Тау башына салынгадыр безне? авыл.
Бер чишм? бар, якын безне? авылга ул
Авылымны? ямен, суын т?мен бел?м,
Шу?а к?р? с?ям, ?аным т?нем бел?н.
Шушы хик?яне ?земне? туган авылым Бигелде турында яздым.Туган авылны яратыгыз, онытмагыз.Анда безене? и? кадерле кешел?ребез яши.
Просмотр содержимого документа
«публикация "Туган авылым" »
Тау башына салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул
Авылымның ямен, суын тәмен беләм.
Шуңа күрә сөям, җаным тәнем белән.
Г.Тукай
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Мин туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылымны җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Чия тавына, Карагайлык елгасына җиләккә йөрибез, көзен тирә- урманнарда гөмбә җыябыз.Авылымны икегә бүлеп Ар елгасы ага, җәй көнннәрендә елгада су коенабыз, кышын боз өстендә тимер аякта шуабыз. Ар елгасы балыкка да бик бай. Авылым читендә күл җәелеп ята. Аны Кала-күл дип йөретәләр. Бөре шәһәренә шушыннан йөрегәннәр, шәһәргә – калага илтүче юл булганлыкткан шундый атама бирелгән. Авыл уртасында чишмә ага. «Яшьлек чишмәсе» дип атыйлар аны. Ул бик матур итеп койма белән уратылып алынган, эссе көннәрдә ял итәргә дә уңайлы:утырырга урыннар, өстәле дә бар. Авылымны иң күркәм итеп, тирә-якка нур таратып, кешеләрне изгелеккә өндәп “Бигелде авылы” мәчете тора.Аннан һәр вакыт кеше өзелми, яше-карты барысыда мәчеткә йөриләр, балаларны гарәп телендә укырга,язарга да өйрәтәләр.
Безнең авыл кешеләре бик тырыш, уңган. Алар терлекчелек, игенчелек белән шөгылләнәләр. Корбан, Ураза бәйрәмнәрен, Сабантуйларны көтеп алалар. Елдан – ел матураеп бара авылым. Өйләргә газ, электр, телефон, интернет кергән.
һәр авылның үзенә генә хас булган тарихы, гореф- гадәте, кешеләре, уен- җырлары бар. Аның һәр сукмагы, хәттә ялгыз агачы да ниндидер бер тарихи вакыйга белән бәйләнгән. Авылның үткәне бик тә кызыклы, аның хәзергесе дә бик матур.
Хайруллина Г.Ф.
Башлангыч сыйныф укытучысы