“Батыр кем ул?
Батырлык юлы кайдан,кайчан башлана?”
темасына ачык класс сәгате
Төзеде:Гизетдинова Ландыш Дильфасовна
Тема: Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан, кайчан башлана?
Максат: 1. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату.Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру.
2. Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру.
Җиһазлау: Батырлык төрләре язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышы батырлары сурәте, укучыларның презентацияләре, китаплар күргәзмәсе, мәкальләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
Сыйныф сәгатенең эпиграфы:
Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул...” ( Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” )
I. Сыйныф сәгатен оештыру, исәнләшү.
II. Уку мәсьәләсен кую.
1 Укытучының кереш сүзе.
-Исәнмесе, хәерле көн укучылар! Бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез.Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләрбез.
Киләчәгебез сезнең кулларда булачак егетләр һәм кызлар арасында үз иле, халкы өчен батырлык кылучылар күбрәк булсынга шушы темага сөйләшергә чакырам.
.-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул? (Җаваплар тыңлана.)
-Батырлык сүзен ничек аңлыйсыз? (Һәр укучының фикере тыңлана.)
Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар. Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән. (Мәгънәсе укыла)
1.Батыр – курыкмаучанлык,кыюлык,көчлелек,уңганлык сыйфатлары белән танылган шәхес.
2. Көрәштә барлык башка көрәшчеләрне җиңеп чыккан кеше,тәвәкәллек.
Укучылар,кан коюлы, җимергеч сугышның соңгы бәрелешеннән безне 70 ел вакыт аерып тора. 70 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килде.
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре ,ятим сабыйлар,тыл хатыннар китерде.Бәхетле
киләчәкне якынайту өчен фронтта да,тыл да өлкәннәр һәм балалар булды.
3. Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр бар, мәсәлән,спорт батырлары, хезмәт батырлары һ.б. Табиблар , янгын
сүндерүчеләр турында чыгыш тыңлана.
III. Сыйныф сәгатен йомгаклау:
Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк ?
-кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез һ. Б.
Тормыш дәвам итә, батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык ,күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.
Кыл яхшылык кешеләргә-
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Кирәк булса коткарырга
Батып баручыны
Кулың суз да коткар сагыш-
Моңга таручыны
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.