kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внекласное мероприятие: "Н??р?з б?йр?ме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу т?рбия чарасы "Н??р?з б?йр?мен?" багышланган.К?нне? т?нне куып ?итк?н вакытында, кыш бабайны? ч?чл?ре кар сулары булып акканда безне? бабайларыбыз язны Н??р?збик?не каршылаганнар. 21 март – яз фасылыны? к?н бел?н т?н тигезл?шк?н к?не. Бу табигатьт? чын – чынлап яз башланган к?н. К?нне? т?нне куып ?итк?н вакытында, кыш бабайны? ч?чл?ре кар сулары булып акканда безне? бабайларыбыз язны Н??р?збик?не каршылаганнар. 21 март – яз фасылыны? к?н бел?н т?н тигезл?шк?н к?не. Бу табигатьт? чын – чынлап яз башланган к?н. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внекласное мероприятие: "Н??р?з б?йр?ме" »

Тема: Нәүрүз бәйрәме.

Әзерләде: Актаныш районының сәләтле балалар

өчен гуманитар гимназия- интернатының

1 квалификацион категорияле тәрбиячесе

Фаттахова Рания Васил кызы



Максат:

1. Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру;

2. Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гатәдләренә мәхәббәт тәрбияләү;

3. Мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.


Алгы як стена бизәлеше: уртада Яз кызы, як-якта каеннар, алгы планда умырзаялар, бер почмакта кояш көлеп тора,ә залда каеннар утыртылган (кәгазьдән ясала) һәм яфрагы чыга башлаган ботаклар.

Плакатлар: ”Хуш киләсең, Нәүрүз!”,”Нәүрүз мөбарәкбад!”

(Бер төркем балалар залга керәләр 18-20 бала)

Алып баручы:

Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаятъ, безнең көннәрдә әйләнеп кайта башладылар. Көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабайларыбыз язны Нәүрүзбикәне каршылаганнар. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.

Кешеләр матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый җыеп йөргәннәр.

Хөрмәтле кунаклар һәм балалар, бездә бүген язны –Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык.Ә ул килгәнче, әйдәгез,башка балаларны яз белән котлап, аларның барсына сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп килик.


Балалар өч төркемгә бүленеп басалар, һәр төркемнең үз гармунчысы, алып баручысы, һәммәсе җыр белән группаларга китәләр. Һәр группага кергәндә алып баручы түбәндәге сүзләрне әйтә:

Алып баручы:

Ач ишеген, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

өйдән:

(Түтәй булып киенгән тәрбияче):

Керегез,керегез балакайларым,

Без сезне күптән көтәбез,

Нәүрүз котлы булсын.

1 бала:

Өйдәме түтәй?

Җәтерәк бир күкәй.

Бирсәң безгә 3 күкәй,

Тавыгың салыр 100 күкәй.

(Түтәй күкәй бирә).


2 бала:

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калач кирәк,

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә,сызланма.

(Түтәй күмәч бирә)

Татар халык биюе оештырыла.

Группаларда йөргәч, 3 төркем дә музыкаль залга җыела.

Алып баручы:

-Балалар, күрсәтегез әле, күпме җыйдыгыз сый-хөрмәт? Бәрәкалла,бик күп җыйгансыз бит, әйдәгез әле барыбызныкын да кушып, шушы тубалга салыйк.

(1 егет белән кыз керәләр, егетнең кулында мөгез. Мөгезне авызына куя).

Егет:

Тыңлагыз,тыңлагыз,

Табигать патшасының фәрманы бар!

Кыз:

Тыңлагыз,тыңлагыз,

Табигать патшасының фәрманы бар!

Бергә:

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Алып баручы:

-Әйдәгез әле, балалар,бергәләп, Нәүрүзбикәне чакырыйк:

-Нәүрүзбикәү-ү-ү...


Башына чәчәк тәкыя, өстенә яшел күлмәк кигән, кулына яшел таяк тоткан Нәүрүзбикә керә.

Нәүрүзбикә:

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбәрәк булсын.

Алып баручы:

-Газиз балаларым, кызларым, улларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне, кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз, кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулар.

Бала:

Нәүрүз котлы булсын!

Бергә:

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз:

Ай-һай матур кызлар күп.

Күңелләрне мәрҗән күк.

Егетләр кыздан уңсын,

Юш килсен теләгегез,

Пар булсын сөйгәнегез.

(“Чума үрдәк,чума каз”уены тәкъдим ителә)

Кыш бабай керә:

-Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Алып баручы яки бер бала:

-Кыш бабай юкка ачуланасын.Биләмәләреңне язга- Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте бит инде. Күз сал тәрәзәгә,тышта шаулап-гөрләп яз килә.

Кыш бабай:

-Туктагыз әле,туктагыз!Көч сынашмыйча,тартышмыйча, язга-Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Нәүрүзбикә:

Бөтен шартларыңа да күнәрмен.

Кыш бабай: 1 шартым:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй,

Син дә йөгер, миндә калмам.

(Узышалар)

2 шартым:

Бие-бие, чибәркәй,

Мине узалмассың син,

Син яшь,мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин.

(Кыш бабай белән Яз бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла).

Кыш бабай:

Уф арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем,

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Бала:

Салкын кышны яз җиңде,-

Моны барчагыз күрде.

Куллар кулга тотынып

Без бәйрәм итик инде.

Уеннар уйнала.

1) Җеп чорныйлар.

2) Ятып ялау (тәлинкәдән он ялау).

3) 10 кыз, 10 малай исемен әйтү.

4) Бер татар көенә 2 төрле бию.

5) Ике командага 2 төрле җыр.

6) Хуҗа Насретдин сорауларына җавапка бүләк - җыр җырлау.

7) Хуҗа сорауларына җаваплар.

Яз:

Кадерле балалар, кадерле туганнар. Минем сезгә зур үтенечем бар:табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен,зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсыннар.

(Яз күчтәнәчләр өләшә)












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Внекласное мероприятие: "Н??р?з б?йр?ме"

Автор: Фаттахова Рания Васильевна

Дата: 22.10.2015

Номер свидетельства: 242791


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства