kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Дару ?л?нн?ре

Нажмите, чтобы узнать подробности

4 нче сыйныф ?чен, татар теленн?н "Дару ?лл?нн?ре" темасына ачык д?рес.

Д?ресне? максатлары: 

  1. Укучыларда дару ?л?нн?рен танып бел?, аларны? исемн?рен д?рес с?йл?мд? куллану ?чен у?ай шартлар тудыру;
  2.  Укучыларда ??г?м?д?ше?не? фикерен ты?лый, н?ти?? чыгара бел? ??м диологик – монологик с?йл?м, б?йл?нелешле с?йл?м ?стер? к?некм?л?рен формалаштыру;
  3. Туган як табигате бел?н кызыксыну, с?лам?тлекне саклау, табигатьк? карата сакчыл караш уяту.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Дару ?л?нн?ре »

Тема: Дару үләннәре.

Максат:

  1. Укучыларда дару үләннәрен танып белү, аларның исемнәрен дөрес сөйләмдә куллану өчен уңай шартлар тудыру;

  2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара белү һәм диологик – монологик сөйләм, бәйләнелешле сөйләм үстерү күнекмәләрен формалаштыру;

  3. Туган як табигате белән кызыксыну, сәламәтлекне саклау, табигатькә карата сакчыл караш уяту.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк – Казан: Мәгариф, 2014.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

1.Сыйныф белән исәнләшү. Кунаклар белән исәнләшү.

Уңай психологик халәт булдыру

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

  • Хәерле көн укучылар!

Менә тагын яңа көн туды. Һәр яңа көн тууга Туган җирдә яшәргә теләгебез арта.  Без моның белән бик бәхетлебез.

  • Балалар, тактага игътибар итик әле.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан.

  • Укучылар, без кайсы Республикада яшибез? (Татарстан)

  • Рәхмәт.

Ситуатив күнегү:

Как ты скажешь:

  • Я живу в Республике Татарстан

  • Я живу в городе Набережные Челны

  • Я люблю город Набережные Челны (храмина)

  • Наш город очень красивый (папова)

  • В нашем городе очень красивая природа (холин)

  1. Актуальләштерү .

Сүзлекне тикшерү. Өй эше итеп сүзлектәге сүзләрне ятлап килергә кушылган иде. Хәзер сез, бу сүзнең тәрҗемәсен әйтәсез һәм бу сүз бнелән сүзтезмә төзеп тупны киредән миңа атасыз.

Дару үләннәре- Лекарственные расстения

Урман- Лес

Болын- Луг

Елга- Река

Бай- Богатый

Байлык- Богатство

Сәламәтлек- Здоровье

Зур- Большой

Киң- Просторный

Сакларга- Охранять

Табигать- Природа

Туган як- Родной край

Үсә- Растет

Бака яфрагы- Подорожник

Мәтрүшкә- Душица

Сары мәтрүшкә- Зверобой

Кычыткан- Крапива

Ак чәчәк- Ромашка

Үги ана яфрагы- Мать- и- мачеха

  1. Яңа тема.

  • Рәсем буенча хор белән сүзләрне үйтеп чыгабыз. (Балалар Дару үләннәрен әйтәләр)

  • Балалар болар нинди үләннәр? (Дару үләннәре)

  • Бу үләннәр безгә кунакка килгәннәр, әйдәгез аларны тыңлап китик әле. Ә сез игътибар белән тыңлагыз, соңнан сорауларга җавап бирербез.

Ак чәчәк тамак, эч авыруларында һәм яраларны дәвалаганда ярдәм итә.

Үги ана яфраклары һәм чәчәк кәрзиннәре кулланыла. Яфраклар төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларыннан файдаланалар.

Кычыткан яфрагы кан агуны туктату өчен, анемиядән, ашказаны- эчәк авырулары булганда кулланалар.

Сары мәтрүшкә тынычландыралар, йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен, гастриттан файдаланалар.

Бака яфракларыннан ясалган сыек ботканы яраларга, шешләргә, сөялләргә ябалар. Төнәтмәсен бронхит, коклюш, туберкулёздан файдала-налар.

  • Ак чәчәк нәрсәдән файдалы?

  • Үги ана яфрагы нәрсәдән файдалы?

  • Кычыткан яфрагы нәрсәдән файдалы?

  • Сары мәтрүшкә нәрсәдән файдалы?

  • Бака яфрагы нәрсәдән файдалы?

  • Укучылар, ә бу үләннәр кайда үсәләр? (урманда, болында, Чаллыда, Татарстанда)

  • .........................., Татарстанда мәтрүшкә үсәме?

  • .........................., Яр Чаллыда кычыткан үсәме?

  • .........................., безнең Туган якта бака яфрагы үсәме?

Физминутка



  1. Ныгыту.

Тактада “Дару үләннәре” рәсемнәре чыга бара, балалар дару үләннәренең исемнәрен әйтә баралар һәм җөмлә төзиләр.

Мәсәлән: Мин- Мәтрүшкә. Мин урманда үсәм.

  • Безнең китапта да бер текст бар, әйдәгез шуның белән танышыйк.

Текстны уку: Дару үләннәре

Безнең туган ягыбызда зур урманнар, киң болыннар бар. Урманнарда дару үләннәре күп. Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы. Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан җыйдык. Дару үләннәрендә витаминнар күп.

  1. Укытучы укый.

  2. Эчтән уку.

  3. Кычкырып, чиратлап укыту.

Найдите в тексте предложения...

Сораулырга җаваплар алу.

  • Сәламәтлеккә файдалы үләннәрне без нинди үләннәр дип йөртәбез?

  • Дару үләннәрендә нәрсәләр күп?

  1. Йомгаклау.

- Балалар без буген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Без нинди файдалы үләннәр беләбез?

- Алар нәрсәдән файдалы?

- А как мы должны беречь природу?

Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.

Природа для нашего здоровья очень много клада. Это только надо увидеть, ценить и правильно уметь пользоваться.

  1. Билге кую.

  2. Өй эше

  • Нарисовать 3 лекарственные растения;

  • Читать текст «Дару үләннәре»;

  • Составить 3 предложения с лекарственными растениями


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Дару ?л?нн?ре

Автор: Ахмастинова Гузель Камиловна

Дата: 06.04.2015

Номер свидетельства: 198046


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства