kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ф.К?римне? тормышы ??м и?ат юлы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Милл?тебезне?  асыл уллары ??м кызлары элек-элект?н башкарган изге эшл?ре бел?н башка халыкларны да зур игелекле гам?лл?рг? эт?рг?н, аларга ?рн?к булган. Кайда гына туып, со?ыннан кайда гына барып чыкмасын, татар егетл?ре-кызлары ?з тамырларына х?рм?т бел?н караган. Андый изге затларны со?ыннан халкыбыз ?зе д? онытмый, якты ист?лекл?рен кадерл?п саклый.

Фатих К?рим – татар поэзиясене? ?сешен я?а, югары д?р???г? к?т?рг?н милл?тебезне?, аны? с?з с?нгатене? й?з аклыгы булырлык мирас калдырган ?н? шундый г?з?л затларны? берсе.
?лем турында уйлама,
Иле? турында уйла,
Иле? турында уйласа? —
Гомере? озын була

диг?н  канатлы  с?зл?рне  Фатих  К?рим  язган. Чыннан да, Фатих К?рим ?д?биятыбызда  тир?н эз  калдырган  шагыйрьл?ребезне?   берсе.  Фатих К?рим — б?ек Ватаныбызны? тугрылыклы солдаты, ?з иле, ?з туган ?ире, туган туфрагы ?чен чын к??еленн?н кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар й?р?кле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр к?р?ш к?нн?ренд? ул ?ырны байрак итеп к?т?рде, аны батырлар данын м??гел?штер? торган ?лемсез ??йк?л, буыннардан буыннарга к?ч? торган халык м?х?бб?те итеп к?рде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ф.К?римне? тормышы ??м и?ат юлы.»

МКУ “ Управление образования”

Нурлатского муниципального района РТ





Фәнни- тикшеренү эше





Тема:

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты.



Эшне башкарды:

Ярмөхәммәтова Фәридә Минталип кызы

татар теле һәм әдәбияты методисты























Нурлат, 2015 нче ел.



Эчтәлек.

Кереш.......................................................................................................... 3 - 4 бит


Төп өлеше.


1.1. Әдипнең балачагы һәм сугышка кадәр иҗаты................................. 5 - 6 бит

1.2. Шагыйрьнең сугыш чорындагы иҗаты. ............................................7 - 10 бит


Йомгаклау................................................................................................... 11 бит


Әдәбият........................................................................................................12 бит























Кереш


Милләтебезнең  асыл уллары һәм кызлары элек-электән башкарган изге эшләре белән башка халыкларны да зур игелекле гамәлләргә этәргән, аларга үрнәк булган. Кайда гына туып, соңыннан кайда гына барып чыкмасын, татар егетләре-кызлары үз тамырларына хөрмәт белән караган. Андый изге затларны соңыннан халкыбыз үзе дә онытмый, якты истәлекләрен кадерләп саклый.

Фатих Кәрим – татар поэзиясенең үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәргән милләтебезнең, аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырган әнә шундый гүзәл затларның берсе.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң —
Гомерең озын була

дигән  канатлы  сүзләрне  Фатих  Кәрим  язган. Чыннан да, Фатих Кәрим әдәбиятыбызда  тирән эз  калдырган  шагыйрьләребезнең   берсе. Фатих Кәрим — бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде. Эзләнү- тикшеренү эшемнең темасы. Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Теманың актуальлелеге. Фатих Кәрим – татар халкының патриот-шагыйре. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының киләчәк буын өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур. Шуңа күрә эзләнү- тикшеренү эшемнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль темаларның  берсе булып тора.

Эшемнең максаты.Фатих Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.

Бурычлар. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм  тормышының яңадан-яңа яклары белән танышу һәм башкаларны да таныштыру; 

иҗатына тагын да ныграк кызыксыну уяту.

Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен, поэмаларын укып чыктым. Фатих Кәримнең хатынына, балаларына булган олы ихтирамын, игътибарын, җылы хисләрен тойдым.




























Төп өлеш.


1.1. Әдипнең балачагы һәм сугышка кадәр иҗаты.


Фатих Кәрим 1909 нчы елның 9 нчы гыйнварында Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә 11нче төпчек бала булып дөньяга килгән. Аларга рәхәт тормышта үсәргә насыйп булмаган, бик яшьли әтисез калганнар. Әниләре дә бик йомшак күңелле кеше булган, әкиятләрне, бәетләрне яттан сөйләгән. Гаиләдә һәр кеше шигырьгә гашыйк булган.Кечкенә Фатих әнисен елата-елата Сак-Сок бәетен укыган. Апасы Мәрьям, абыйсы Габдулла да шигырьләр язган. Аларның йогынтысы Фатихка да тигәндер күрәсең.

Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнгән, авыл мәктәбенең башлангыч ике сыйныфын тәмамлаган. 1922 нче елда абыйсы Габдулла Кәримов аны Бәләбәй шәһәренә алып киткән һәм педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштырган. Монда ике ел укып, хәзерлек курсын тәмамлагач, шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килгән һәм бер ел Н.К.Крупская исемендәге яшүсмер балалар йортында тәрбияләнгән. Казан Җир төзү техникумында укыган. Комсомол сафына кергән, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, техникумда комсомол оешмасының секретаре, соңыннан профком председателе булып эшләгән.

Шагыйрьнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926нчы елдан республика газеталарында аның көндәлек темаларга, комсомол тормышына кагылышлы мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый. 1928нче елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты тарафыннан пионер газетасы «Яшь ленинчы» чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Анда ул, техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, бер ел эшли, аннары техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә. Ф. Кәрим «Азат Хатын», «Атака» журналларында жаваплы секретарь хезмәтләрендә була. 1931нче елның көзендә армиягә алынып, 1933нче елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» газетасында хәрби журналист-хәбәрче булып хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң,ул Татар дәүләт нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе өчен зур әдәби мәктәп булган бу җитди, җаваплы эштә әдип 1937нче елның май аена кадәр эшли. Кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе — проза, сигезе — шигъри җыентыклар). Утызынчы еллардагы социалистик хезмәт темасын, илнең хуҗалыгын һәм оборонасын ныгыту өчен көрәш темасын яктырткан лирик шигырьләре, «Яшен яктысы», «Тавышлы таң», «Илле егет», «Аучылар», «Аникин» кебек поэмалары белән Ф.Кәрим сугышка кадәрге чорда ук заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь буларак таныла.





















1.2. Шагыйрьнең сугыш чорындагы иҗаты.


Ф. Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941нче елның 30нчы декабрендә алына һәм 1942нче елның февраленнән 1945нче елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Әдип сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941—1945нче еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф.Кәримнең бу елларда «Гөлсем», «Идел егете», «Кыңгыраулы яшел гармун»,«Пионерка Гөлчәчәккә хат» ,«Тирән күл» ,«Үлем уены» ,«Партизан хатыны» ,«Өмет йолдызы» поэмалары, «Тимер һәм тимерче» балладасын иҗат иткән. Бөек Ватан сугышы елларында ул чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» исемле драма, «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеге чагыла. Гомумән, Ф.Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чынбарлыгының дәһшәтле «үлем уены» аңа үзенең иҗади планнарын ахыргача тормышка ашырырга ирек бирми: 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Дуслары-көрәштәшләре пулядан теткәләнгән шинелен шигырь дәфтәрләрен, хатларын һәм итеген Казанга   җибәрәләр.   Бу әйберләрне язучылар дәүләт музеена  бирәләр. Дәүләт музеенда янгын чыгып бик күп кыйммәтле экспонатларны харап итә. Бу вакытта Фатих Кәримнең шинелен Ленинградка  җибәргән булалар, шулай ул исән кала.   

Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Ә 1966 нчы елда литвалылар 11 кеше бергә күмелгән каберлекне ачалар һәм бер сугышчының шинельсез икәнен күрәләр, бу Фатих Кәрим була. Аларны Багратионовск шәһәре янындагы туганнар каберенә күчерәләр. Анда мемориал ачыла. Шагыйрьнең кызы Ләйлә анда еш кунак була. Ә 2007 нче елның сентябрь аенда Фатих Кәримгә бу шәһәрдә һәйкәл ачылды . Анда кызы Ләйлә дә катнашты.

Кыз бала әтисенә охшаса, бәхетле була, дигәннәр борынгылар. Фатих Кәримнең кечкенә кызы Ләйлә дә әтисенә охшаган була. Үз гомерендә 2 генә тапкыр күреп калган әтисенә мәхәббәте гомер буе җанын җылыткан аның. Ләйлә 5 яшьтән апасы Ада белән укырга керә. Икесе дә мәктәпне гел 5ле билгеләренә тәмамлыйлар. Ада институтка керә, физмат тәмамлый, танылган галимнәр белән фәнни эш башкара. Ләкин гомере генә кыска була. Ләйлә исә университетка филология факультетына керә, ләкин укуын ташлый, заводка эшкә керә. Башта монтажчы, аннан мастер, партоешма секретаре була. Хәзерге көндә Казанда улы Артем белән  яши. Улы белән берничә тапкыр әтисенең каберенә дә сәяхәт кылган ул.  Әтисе белән горурланып, аның иҗатына сокланып яши ул.

Ләйләнең әтисе турындагы истәлекләреннән:

- Хатларында, билгеле инде, әти үзенең авыр тормышыннан зарланудан бигрәк, безнең хакта белешкән, безне кайгырткан. Гарәп, латин графикасын яхшы белсә дә, әти хатларны кириллицада яза торган булган (русча). Әгәр шулай итсәм, хәбәрләре безгә тизрәк барып житәр дип уйлаган. Чөнки хатлар адресатка эләгер алдыннан кат-кат тикшерелгән. Ә тикшерүчеләр арасында гарәп графикасын  белүчеләр аз. Андый хәрефләр белән язылган хатларны уку авыр булып, я  бөтенләй  укылмыйча гына читкә ташлану мөмкинлеге зур булган. Әмма ул үзе лагерьда чагында әнидән бер генә хат та алмаган. Әни аңа хатлар язган. Ул чакта бик кечкенә  булсам да хәтерлим әле, - хәбәрне алгач, өйнең ишекләре бикләнә, тәрәзә пәрдәләре  корыла – Алла сакласын – берәрсе төрмәдән хат алуыңны сизеп кала күрмәсен.

        Кызганычка каршы, әтиемне өч тапкыр гына күреп калдым. Беренче тапкыр 1941 нче елның 3 нче декабрендә. Бу вакытта миңа 4, ә Адага 6 яшь иде. 31 нче декабрьдә әти фронтка китте. Икенче тапкыр – 1942 нче елның маенда һәм 1944 нче елда. Бу юлы аңа кыска вакытлы ял биргәннәр иде. Әти турында башка нәрсәләрне әнием сөйләвеннән, аның көндәлекләреннән генә беләм. Әтинең язмалары, шигырьләре, блокнотлары, фронттан килгән хатлары барысы да исән. Әти белән әни бер-берсен бик яратышып , сөешеп яшәгәннәр. Әти фронтка киткәч, мин аны төшләремдә булса да күрергә хыяллана идем. 1942 нче елның 3 нче декабрендә әти әнигә шундый хат язган. «Минем бәхетем, Кадриям! Бүген - 3 декабрь,  бу безнең гаиләбезгә зур шатлык китергән көн. Шул шатлыкның бөтен ялкынлы көче белән синең нурлы күзләреңне үбәм…  Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең,  сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләре сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм…» 1942 нче елда әти яраланып, госпитальгә кергән һәм аны бераз гына вакытка  Казанга, сәламәтлеген ныгытырга кайтарганнар. Бу чорда ул тулысынча иҗат эшенә бирелгән. Ә аннан соң тагын – фронт...

Казанда Фатих Кәримгә аталган, ләкин ачылып укылмаган хат яши. Бу хатны шагыйрьнең хатыны Кадрия язган. Ләкин Фатих Кәрим хатны укырга өлгерми, 1945 нче елның 19 февралендә батырларча һәлак була, хат кире кайта.  Хатны Кадрия ханым үзе ачып укымый, ә гомере буе саклый, үлер алдыннан кызы Ләйләгә биреп калдыра. Ләйлә дә хатны ачмаган. Сер булып калсын дигән. Татар халык шагыйре Ренат Харис  шагыйрьгә багышлап “Кадрия” поэмасын иҗат иткән. Бу поэмада  хатның язмышы турында сүз бара.

Сугыштагы соңгы батырлыгы өчен Ф. Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара бара. 1979—1981нче елларда Татарстан китап нәшрияты патриот әдипнең өч томлык әсәрләр җыелмасын яңадан бастырып чыгарды.

Бүгенге көндә минем милләтем - Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар  безнең  горурлыгыбыз, кешелек  дәрәҗәбез. Фатих Кәрим урамы, Фатих Кәрим  премиясе... Аның беренче бәхетле лауреатлары  булып күренекле татар шагыйре – публицист Ренат Харис, Башкорт язучысы, безнең якташыбыз Таһир Таһиров һәм чуваш прозаигы, тәрҗемәче, әлеге вакытта яшәүче Виталий Енеш тордылар. 1999 нчы елгы Ф. Кәрим исемендәге премия лауреатлары Д. Бүләков (үлгәннән соң), Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьев, Пермьнан Игорь Тюленев, танылган татар шагыйре Әхмәт Гадел булдылар.

Шагыйрь  иҗаты,  шөкер,  мәңгеләштерелгән.  Бу шулай  булырга тиеш тә.



















Йомгаклау


Туган  илебезнең    горурлыгы  булган  Фатих  Кәримне  белмәгән  кеше  юк. Ул ачы язмышлы шәхес. Аның тормыш юлы, иҗаты катлаулы  чорларга  туры  килә.  Фатих  Кәримгә  нинди  генә  яла, нинди генә  исем  такмыйлар.  Әмма  ул  ирләргә  хас нык рухлы  кеше,  олы  талант иясе булып кала.  Ил  өчен бирелгән  гомере  көндә  дә  халык  тарафыннан  искә алына, шул хактагы  шигырьләре  укыла, сәхнәләрдән  сөйләнә. Ә  бит  мондый бәхет  теләсә кайсы шагыйрьгә  язмаган . Туган  илгә,  туган  халкына  булган  ялкынлы  мәхәббәт  Ф.  Кәримгә  бетмәс – төкәнмәс  көч  бирде,  аны  үстерде,иҗатына  бөркет  канатлары  чыгарды.

Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын җырлады. Аның җырлары көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф. Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.

Ф. Кәрим поэзиясе  – якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланачак!

     Бүгенге көндә минем милләтем - Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар  безнең  горурлыгыбыз, кешелек  дәрәҗәбез. Фатих Кәрим урамы, Фатих Кәрим  премиясе... Шагыйрь  иҗаты,  шөкер,  мәңгеләштерелгән.  Бу шулай  булырга тиеш тә.








Кулланылган   әдәбият

 1. Ә. Сөләйманов. Бергәләп  матурлыйк  дөньяны. Бәләбәй.  2002.

2. Ф. Кәрим.Әсәрләр.Өч  томда 1. Казан. Татарстан  китап  нәшрияты .1975.

3. Ф. Кәрим Илең турында уйла. Думай о Родине -  Казань: Тат. кн. изд.,

1989. – 191 с.

4. Ф. Кәрим Ант. Клятва. -  Казань: Тат. кн. изд., 1978. – 125 с.

5. С. Сафуанов. Рухи күперләр. Уфа. 2006


                               









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Ф.К?римне? тормышы ??м и?ат юлы.

Автор: Ярмухаметова Фарида Минталиповна

Дата: 02.12.2015

Номер свидетельства: 260980


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства