21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне
Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа!
(Туган тел көненә багышланган кичә)
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне
Аида Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
Данир Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минең телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Аида. : Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар һәм укучылар! Исәнмесез. Без зур бәйрәмгә җыелдык.
Бүген – Туган тел көне. Бу бәйрәм тарихы белән таныштыру өчен сүзне татар теле укытучысы Нуриева Зөлфия Мансаф кызына бирәбез.
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була.Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Хәзер мин сезне ЮНЕСКО Генераль директорының “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырып үтәргә телим.
Ана теле бер булыр
Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 7000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
ЮНЕСКО Генераль директоры.
Шулай итеп, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.
Айдар Шафин.
Аңла, балам...
Илләр, телләр, диннәр алмашына –
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам, сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
Руслан Сафин
Куштым сиңа сайлап матур исем –
Җисемеңә туры килсен ул.
Милләтеңнең бер мирасы итеп,
Әткәң - әнкәң биргән исем ул.
Рузил Сулейманов
Вакыт белән бергә үзгәрә бел
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.
Илсөяр Галлямова
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
(С. Әхмәтҗанова.)
Данир . Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 7 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.
Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньяда 7 мең телнең яртысы якын киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.
Аида. Безнең туган телебез – татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә яши.
100меңе - төньяк Кавказда,
40меңгә якын - чит илләрдә
Төркиядә - 25 меңләп
Кытай һәм Польшада - 5әр меңләп
Рахимова Аделя
Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән карап калыр. Нәкый Исәнбәт
Данир Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.
Аида. Әйт әле, Данир, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?
Данир. Өч мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!
Аида. Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный.Шулар арасында татар теле дә бар.
Данир. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. – XVIII - XIX нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.
Аида. Шулай да һәр кеше беренче чиратта үз ана телен яратырга, сакларга тиеш.
Данир. Кара әле, Аида, син шулай дип әйтәсең дә бит, хәзерге вакытта бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?
Аида. Мин андыйларга Садри Максуди сүзләре белән җавап бирер идем: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.
Айгөл Шафина
Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.
Шәйхи Маннур
Данир. Татар теле бер дә башкалардан ким тел түгел. Әле генә ишеттем: ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе икән. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.
Аида. Татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге [һ] , [ң], [вау], [къ], [гъ] авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
Данир. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:
Телгә тимә - аңга тимә,
Телгә тимә - канга тимә,
Телгә тимә - намга тимә,
Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе генә кала.
Элина Валеева
Язда уйнап-уйнап үскән,
Җәйдә буйлап-буйлап үскән,
Көздә уйлап-уйлап үскән
Туган телем канымдадыр!
Шәүкәт Галлиев
Аида. Язучы М. Гафури моннан күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.
Данир. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Андыйларга карата беләсеңме татар шагыйре Дәрдемәнд нәрсә дигән:
Кил, өйрән, и туган бер башка телне
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Гайнуллина Ирина
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Роберт Миңнуллин
Аида. Ә хәзер залда утырган тамашачылар белән викторина уздырып алабыз.
Бу шигырь юлларының авторы кем?
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Татар теле кайсы республикада дәүләт теле дип игълан телде?
Туган тел көне ничәнче елдан билгеләп үтелә башлады?
Данир. Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.
Иң татлы тел – (туган тел,анам сөйләп торган тел.)
Аида. Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел.)
Данир. Теле барның (юлы бар.)
Аида. Телләр белгән - ( илләр белгән.)
Данир. Аз сөйлә - (күп эшлә.)
Аида. Акылы кысканың (теле озын.)
Данир . Сүзнең кыскасы, (бауның озыны яхшы.)
Аида. Туган илем - (туган анам.) Рәхмәт!
Данир. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган телне өйрәткән өчен без, ата-анабызга рәхмәтле булырга тиешбез.
Рахимова Лилия
Минем телем-
Меңәрләгән ишләре күк,
Тыйнак тел ул.
Р.Фәйзуллин
Даяна Ахтямова
Киләчәкнең башы - бүгенгедә. Нинди шатлык картлык көнеңдә - оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә, матур итеп туган телеңдә!
Туган тел
Х.Туфан
Гөлшат Лукманова
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Ильвина Каримова
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
Аида. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
Данир. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
Аида.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Данир.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылыр - Туган телең әнә шул булыр!
Зөлфәт ( Туган тел хакында)
Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.
«Туган тел»
И туган тел , и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
Кичәдән күренешләр
Нуриева З.М. туган телләр көненең тарихы белән таныштыра.
Алып баручылар: Гильманова Аида һәм Миргалиев Данир
Каримова Ильвина туган теле турында шигырь сөйли.
Кичәдән соң истәлеккә