Иске Тимкә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе
муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе
Туган ягым чишмәләре чыңлый...
(инша)
Хөрмәтова Эльвера Мәгдән кызы
2016
Минем туган авылым Иске Тимкәнең табигате бик матур. Ул кышын да, җәен дә ямь-яшел булып утырган чыршы-нарат урманын әйтәсеңме, ул хуш исле печәнле,кызарып пешкән җиләкле Карагатлы, Гөннәзи , Су сазы, Урта һәм Агачлы елгаларын әйтәсеңме?
Ә безнең якның чишмәләре… Чишмә… Бу сүзне ишетүгә, күз алдына салкын сулы, саф, чиста чишмә килә. Чишмәләр күп,ләкин мине гел үзенә чакырып торган туган ягым чишмәсе бөтенесеннән дә кадерле. Алар татлы-тәмле суларын һичкайчан да кызганмыйлар. Чишмә буе - җәй көне минем иң яраткан урыным да әле ул. Дусларым белән шунда төрле уеннар уйныйбыз. Битеңне юасың килсә дә, эчәсең килсә дә, чишмә янына йөгерәсең.
Авылдагы чишмәләрнең иң матуры безнең Чишмә тауда урнашкан.Шуңа күрә без көн саен чишмә суы белән сыйланабыз.Авыл халкы да рәхәтләнә. Галләм чишмәсе суын эчеп.Кайсы машина белән ,кайсы көянтә-чиләк асып төшә..Шәһәр кешесе шешәләргә тутырып та алып китә.Без моңа шат кына.Табигать биргән байлык бит ул.Суын эчеп җибәрсәң,тәннәрең сихәтләнеп,авыруларың басылып киткән кебек була.
Хәзер ул чишмә тирәсе тагын да матурланды.Аның койма белән уратып алдылар.Чишмә бик матур йорт эчендә агып утырган кебек эшләнгән.Йорт эченә килеп керәсең,ә андагы күздән гөрләп чишмә суы агып ята.Арткан суын Кушчы елгасына коя. Кушчы елгасының исеме бабайлардан ишеткәнемчә су буенда бик зур куш агач булган, елганың исеме шул агачтан аталган дип сөйлиләр. Бергә кушылгач,бормалана-бормалана агуын дәвам итеп Ар елгасына кушыла.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз агымы,үз юлы бар.Берсе шаулап ага, тавышы әллә кайларга ишетелә, икенчесенең челтерәве янына килгәч кенә ишетелә. “Байлар чишмәсе” Кушчы елгасы янында – авылдан чыккач , уң як кырыйда урнашкан. Аның исеме дә бик кызык, ерак гасырлардан килгән. Элек Богдан авылында бик зур базар булган. Тирә-як авыллардан да сәүдәгәрләр килгән. Алар ат белән килгәннәр. Шул чишмә янына туктап, атларын тугарып, ял итеп киткәннәр. Үзләре учак ягып болында чәй кайнатып, япмалар корып ял иткән арада, атлары тугайда ашап алганнар. Шуннан бу чишмәгә “Байлар чишмәсе” дигән исем бирелгән. Көтү көткәндә, җиләк җыйганда сусавыңны басар өчен шушы чишмә янына киләсең, учларыңа алып, йотлыга-йотлыга тәмле суын эчәсең.Рәхәт булып китә.Ә инде җирдән бәреп чыгуын күреп, суының чисталыгына исләрең китеп сүзсез калып торасың.Суын татып карагач, нинди тәмле икәнен тоясың.
ХХ гасырның 80 нче елларында тагын бер чишмә барлыкка килде. Арткы урам малайлары бәпкә саклап йөргәндә, уйнап ташлар күчереп корылма корырга булганнар. Данис исемле малай алган таш астыннан ургылып су килеп чыга, малайлар кызыксынып чокып карыйлар. Су күбәйгәннән күбәя бара. Менә шулай “Данис чишмәсе” барлыкка килә. Данисның әтисе чишмә чыккан җиргә труба салып калдыра. Хәзер су бер туктаусыз трубадан ага.
Тирә-ягы яшел чирәмлеккә күмелгән Мөнир коесын да яратам мин.Аның суы шулкадәр чиста, хәтта зәңгәрләнеп, кояш нурларында ялтырап тора. Бу коеның тарихы күп елларга барып тоташа. Коены чистартып, карап торган, мул, тәмле сулы коега юл ачкан Мөнир бабай да күптән вафат инде.
Әбием сөйләвенчә, алар кичләрен чишмә буена җыйналганнар, җырлар җырлаганнар, уеннар уйнаганнар, уен-көлке сөйләшеп утырганнар.Чишмә аларның иң яраткан җирләре булган. Шуңа да чишмә суы безнең өйдә иң кадерле сый булып санала.
Якташыбыз Мәснәви Зәйнуллин (хәзер ул мәрхүм инде) әйтмешли чишмәне “Авылым Агыйделе” дип атый. Һәм аңа багышлап шигырь дә яза.
Авылым Агыйделе.
Чишмәбезгә Кушчы дигән
Исемне биргән халык.
Тау астыннан юлын ярып,
Ургылып чыга агып.
Иске Тимкә тамыр җәйгән
Кулланып Кушчы суын
Үз эзләрен калдырганнар
Бу җирдә ничә буын.
Кушчы суын Арга коеп
Таныпка җитә барып
Кушчы суы кушылмаса,
Саегыр инде Танып.
Авылымның Агыйделе,
Шифалы татлы суы.
Бәлки шуңа кызларыбыз
Шат йөзле, зифа буйлы
Боларда барысы да ал да гөл икән, чишмәләрне кадерләп кенә тоталар икән дип уйлый күрмәгез.Бездә дә ташландык, беркемгә кирәкмәгән чишмәләр бар.Ташландык чишмәләр күңелне рәнҗетә.Алар безгә рәнҗеп яталар.Табигать безне ашата, эчертә, ял иттерә.Без дә аңа рәхмәт әйтергә тиешбез.Үзебезнең яратуыбыз, саклавыбыз, яклавыбыз белән. Урманнары шаулап, болыннары, кырлары хуш ис аңкытып, чишмәләре челтерәп аккан җирдә яшәве нинди зур бәхет, нинди зур шатлык бит ул! Минем әле кулымнан да, көчемнән дә килми шул.Шулай да, барлык дусларымны, әти-әниләрне шушы изге эшкә – ходай биргән байлыкны саклау эшенә чакырасым килә. Чишмәне савыктыру-иңбашлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә- су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәткешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.Чишмәләрне чистартып, тәртипкә китереп торыйк.Анда җиләк-җимеш агачлары, аллы-гөлле чәчәкләр утыртып, Иске Тимкә авылының табигатен тагын да матурлыйк, баетыйк.