kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассная работа:"Карга боткасы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу т?рбия чарасы "Карга боткасы" б?йр?мен? багышланган.Элекке заманда кешел?р ни ?чен яз булганын белм?г?нн?р,ди.Алар язны ?ылы якларда кара каргалар алып кил? ик?н дип уйлаганнар.Шуны? ?чен карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар кил? х?рм?тен? б?йр?м ясый торган булганнар.Аны "карга бткасы"дип атаганнар.Аланда уйнаганнар,?ырлаганнар,к??ел ачканнар.Ахырдан ботка ашый торган булганнар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассная работа:"Карга боткасы" »

Карга боткасы



1 нче бала:

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре

Кошлар кайтса: сагындырган

Туган үскән җирләре.


2нче бала:

Көннәрен юлда үткәреп

Куанышып очалар.

Канатларына күтәрелеп

Яз китерә ич алар.


Йөгереп чыгалар(карга булып киенгәннәр):

Карга әйтә кар-карр!

Туем җитте,бар -бар!

Кар-кар-кар!


Алып баручы: Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр,ди.Алар язны җылы якларда кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар.Шуның өчен карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны "карга боткасы"дип атаганнар.Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар.Ахырдан ботка ашый торган булганнар.Әйдәгез,без дә өйләргә барыйк,сый-хөрмәт җыйыйк.


Барысы да: Әйдәгез,әйдәгез!


1 өй янына баралар. Җыр:


Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә.(Ишек шакыйлар)

Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.(Әби чыга,сый бирә).

2 өй:



Уйныйбыз да,җырлыйбыз да,

Бала:

Өйдәме түтәй?

Май кирәк, ярма кирәк .

Карга туена бар да кирәк,

Тагын булса он чыгар,

Пешерербез без чумар.


(Түтәй яки бабай чыга,сый бирә,теләк телиләр,бәйрәмгә чакыралар).


Бергә җырлыйлар:

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Бәйрәм итәрбез әле.

Әби белән бабай: Балалар, ярма да бар, май да тоз да бар, без ботканы пешерергә куйыйк, сез күңел ача торыгыз. Әйдәгез, дуслар без ботканы пешерергә куйыйк,сез күңел ача торыгыз. Әйдәгез, дуслар, без "Кәрия -Зәкәрия "не җырлап алыйк әле.

-Бу бик яхшы җырлаучы...(утыралар)



Алып баручы: Дуслар, без сезнең белән кошларны бик яратабыз,аларны рәнҗетергә ярамаганлыгын да беләбез: сез алар турында шигерьләр беләсезме?( Каргалар, тукран, чыпчык турында шигырьләр сөйләү, "Гөлбакча" китабыннан алырга)



Алып баручы: Җырладык шигырьләр укыдык, инде биеп тә алыйк:


Тыпыр - тыпыр - тыпырдашып

Бергә басаек әле.

Уйнап - көлеп , җырлап - биеп

Куңел ачаек әле.



Кызлар биеп җырлыйлар : Биесәнә, биесәнә, биюләрең күңелле!

(" Гөлбакча", 242 бит ).

"Эх күңел ачабыз , ничек шома басабыз" -( шул көйгә).



Такмакмакларга әби белән бабайны биетергә.



-Бие , бие, Хәйбулла,

Биегән кеше бай була- (бабайга )

Биегән кеше өстәлендә

Ипи белән май була.

Бие, бие остарак ,

Бие аягың кыскарак - (әбигә )

Ике аягың бердәй булса,

Биер идең остарак.




Бабай: Бик шәп биедек әле,күңелләр җилкенеп китте.Балалар ,без ботканы пешерергә куйдык , тиздән ул пешәр.



Әби: Карт, без яшь чакта нинди уеннар уйный торган идек әле?


" Без, без, без идек" уены.


Алып баручы:


Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап ачыла куңел.

Җырлап ачылмаган күңел,

Мәңге ачылачак түгел.

- Җыр җырлыйк әле.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле алтыны,

Әйе шул, шулай шул

Такмак әйтеп торыгыз.

Җырлыйк әле, җырлыйк эле,

Җырлыйк әле дүрт кабат.

Дөнья матур, яшәү рәхәт,

Чөнки безгә җыр канат.

Әйе шул, шулай шул,

Чөнки безгә җыр канат.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Өчтән артсын җырыбыз.

Җыр җырларга сүзләр бетсә,

Такмак әйтеп торыгыз.

Әйе шул, шулай шул,

Такмак әйтеп торыгыз.

(Балалар такмак әйтә: “Бас кызым әпипә...”)

Әби: Бик шәп җырлыйсыз, балалар. Каргалар, әйдәгез әле, ботка пешмәдеме икән. Карап килик.(Чыгып китәләр).

Уеннар: Очты, очты... каргалар очты,

Очты, очты, сыерлар очты... (очса кул чабабыз, очмаса, юк, очмый, дибез.)

Уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

Чума үрдәк, чума каз

Тирән күлне ярата, ярата,

Тирән күлне ярата.

Фәнис үзенә иптәш эзли, иптәш эзли,

Ул Алсуны ярата, ярата.

(Музыка ишетелә. Көянтә, чиләклэр асып Өммегөлсем керә. Җырлый).

Челтерәп аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем.

Тиз генә өйгә әйләнеп

Кайтырмын дигән идем.

Алып баручы:

Безнең Гөлсем суга бара

Көянтәсе, чиләге.

Чиләгенә караганда,

Үзе кура җиләге.

Балалар җырлый:

Безнең ялан күлле, күлле,

Ясле бакчасы гөлле.

Ясле бакчалары гөлле,

Уйнаулары күңелле.

Бас, әйдә, Өммегөлсем.

Идәннәре бөгелсен.

Баста белми басканнарның

Үзәкләре өзелсен.

Бергә бииләр, түгәрәккә керәләр. Бергә: - Бик яхшы!

Түгәрәктән чыгалар.

Табышмак:

Гөрләвек ага, кояш елмая,

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара!

Табышмак:

Лапма түгел, яктырта,

Мич түгел, җылыта.

Ул нәрсә? (Кояш.)

Өй артында дөп-дөп кое казый (тамчы).

Каргалар хәбәр бирә: - Ботка пеште, ботка пеште!

Җыр:

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Бергәләшеп, тәмле итеп

Ботка ашарбыз әле. (Табын әзерлиләр).

Әби белән бабай ботка ашыйлар, дога кылалар.

Балалар: Рәхмәт, кошкайларым, безгә язны алып килдегез.

(Каргалар киләләр, калган ботканы ашыйлар).

-Карга әйтә: кар – кар,

Әйбэт дуслар бар – бар.

Бергә җыр:

Син дә җырла, батыр егет,

Син дә җырла, матур кыз.

Матур булсын, матур булсын,

Матур булсын бу тормыш.

Илебезнең халыклары

Тыныч тормаш коралар.

Тыныч булсын, тыныч булсын,

Тыныч булсын дөньялар.












































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Внеклассная работа:"Карга боткасы"

Автор: Сабирзянова Эл?вира Ахнафовна

Дата: 22.10.2015

Номер свидетельства: 242823


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства