Одаренность – это качественное своеобразное сочетание способностей, обеспечивающие успешное выполнение деятельности. Совместное действие способностей, представляющих определенную структуру, позволяет компенсировать недостаточность отдельных способностей за счет преимущественного развития других.
– общие способности или общие моменты способностей, обуславливающие широту возможностей человека, уровень и своеобразие его деятельности;
- совокупность задатков, природных данных, характеристика степени выраженности и своеобразия природных предпосылок способностей;
- талантливость, наличие внутренних условий для выдающихся достижений в деятельности
Просмотр содержимого документа
«"Одаренные дети" (публикация) »
СӘЛӘТ- КЫЙММӘТКӘ ИЯ СЫЙФАТ.
Я.С.Абитова,
Казан шәһәре 9нчы номерлы гимназия укытучысы,
Т.С.Җамалиева,
Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.
Сәләт – мәдәни кыйммәткә ия булырлык нәрсәләр тудыра алу сыйфаты . Ә сәләтле булу- шул мөмкинлеккә ия булу ул.
Шундый очрак була : кайбер бала-ның сәләте үзеннән -үзе ачыла , ә әйләнә- тирәдәгеләр аны вакытында күрә алмыйлар .Шунлыктан сәләтле балаларның барысы да мөмкинлекләрен тормышка ашыра алмый .Әйтеп үтелгәнчә, бала-ның сәләте башкалар тарафыннан танылган булуы шарт. Моңа , беренче чиратта , этәргеч кирәк һәм бу эш гаилә ярдәме белән генә башкарыла . Ата-ана балага һәрдаим ярдәм итәргә тиеш . Ләкин баланың теләгеннән башка нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә мәҗбүр итү – зур хата . Бала үз теләге белән максатына омтылса гына уңышка ирешеп була . Минемчә, сәләтле бала башкалар ярдәменә аеруча мохтаҗ .
Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы.Һәр бала да үзенчә талантлы. Бүгенге көндә без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала.
Мәктәптә укытучыларга белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучы-ларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим.
Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.
Укытучыга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннан шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булды-рырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.
Һәркемгә билгеле: төркемнәр һәм аерым балалар белән эш алып бармыйча, һәр шәхеснең табигый мөмкинлекләрен ачу да, аларны үстерү дә мөмкин түгел.
Мәктәптә сәләтләре төрле булган балалар бергә укытыла. Укытучы күп вакытын уртача һәм йомшак балаларга сарыф итү сәбәпле, көчлеләрнең акыл сәләте үсешенә әллә ни этәргеч бирә алмый. Әкренләп сәләтле балалар да эшләү темпын киметәләр, шуңа күрә сәләтле балалар белән индивидуаль эшләү зарури. Төр-емнәргә бүлеп эшләтү дә уңай нәтиҗәләр бирә.Сәләтле укучыларга , нигездә, катлауландырылган биремле күнегүләр, уйландыра торган , яшерелгән җаваплы эшләр башкару укуга кызыксындыру уята.
Татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, укучыларның белем-гә омтылышын көчәйтү, зыялы шәхесләр тәрбияләү, һәм, иң мөһиме, арала-рыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр елны район һәм республикабызда фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр уздырылуы зур әһәмияткә ия. Әмма бу эшкә теләге булган балаларны сайларга кирәк.Әгәр баланың теләге булса, аңа юл күрсәтү дә җитә.Ул даими эзләнә, ә эзләнгәндә яңалыклар белән таныша, белемен тагын да тирәнәйтә.Укучының тырышлыгы бушка китми: уңышка ирешә.
Бүгенге көндә белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балаларны үстерү максатын күздә тотып оештыру мөһим. Бары тик сәләтле балалар белән эшлә-гәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслек-ләрдәге мәгълүмат-белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучы-ларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләре туплаган тәҗрибә белән үзләрен көчле итеп сизәләр. Әгәр без җәмгыятьнең алга китешен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.
Файдаланган әдәбият
Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия — мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге.— Казан: Мәгариф, 2001.
Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан: Раннур, 2000.