Т ема: “Куян кызы янына сәяхәт”
Максат: Балаларның математик күзаллауларын ныгыту.
Бурычлар:
Балаларда җәнлекләргә, табигатькә һәм үсемнекләргә карата игътибарлылык, ярдәм итү теләген тәрбияләү.
Геометрик фигураларны аеру күнекмәләрен үстерү, биек, тәбәнәк төшенчәсен ныгыту.
3. 1-5 саннары эчендә санарга һәм саннарны танырга өйрәтү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
“Куян кызы” әкиятен уку, эчтәлеген сөйләү, сәхнәләштерү.
Геометрик фигуралардан төзелгән предметлар белән танышу.
Физминутка һәм җыр өйрәнү.
Шөгыльнең дидактик тәәмин ителеше:
Җиһазлар: Доктор Айболит, куян уенчыгы, геометрик фигуралар, веер, гөмбәләр, альбом битендә ике өй рәсеме, зәңгәр һәм кызыл тасмалар.
Техник чаралар: магнитофон, диск, компьютер, проектор.
Балаларны оештыру:
Балалар өстәл артында утыралар.
Шөгыльнең барышы:
(Ишек ачыла Доктор Айболит керә)
Балалар безгә кем килгән? (Доктор Айболит)
Нинди әкияттән ул Доктор Айболит? (“Куян кызы”)
Бик Дөрес әйтәсез балалар.
Балалар кая бара икән ул? (Куян кызының аягын дәваларга)
Бик дөрес. Балалар без дә Доктор Айболит белән бергәләп Куян кызының хәлен белеп кайтабызмы? (Балалар тҗавабы)
Балалар авыруның хәлен белергә барганда күчтәнәч алып бару бик яхшы гадәт. Мин куянга серле тартмага салып күчтәнәч алдым. (Тартма эчендә серле капчыкка салынган кишерләр)
(Тартманы ачып серле капчыкны алалар)
- Балалар куян нәрсә ашарга ярата? (Кишер)
- Дөрес әйтәсез куян кишер ашарга ярата. Хәзер уен уйнап алыйк. Капчыктагы кишерләрне карамыйча гына кул белән тотып карап саныйк.
Уен: “Кишерләрне сана”
(Берничә бала санаганнан соң кишерләрне алып өстәл өстендә санау).
1 слаид (Проекторда урман күренеше)
- Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Урман. Агачлар.)
- Балалар урманда ничә агач үсә? (Урманда 5 агач үскән)
- Ничә чыршы агачы үсә? (3 чыршы агачы үскән)
- Ничә каен агачы бар? (2 каен агачы бар)
- Балалар чыршы агачы күпме әллә каен агачы күпме? (Балалар җавабы)
- Балалар, Сез геометрик фигуралардан чыршы агачы төзегез
Уен: “Чыршы агачы төзе” (һәр бала өстәл янында өчпочмаклардан чыршы төзи)
- Балалар сез чыршыны нинди геометрик фигуралар белән төзедегез?
- Сез тагын нинди геометрик фигуралар беләсез? (Балалар җавабы)
2 слаид (Проекторда геометрик фигуралар)
Уен: “Нинди геометрик фигура артык”
-Балалар Барысы ничә геометрик фигура? (Барысы 4 геометрик фигура ясалган)
(Веерлар белән эш)
Балалар өстәл янында эшли
3 слаид (Проекторда урман аланында 5 гөмбә һәм 4 чәчәк)
- Балалар әйдәгез урмандагы агачлар булып уйнап алабыз.
Физминутка. “Агачлар”
Нарат агачы ( аяк очына басып кулларны өскә күтәре)
Чыршы агачы (азгына чүгеп, куллар белән өчпочмак ясап басу)
Ак каен агачы (кулларны күтәреп тирбәлеп тору)
Имән агачы (куллар ны кырыйга сузып, аякларны аерып басу)
- Хәзер Доктор Айболит белән Куян кызы янына сәяхәтебезне дәвам итик.
- Балалар мин беләм сезнең дусларыгыз бик күп. Уйнар өчен дуслар бик кирәк. Ә менә куянның дусты нәрсә әле ул балалар. (Тиен ) Тиен нәрсә ашарга иярата балалар? (Гөмбәләр )
- Бик дөрес әйтәсез балалар.
Карагыз әле урманда бик күп гөмбәләр үскән. Урманны матурлап чәчәкләрдә чәчәк атканнар.
- Балалар аланда гөмбәләрме әллә чәчәкләр күпме?
Кисемтәгә гөмбәләрне урнаштырыгыз.
Һәр бала өстәл янында кисемтәгә гөмбәләрне урнаштыра
4 слаид (Проекторда ике өй урнашкан. Берсе биек, икенчесе тәбәнәк)
- Балалар без куян кызы өенә килеп тә җиттек бугай.
- Доктор Айболит монда бит ике өй. Син Куян кызының өе кайсы икәнен беләсеңме?
(Тәрбияче Доктор Айболит тавышы белән сөйли)
- Балалар бу өйләрнең берсе куянныкы, икенчесе аюныкы. Сез ничек уйлыйсыз аюныкы кайсысы? Куян кызы кайсы өйдә яши?
- Бик дөрес әйттегез. Куян кызының өе тәбәнәк, ә аюныкы биек.
Аю белән Куян кызының өйләре нинди геометрик фигуралардан ясалган? (Балалар җавабы)
Балалар сезнең өстәлләрдә өйләр ясалган аларның биеклеген үлчәгез. Кайсы төстәге өй тәбәнәк шунсы куянныкы була.
Уен: “Өйләрне аер”
Шартлы үлчәм белән өйнең үз төсләре белән үлчәү һәм тасмаларны берсе өстенә берсен кую алымы белән чагыштыру.
(Һәр бала өстәл янында үлчи. Ике бала такта янында өйләрне үлчиләр һәм чагыштыралар)
- Балалар Куян кызының өе нинди төстә инде? Сез Куянның өенең төсен дөрес әйтсәгез ул безне каршы алыр. (Балалар җавабы)
(Проектор артыннан куян уенчыгы килеп чыга)
-Балалар Куян кызының аягы бик нык авырткан бугай. Доктор Айболит аны дәваласын инде.
(Доктор Айболит Куян кызының аягын дәвалый)
- Балалар без әзерләгән күчтәнәч Куян кызының аягы төзәлсен өчен бик файдалы былыр.
(Бер балаладан күчтәнәч кишерләрне бирдертү. Тәрбияче куян кызы тавышы белән рәхмәт әйтә.)
- Балалар сезгә сәяхәт ошадымы? (Балалар җавабы)
- Куян кызына бүләк итепк куян турында җыр җырлый, җырлый бакчабызга кайтыйк. Ә Доктор Айболит башка җәнлекләрне дә давалау өчен урманда калам ди.
Җыр: “Куянкаем”
5 слаид (Проекторда балалар бакчасы күренеше)
Ибнеева Рушания Радифовна, воспитатель