.
.?г?р итс?? бер??г? син изге эш,
?зе?? д? килер шундый ук ?леш.
?мма кылса? яманлык бер?рсен?,
Яхшылыкка син ?метл?нм?.
Мин кешел?рг? яхшылык эшл?рг? яратам.Мине д?? ?нием ??рвакыт кешел?рг? карата игтибарлы, ярд?мчел булырга ?йр?т?.
Просмотр содержимого документа
«Минем изге гам?лем »
Минем изге гамәлем
Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,
Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.
Әмма кылсаң яманлык берәрсенә,
Яхшылыкка син өметләнмә.
Ата-аналар үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәселәре килә. Әгәр авырлык килгәндә балаларының ярдәмен тойса,шул игелек күрсәтү була.Һәр ата-ана үз баласы турында “Минем балам игелекле шәфкатьле булсын, киләчәктә,минем таянычым булыр” дип өметләнә.Шуның өчен дә аларны матур эшләребез белән сөендереп,тәүфыйклы балалар булып үссәк иде.Тәүфыйклы ,миһербанлы кешеләр генә җирдә изге гамәлләр кыла алалар.Кылган гамәленә карап кешенең кем икәнен әйтеп була.”Изге гамәл “ сүзенең мәгънәсен миңа дәү әнием аңлатты:
-Ул ,кызым, мохтаҗларга булышу,ярдәм итү,ятим-ялгызларга кул сузу,аларның хәлен белү. Өлкәннәрне олыласаң,кечеләргә кече итеп карасаң,булырсың мәрхәмәтле бала-синнән игелек көтәр бары да!- диде.Алла бирсә,безнең кыласы гамәлләребез алда әле.
Шулай да быел яз көне без дәү әтием белән бергә зиратка бардык.
-Менә,кызым,һәркемнең төп йорты биредә.Бусы –әниемнеке,ә менә монысы- әтинеке.Аларны чистарту-исәннәрнең бурычы,- диде дәү әтием.Без аның белән каберләрне чистарттык,чәчәкләр утырттык.Сулар сибеп,эшебезне тиз тоттык.Кайту юлына борылгач,дәү әтием белән елап утыручы каберләрне күрдек.Яңадан борылып ,аларны да тәртипкә китердек.Изге гамәлебезне күреп,кошлар безгә кошлар концерт куеп алдылар.Ә елап утырган каберләр рәхмәт әйтеп калдылар.Дәү әтием : ”Безнең эшләгән яхшылыгыбыз,игелегебез үзебезгә яхшылык улып кайтыр,кызым,-диде.
Кулыгыздан килгән кадәр игелек кылыгыз,
Һәммәгез дә безнең теләктә булыгыз!- дип әйтәсем килә минем яшьтәшләремә.
7 нче сыйныф укучысы
Маннангулова Динара.