Татарстанны? ?лки районы Татар Борнае авылыны? кыскача тарихы класстан тыш чаралар ?тк?рг?нд? бик файдалы булыр.Татар Борнае бай тарихлы – 12 й?зне? башларына барып тоташа. Элек Болгар иленд? 200 л?п ш???р була, шуларны? берсе – Татар Борнае ш???рлеге. Ул х?зерге авылдан 400 м к?ньяк-к?нбатышта урнашкан. Т?г?р?к формасындагы алканы? м?йданы ике гектар. Ике ягында да капка булган. Тир?-яклап су тутырылган чокырлар бел?н ?йл?ндереп алынган бик яхшы ныгытылган крепость була. Крепость стеналары к?бесенч? им?н ??м нарат агачларыннан эшл?н?. Татар Борнае ш???рлеген икенче т?рле Алка дип т? й?рт?л?р.Борнай авылы бу тир?л?рг? беренче булып килеп урнашкан Борнай бабай исеме бел?н б?йле. Борнай с?зе кара?гы чырайлы, т?ксе кеше диг?н м?гън?не а?лата. 1361 елда Алтын Урта ханы Аксак Тимер Болгар д??л?тен? ??за походы оештыра. ?ле 1236 елда монгол яуларыннан котылып калган ш???рлек н?къ шул елларда ?имерелг?н, дип фараз ител?. Авыл аксакаллары с?йл?вен? караганда, Аксак Тимер гаск?рл?рен? каршы к?р?шт? ??лак булган сугышчылар гомуми каберлекк? к?мел?, ?стен? таш куела. Бу таш х?зерге к?нг? кад?р саклана. Ташны? буе 57 см, ? и?е 47 см. А?а куфи язуы бел?н уеп 2 юллык текст язылган. Авыл халкы Изгел?р ?стен тимер чардуган бел?н ?йл?ндереп алган. Ш???рлек ?имерелг?нн?н со? авыл х?зерге урынга к?ч?. Ул вакытта б?тен тир?-як урман бел?н капланган, елгасы да мул сулы була.
Просмотр содержимого документа
«Авыл тарихы»
Татар Борнае авылы тарихы
Татар Борнае бай тарихлы – 12 йөзнең башларына барып тоташа. Элек Болгар илендә 200 ләп шәһәр була, шуларның берсе – Татар Борнае шәһәрлеге. Ул хәзерге авылдан 400 м көньяк-көнбатышта урнашкан. Түгәрәк формасындагы алканың мәйданы ике гектар. Ике ягында да капка булган. Тирә-яклап су тутырылган чокырлар белән әйләндереп алынган бик яхшы ныгытылган крепость була. Крепость стеналары күбесенчә имән һәм нарат агачларыннан эшләнә. Татар Борнае шәһәрлеген икенче төрле Алка дип тә йөртәләр.
Элек Алканың көньягында авыл була. Халык күбесенчә игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Бу урында монголлар чорына кадәр булган керамика табыла. Алар бизәкләп эшләнгән, кайберләренә язулар да язылган. Шәһәрлек 1965нче елда Татарстан Археология экспедициясе тарафыннан тикшерелә. Археолог галимнәр Фәхретдинов Р. һәм Шпилебский да үз әсәрләрендә бу шәһәрлекне искә алалар.
Авылга нигез салыну тарихы.
Борнай авылы бу тирәләргә беренче булып килеп урнашкан Борнай бабай исеме белән бәйле. Борнай сүзе караңгы чырайлы, төксе кеше дигән мәгънәне аңлата. 1361 елда Алтын Урта ханы Аксак Тимер Болгар дәүләтенә җәза походы оештыра. Әле 1236 елда монгол яуларыннан котылып калган шәһәрлек нәкъ шул елларда җимерелгән, дип фараз ителә. Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Аксак Тимер гаскәрләренә каршы көрәштә һәлак булган сугышчылар гомуми каберлеккә күмелә, өстенә таш куела. Бу таш хәзерге көнгә кадәр саклана. Ташның буе 57 см, ә иңе 47 см. Аңа куфи язуы белән уеп 2 юллык текст язылган. Авыл халкы Изгеләр өстен тимер чардуган белән әйләндереп алган. Шәһәрлек җимерелгәннән соң авыл хәзерге урынга күчә. Ул вакытта бөтен тирә-як урман белән капланган, елгасы да мул сулы була.
Революциягә кадәр халыкның тормышы, көнкүреше.
Элек-электән үк безнең авыл тирәсендә терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Хуҗалыгы үз чоры өчен зур үсеш дәрәҗәсенә ирешә. Кара туфраклы уңдырышлы басуларда күкрәп иген үскән. Бодай, арпа, тары һәм башка культуралар игәләр. Һәр өйдә кул тегермәне булган. Ашлык бик уңган. Ул сату өчен дә җиткән.
Мал-туарны да күп асраганнар. Терлекчелек һөнәрчеләр өчен чимал биргән. Осталар хайван сөякләреннән нәрсә генә эшләмәгәннәр: тараклар, каләмнәр, сәдәф-төймәләр, каптыргычлар, йөзекләр, эш, ау, сугыш кораллары ясаганнар .
Авылның тирә-ягы урман һәм күлләргә бай булган. Бу аучылык, балыкчылык, умартачылык өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Тимерчелек әһәмиятле роль уйнаган.
Авыл халкының гореф-гадәтләре.
Борнай халкы элек-электән гореф-гадәтләргә, милли традицияләргә бай булган. Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр ел саен кабатланып торган. Борынгыдан килеп, революциядән соң бераз онытылып торган каз өмәсе, кич утыру, аулак өй, милли традицияләргә туры китереп үткәрелә торган туйлар соңгы вакытта яңадан әйләнеп кайтты .
Революциягә кадәр яшәгән шагыйрьләр иҗатында авыл.
Авылыбыз тарихы борынгы заман тарихы белән бәйләнгән. Без моны Кандалый иҗатында “Сәхипҗамал” поэмасында күрәбез .
Берәү карышты Борнайга
Тиз үк кайтты да тормайда.
Елыйдыр, дахи ерлай да,
Булып мәгълүм, булып мәхзүн...
Сөяген тоз кеби уып
Ки борынын кан илә юып,
Йибәрде ахры куып, -
Ки Борнайга турук кына...
Казандагы Борнаев мәчете дә безнең авыл тарихы белән бәйләнгән. Аны төзеткән кеше – Борнай нәселеннән.
Закир Рәмиев Орск сәүдәгәре Борнаевның Мәхүбә исемле кызына өйләнгән .
Кеше үзенең үткәнен, тарихын, мәдәниятен белергә тиеш. Тарихыбызның бай рухи мәдәниятен белү, ул чорның җәүһәрләре белән танышу безнең өчен, милләтебезнең тормышы хәл ителгән чор өчен аеруча кирәк. Бабаларыбызның гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсен искә алу, авыр язмышларыннан гыйбрәт алу гына милләтебезне саклап калырга булыша.