«Сөмбелә” бәйрәме
Алып баручы: Кешелекнең үзе шикелле үк
Борынгыдан килә бәйрәмнәр
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
Хәерле көн , исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Без бүген халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Елның сихри фасылында- көз аенда татар халкы “ Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул “Сөмбелә!”
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек “Сөмбелә”.
Сөмбелә тамашасында уеннар үткәрелгән. Бүген дә безнең кызларыбыз Сөмбеләгә үз программалары белән килделәр. Әйдәгез аларны алкышлар астында каршы алыйк. Бәйрәмдә ике команда катнаша.
Бүген командалар үзара ярышырлар, сынашырлар, ә аларны жюри әгъзалары бәяләр. Жюригә өч кешене чакырабыз:
Рәхим итегез!
Ярышыбызны башлыйбыз. Безнең беренче бәйге “ Таныштыру” дип атала. Командалар үзләре белән таныштыралар. Рәхим итегез.
2 нче бәйге. Көзнең матурлыгын, муллыгын мактап шигырь сөйләү бәйгесе.
3 нче бәйге . “ Бию бәйгесе”
Бие, бие, бие, әле
Биегәнең юк әле
Сине матур бии, диләр
Биетеп карый әле.
4 нче бәйге. “ Прическа ясау”
Чәчне озын итеп үстерү, тиешенчә йөртү бик үк җиңел түгел. Күп кенә кызлар чәчләрен кистереп , теләсә ничек кенә йөртәләр. Ә бит татар халкында икегә аерып таралган, җыйнак итеп үрелгән чәч йөз күрке булып саналган. Әйдәгез әле,
Кызларыбызны сынап карыйк. Алар чәчләрен матур итеп йөртә беләләр микән.
Алдагы бәйге “ Прическа ясау”.
Кызлар әзерләнгән арада без сезгә җыр тәкъдим итәбез.
Җыр
Зал белән уен.
Мин сезгә сораулар әйтәм:
1 Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)
2 Су кайда коры була? ( картада)
3 Казанның уртасында нәрсә бар ( з хәрефе)
4 Ат нигә улак янына килә ( улак үзе килмәгәнгә)
5 Каенда 8 алма бар иде, 5 есен алып ашадылар. Ничә алма калды? ( каенда алма үсми)
6 Кәҗәгә 7 яшь тулгач ул нишли (8 нче яшькә китә)
7 Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була? ( башын ишектән тыгып караса)
8 Суда нинди таш булмый (коры)
9 нинди шәһәр балык исемен йөртә? ( Алабуга)
5 нче бәйге “ Кем тизрәк” дип атала. Командадан икешәр кеше чыга. Күз бәйләп бер-берсенә чипсы ашаталар. Кайсы команда тизрәк ашап бетерә.
Молодцы!
6 нчы бәйге. “Тапкырлар бәйгесе”.
Сөмбеләдә элек – электән сынашулар булган. Әйдәгез , тапкырларны белик әле. Хәзер бирегә капитаннарны чакырабыз. Табышмаклар бездән, тапкыр җавап сездән.
Озын-озын егетләр,
Башларында бүрекләр (кукуруз)
Читтән карасам- аклы, татып карасам –татлы.(шикәр)
Кораб йөзә килә.(үтүк)
Мине тотып ашамыйлар, миннән башка туй да ясамыйлар (тоз)
Җир астында җиз бүкән, Ул ни икән? (бәрәңге)
Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)
Җир астында җиз бүкән. ( шалкан)
Ике корсагы, дүрт колагы бар.( мендәр)
Һәркемдә дә бар ( исем)
Койрыгы юк, башы юк, үзе дүрт аяклы. ( өстәл)
Җир астында кызыл әтәч. (чөгендер)
Катлы- катлы булып үсә Җир өстендә, ул нәрсә? (кәбестә).
Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез,
Зирәк икән үзегез.
Акыллы һәм матур булсын.
Сезнеү һәрбер эшегез.
Бәйге кыза, бәйге дәвам итә
Тагын көч сынашу сезне көтә.
7 нче бәйге
Филвордтан көзге муллык- яшелчәләр исемен тыабыгыз.
Җыр
Хәзер безгә командалар өй эшләренә ничек җаваплы караулары күрсәтәләр.
Рәхим итегез! Өй эше”көзге бүләкләр” әзерләү.
Җыр
Сүзне жюригә бирәбез.
Алып баручы: Гел кояш балкысын күкләрдә,
Чыкмасын кап-кара болытлар.
Тынычта яшәсен Җир шары,
Елмаеп уянсыннар оныклар.
Игеннәр көймәсен утларда,
Йортларга күз яше кермәсен.
Апалар, киленнәр, сабыйлар
Гомергә ачлыкны күрмәсен.
Кешенең күңеле һәрвакыт
Изгелек турында уйласын
Зәп-зәңгәр күкләрдә ялтырап,
Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.
Сүрелмәсен безнең күңелләрдә
Язлар бүләк иткән матур хисләр
Табыннарга муллык, җанга сихәт
Алып килсен безгә алтын көзләр.
Шуның белән әзерләнгән кичәбез тәмам. Килгәнегез өчен бик зур рәхмәт.