kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятия на татарском языке

Нажмите, чтобы узнать подробности

   -   Наил? апа, яшьлек елларына кире кайтып, Назыйф абый бел?н беренче очрашкан к?нн?регез турында иск? т?шереп кит? алмассыз мик?н. Назыйф абыйны? аеруча кайсы ягы сезне ??леп итте?

 

                 И?н?ремн?н кочып озата килде?,

                 Ике кулы? тойды и?н?рем.

                 ?зе? с?зсез карап кына торды?,

                 Хисл?ре?не тойды й?р?гем.

         И?н?ремн?н кочып озата килде?,

         И?н?ремд? г?я канатлар.

         Шул б?хетле изге с?гатьл?рне

         Яшьлек тагын кайчан кабатлар.

                 Чатка гына кад?р диг?н иде?,

                 Чатка ?итк?ч, ?йг? керермен...

                 М?х?бб?те? озата барыр ахры,

                 Азагына чаклы гомерне?.

     - Рифат абый, бу шигъри юллар яшьлеген сагынып уйланып утырганда    На?ия апаны? сезг? ?йт?се килг?н хисл?рен чагылдыра сыман. Б?ген д?, с?беханалла, ут уйнатып торган, б?ген д? яшьлек матурлыгын югалтмаган На?ия апаны? кайчандыр й?р?ген? ?теп кер?се, й?р?ген яулыйсы ай-хай р?х?т булмагандыр.

    М?х?мм?тгалиев Т?фкил барлык д?? ?нил?рне б?йр?м бел?н котлый.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятия на татарском языке »

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

«Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.











(Әдәби музыкаль кичә)














Беренче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Сабирова Талия Габделхак кызы.





- Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле чакырылган кунаклар, әниләр, укытучылар, укучылар! Иң элек залда утыручы барлык хатын-кызларны якынлашып килүче язның беренче бәйрәме- 8 нче март халык-ара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, көтелмәгән шатлыклар,бәхет, тыныч мул тормыш телим.( Шушы бәйрәм сәламе булып Мөхәммәтгалиев Тәфкил белән Фәнил башкаруында җыр яңгырый.)

- Бүген без шушы бәйрәм уңаеннан “Яшик әле гел бергә!” дигән кичәгә җыелдык. Кичәбезнең мөхтәрәм кунаклары- Дәүләки авылының үрнәк гаиләләре- барыбызга да таныш булган 55 ел бергә гомер кичерүчеләр Салихҗан абый белән Фатыйма апалар, 50 ел иңне иңгә куеп гомер итүчеләр- Назыйф абый белән Наилә апалар һәм 45 ел бергә гомер итүчеләр- Рифат абый белән Наҗия апалар. Билгеле Дәүләкидә үрнәк алырлык гаиләләр күп, андый гаиләләрнең күплеге безне куандыра. Ә бүген без шушы өч гаиләгә тукталырга булдык. Өч гаилә әгъзалары да үзләренең тумышлары белән төп Дәүләки кешеләре. Алар үзләренең бәхетләрен эзләп әллә кайларга чыгып китмәгәннәр. Үзләренең туган туфракларында яшәп калганнар һәм үзләренең гомер юлдашларын да шушы авылдан сайлаганнар. Алар моңа, мөгаен, үкенмиләрдер. Һәм тагын шунысы игътибарга лаек: безнең каршыбызда утырган мөлаем йөзле апалар бер гаиләдән, алар өч бертуган кызлар- Фатыйма апа, Наилә апа, Наҗия апалар. Шулай ук зур бәхеттер ул өч кыз туганның бер авылда яшәве. Апаң да сеңелең дә синең янәшәдә булу бик рәхәттер ул. “ Наилә апа, шулаймы?”

- 1933 нче елның16нчы июлендә Зиннәтҗан абый белән Гаишә апа гаиләсендә беренче бала булып Фатыйма апа дөньяга килә. Еллар авыр, сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар.

- Фатыйма апа,үзегезнең балалык елларыгыз, сеңелләрегезнең дөньяга килүләре белән таныштырып китсәгез иде. ( Ә хәзер Шәйдуллин Фаил үзе иҗат иткән шигырен үзенең дәү әтисе белән дәү әнисенә һәм туганнарына, авылдашларына бүләк итә.)

- Салихҗан абый, сезнең чорда кызлар белән кичке уеннарда, аулак өйләрдә танышканнар. Сез кайда очраштыгыз һәм Дәүләки авылының уңган, булган, чибәр кызы Фатыйма апаның күңелен яулап аласы бик кыен булмадымы?

- Сезнең каршыда үзенең моңлы матур җыры белән Энҗе Шәйдуллина үзенең сеңлесе Илүзә белән.

- Наилә апа, яшьлек елларына кире кайтып, Назыйф абый белән беренче очрашкан көннәрегез турында искә төшереп китә алмассыз микән. Назыйф абыйның аеруча кайсы ягы сезне җәлеп итте?


Иңнәремнән кочып озата килдең,

Ике кулың тойды иңнәрем.

Үзең сүзсез карап кына тордың,

Хисләреңне тойды йөрәгем.

Иңнәремнән кочып озата килдең,

Иңнәремдә гүя канатлар.

Шул бәхетле изге сәгатьләрне

Яшьлек тагын кайчан кабатлар.

Чатка гына кадәр дигән идең,

Чатка җиткәч, өйгә керермен...

Мәхәббәтең озата барыр ахры,

Азагына чаклы гомернең.

- Рифат абый, бу шигъри юллар яшьлеген сагынып уйланып утырганда Наҗия апаның сезгә әйтәсе килгән хисләрен чагылдыра сыман. Бүген дә, сөбеханалла, ут уйнатып торган, бүген дә яшьлек матурлыгын югалтмаган Наҗия апаның кайчандыр йөрәгенә үтеп керәсе, йөрәген яулыйсы ай-хай рәхәт булмагандыр.

Мөхәммәтгалиев Тәфкил барлык дәү әниләрне бәйрәм белән котлый.


Рухың төшсә, күңелеңә

Канат куючы кирәк.

Уй-хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк.

Җаның назга сусаганда,

Назлап сөюче кирәк.

“Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән”,- диюче кирәк.

Киңәшерлек, гөрләшерлек

Синең кешең булсын ул.

Канатны канатка куеп

Яшәр кешең булсын ул.

Бар яктан да килеп беткән

Булыр фәрештә генә

Бу тормышны аңлап яши,

Кем гафу итә белә.

- Гаилә тормышы- һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучылар- бүгенге кичәбезнең кунаклары.

-Сезнең каршыгызда 1 нче сыйныф укучысы Фатыйма апа белән Салихҗан абыйның оныгы - Бикбув Булат үзенең дәртле биюе белән.

- Шушы өч гаилә арасында иң күп бала табып үстерүче һәм олы юлга-тормыш юлына озатучылар сез ул хөрмәтле Салихҗан абый һәм дә Фатыйма апа. Бүгенге көндә гаиләдә бер-ике бала. Тормышлар да җитеш, ләкин кайбер ата-аналардан тыңлатып булмый баланы, укытып булмый дигән зарлану сүзләрен ишетергә туры килә. Менә сезгә 7 баланы үстерү , башлы күзле итү җиңелләрдән булмагандыр. Балаларыгыз мәктәптә тырыш укучылар булганнар, томышта да үз урыннарын табып матур итеп гомер итәләр. Авылда гына түгел, районда да атаклы механизаторлар бит сезнең улларыгыз. Ниндирәк тәрбия алымнары кулландыгыз? Шулар белән таныштырып китегез әле.

- Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер- берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта.

- Назыйф абый, Наилә апа менә инде 50 ел бергә сез. Гадилек-тыйнаклыгыгыз да, тырышлыгыгыз һәм һөнәрегез дә уртак сезнең. Бик озак еллар икегез дә”Горбунов “хуҗалыгында данлыклы, тырыш терлек симертүче булып эшләдегез. Эшегез авыр һәм җаваплы булган. Тырышып эшләсәң генә, уңышка ирешеп була. Ә сезнең уңышларыгыз зурдан иде. Исемнәрегез мактау такталарында торды. Өйдә дә хуҗалык зурдан. Ничек өлгердегез барсына да?

- Бу бәйрәмгә үзенең яраткан дәү әтисенә безнең Фәнил дә шигырь әзерләгән.

- Дәүләкидә Рифат абый белән Наҗия апаны һәркем хөрмәт итә, олылый. Икесе дә гомерләре буе хезмәттә. Рифат абыйны районда да белмәгән кеше юктыр. Ул озак еллар буе район селхоз техникасында токарь булып эшләгән кеше. Наҗия апа да гомер буе хезмәттә, төрле җаваплы эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Аларның иң зур байлыклары- аларның тырыш хезмәтләре, горурланып, авыз тутырып сөйли ала торган 3 балалары бар. Балаларыгыз да үзегез кебек эш сөючән, башлаган эшләрен ахырына җиткереп, җиренә җиткереп башкаралар. Улыгыз Ринатны гына алыйк. Районда гына түгел республикада беләләр үзен. Гади бер гаиләдән чыккан авыл баласы бүгенге көндә 10 лап автобус тота, халыкка игелек эшли. Моңа киткән тырышлыкны, көчне, йокысыз төннәрне Ринат үзе генә белә торгандыр. Ләкин максатына иреште бит Ринат. Рифат абый, Ринатка бу кадәр тәвәкәллек, үҗәтлек кайсыгыздан күчте икән? Укытучыбыз Алсу үзенең яраткан әти-әнисен моңлы җыры белән сәламли.

- Наҗия апа, тормышыгызда иң истәлекле көн кайчан булды?


Һай, бу гомер,

Язгы ташкынмыни,

Сизелми дә калган агышы.

Ул оялчан кыз чак,

Тәүге сөю хисе,

Килен булып төшкән көннәр-

Төштә генә кебек барысы.

- Тормыш булгач, төрле хәлләр була торгандыр инде ул. Табак-савыт шалтырамый тормый. Фатыйма апа, менә шулай ачуланышкан чакларда кайсыгыз башлап эндәшә иде?

- Салихҗан абый, сез Фатыйма апаның аеруча кайсы якларын хөрмәт итәсез?

- Безнең коллективта сезнең төпчек киленегез Мәдинә эшли. Ул һәрвакыт сезне хөрмәт итеп сөйли. Сүзне хәзер үзенә бирик әле. Рәхим ит ,Мәдинә.


- Чыннан да, Фатыйма апа бик акыллы хатын. Хәтта моны аның 3нче сыйныфта укучы оныгы Әминә дә күрә, аңлый икән.Әминә дәүәнисенә шигырь бүләк итә.

- Салихҗан абый белән Фатыйма апа бүгенгесе көндә бик игелекле эш башкарасыз сез. Дин юлында изге гамәлләр кыласыз.Ходай кылган гамәлләрегезнең әҗер савапларын бирсен.

- Үзенең яраткан дәү әнисен һәм апаларын Бикбув Илшат котлый.


Бер үк кояш җиргә караса да

Бер үк булмый заман җилләре.

Йолдыз белән йолдыз арасында

Балкып яна кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.

Бу дөняга сез килгәнсез икән

Юкка түгел, юкка түгелдер.

- Назыйф абый, Наилә апа сезнең тормышыгыз заяга үтмәгән. Күпләрне көнләштерерлек гаилә төзеп, күпләргә үрнәк булып яшәгәнсез. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, олы юлга чыгаргансыз. Назыйф абый, менә шулай 50 ел бергә кеше сокланырлык итеп гомер итү өчен ике арадагы мәхәббәтнең көчле булуы бик зур роль уйныйдыр.Гомер иткән саен бу мәхәббәт артамы, әллә бу ике кешенең бер-берсенә ияләшеп яшәвенә генә кайтып каламы?

Бүгенге көндә яшьләр характерларыбыз туры килми дип аерылышалар. Туры килмәгән характерларны туры китереп яшәп буламы? Моңа ничек карыйсыз?


- Авыл халкы тормышына, яшәешенә күз салсаң, күп кенә әти-әниләр ялгыз яшиләр.Менә бу яктан да сез өч гаилә бәхетлеләр, минемчә. Чөнки тормышта төрле хәлләр булгалый, авырып китәсең яки дә булмаса берәр ярдәм кирәк була.Менә шул чакта сезнең балалар янәшәдә.Наилә апа, сез аеруча да бәхетле.Сез балалар белән бергә яшисез. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә яшәүне хуп күрәсезме, әллә олыгайган көндә балалардан аерым үзегез генә яшәү уңайракмы?


- Рифат абый, бер-берсеннән көнләшү аркасында бүген күп кенә гаиләләр таркала. Сезнең гаиләдә көнләшү дигән нәрсә булдымы? Сез моңа ничек карыйсыз?

- Наҗия апа, ирләр күңеленә юл аларның ашказаны аша диләр.Рифат абый нинди ризыкны бигрәк тә ярата? Рифат абый яраткан, ә үзегез бик өнәп бетермәгән ризыкны ирегез кушса һәркөнне пешерер идегезме?



- Мондый искиткеч матур гаиләләр белән, эчкерсез тыйнак кешеләр белән бер сөйләшеп утыруы үзе бер бәйрәм. Аларның бер-берсенә булган искитмәле җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен берсүзсез аңлатып тора. Аларга карыйсың да, үзеннән-үзе башка бер генә уй килә: бәхетле картлык, матур картлык. Бөтен гомерләрен дөнядагы иң изге хезмәткә багышлап, булганына шөкерана итеп, бөтен мәхәббәтләрен бер-берсенә һәм балаларына биреп, әнә шулай тыныч кына гомер итеп яталар. Гомерләренең алтын көзенә аяк басканнар алар. Гомер узып, олыгая барган саен, аларның мәхәббәтләре кимемәгән, киресенчә, тагын да арткан, баеган.


- Бүгенге кичәбезгә килеп, үзегезнең тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашканыгыз өчен, матур киңәшләрегез өчен сезгә зур рәхмәт. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр, гади булып калыгыз.Балаларыгыз, оныкларыгыз сезгә һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә китерсен. Бәхетле картлык телибез сезгә Һәм сезнең өчен җыр тапшырабыз. Күмәк җыр.



















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Внеклассное мероприятия на татарском языке

Автор: Сабирова Талия Гаптелхаковна

Дата: 19.06.2014

Номер свидетельства: 107270

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(115) "Внеклассное мероприятие "Фестиваль языков народов Казахстана""
    ["seo_title"] => string(61) "vnieklassnoiemieropriiatiiefiestivaliazykovnarodovkazakhstana"
    ["file_id"] => string(6) "285441"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1454171252"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(91) "Викторина "Знатоки татарского языка". Презентация"
    ["seo_title"] => string(48) "viktorinaznatokitatarskoghoiazykapriezientatsiia"
    ["file_id"] => string(6) "277995"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1453028796"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(74) "Внеклассное мероприятие  "Мой Казахстан""
    ["seo_title"] => string(43) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-moi-kazakhstan"
    ["file_id"] => string(6) "289815"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1454862201"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(205) "Внеклассное мероприятие, приуроченное к дню рождения татарского поэта Габдуллы Тукая. «Татар теле»-« Native Language» "
    ["seo_title"] => string(126) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-priurochiennoie-k-dniu-rozhdieniia-tatarskogho-poeta-gabdully-tukaia-tatar-tielie-native-language"
    ["file_id"] => string(6) "220417"
    ["category_seo"] => string(15) "angliiskiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1434622373"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(255) "Доклад на тему: «Педагогические приемы и методы в рамках национально-патриотического воспитания на уроках татарского языка и литературы» "
    ["seo_title"] => string(152) "doklad-na-tiemu-piedaghoghichieskiie-priiemy-i-mietody-v-ramkakh-natsional-no-patriotichieskogho-vospitaniia-na-urokakh-tatarskogho-iazyka-i-litieratury"
    ["file_id"] => string(6) "119069"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1413310464"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства