы авыру – наркомания барлыкка килә. Наркотик минең һәм бөтен организмның эшләвен боза., һәм ахыр чиктә кеше үлә. Наркотикларны тарату- зур җинаять, аның өчен каты җәзага тарталар.
Сәламәтлекне саклау өчен, бервакытта да тәмәке тартма, спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма, наркотикларга якын да килмә.
V. Дәресне йомгаклау.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару нәрсәне аңлата?
Сәламәт яшәүнең төп кагыйдәләрен санап чык.
Нинди зарарлы гадәтләр сәламәтлекне бетерә?