Авыр да, мактаулы да укытучы һөнәре
1 нче укучы Диана
Бүген бәйрәм – Укытучылар көне. Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны – карадан, яхшыны – яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.
Безнең өчен иң кадерле булган укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, ләкин мактаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. Мәктәбебезнең барлык укучылары исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Җыр. «Укытучы көне»
2 нче укучы Ранис
Укытучының сайлаган һөнәре
Авыр да, катлаулы да.
Илем һәм халкым алдында
Хөрмәтле, мактаулы да.
3 нче укучы Айсылу
Кеше тәрбияләвендә аның
Зурлыгы, олылыгы.
Әнә шуннан килә булыр
Педагог горурлыгы.
4 нче укучы Миләүшә
Укытучы метеор шикелле ул
Уттай янып үтә гомере.
Адым саен ул кабыза бара
Нәни дусларының күңелен.
5 нче укучы Алина
Картаер бер, ләкин ул кабызган
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр –
Укытучы эше үлемсез.
Җыр. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез».
Диана
Бәйрәмебезнең икенче өлеше «Дөнья тирәли сәяхәт» дип атала.
-Айгөл
Тынлык. Дәресләр бара. Без икенче этаж коридоры буйлап атлыйбыз. Һәр ишек яныннан үткәндә безгә төрле класстан төрле фразалар гына ишетелә.
Математика укытучысы. Эльвина
Мәсьәләнең биремен языгыз. Ике дус гөмбәгә киттеләр. Урман...
ОБЖ укытучысы. Равиль
20 километрга җәелгән химик зарарлану зонасында урнашкан. Махсус костюмнар һәм противогазлар киеп...
Тарих укытучысы. Аида
Мамонтлар елганың текә яр буйларына чаптылар. Аларны анда таш балталар белән коралланучылар көтә иде. Болар...
Инглиз теле укытучысы. Резеда
Мother, father, brother and...
Химия укытучысы. Рустам
Үзенең атаклы таблицасы белән Дмитрий Иванович Менделеев, һәм шулай ук...
Музыка укытучысы. Алия
Петр Иванович Чайковский. Аның иң яраткан фразасы – чын музыкант булыр өчен, кулга...
Технология укытучысы. Рәзилә
Тагын бер кабат әйтәм, сул кулга кайрак, уң кулга кул пычкысы тотабыз. Мин әйткәнчә эшләсәгез, сез беркайчан да...
Рус әдәбияты укытучысы. Рания
Не забудете этих проникновенных, так хорошо знакомых с детства каждому из нас слов...
Физик тәрбия укытучысы. Рәзил
Утырдык, тордык, утырдык, тордык. Бер, ике, өч, безнең кулда көч...
Музыка. Укучылар сәхнә буйлап әйләнеп киләләр, язуларны төшерәләр.
Җыр. «Укытучым, сезгә карап»
6 нчы укучы. Раиль
Килә-китә кеше бу дөньяга.
Кала белем, кала яктылык.
Тоягыннан очкын чәчә-чәчә
Вакыт аты чаба атылып.
7 нче укучы.
Үрелә кеше Айга, йолдызларга,
Бөтенесен килә беләсе,
Җиде катлы күкләр ишегенең
Биектә тора ләкин келәсе.
8 нче укучы Нәфис
Ә ачасы килә.
Тик ачарга
Ярамый шул гади ачкычлар.
Тартыла җан һаман яктылыкка.
Ымсындыра серле балкышлар.
9 нчы укучы. Азамат
Офыкларның зәңгәрлеген эчеп,
Якты төсләр җыеп күңелгә,
Вакыт аргамагын иярли дә,
Үрләренә кеше үрелә.
10нчы укучы. Раиль
Әй аңлыйсы килә бу дөньяны,
Әй ачасы килә серләрен.
Җир күкләрен таң һәм киңлекләрен
Кемнәр белә икән телләрен?
11 нче укучы.Наиль
Кемнәр ачар күңел күзебезне?
Гүзәллеккә булыр кем юлчы?
Сорау бирдем – шул чак күз алдыма
Килеп басты минем укытучы.
12 нче укучы. Рияз
Ул ниндидер горур һәм илаһи
Йөзләрендә серле яктылык.
Иярәсең аның артыннан син
Кулларында аның ачкычлыр күп.
13 нче укучы. Айгуль
Серле яктылыкка тартылып,
Серле мәгарәләр ачкычы.
Шул ачкычлар белән ачыладыр
Бик күп кешеләрнең язмышы.
14 нче укучы. Эльвина
Биеклеккә басма сала-сала,
Вакыт көчен тормый исәпләп,
Алып бара бит ул кешелекне
Йолдыз юлларыннан җитәкләп.
15 нче укучы. Алина
Югарыда анда дөнья башка:
Иңнәреңә нурлар ишелә,
Яктылыкка күңел сусаганда
Күкләр, юллар кирәк кешегә.
Диана
Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Димәк, безнең каршыда утыручы абый-апаларыбыз менә шул яхшы сыйфатларны үзләренә туплаган.
укытучыларга матур итеп ясалган буклетлар таратыла.
Җыр. «Яратыгыз».